Газетага язылу

Рәссам Вәкил Шәйхетдинов: «Начар кешенең портретын ясаудан файда юк»

Без сәнгать кешеләре турында бик күп язабыз, укыйбыз, аларның иҗаты белән даими танышып торабыз. Тик менә гаҗәеп кызыклы һөнәр ияләрен – рәссамнарны читләтебрәк узабыз кебек.

Рәссам Вәкил Шәйхетдинов: «Начар кешенең портретын ясаудан файда юк»
шәхси архивтан

Ә бит тарихка күз салсаң, үткәннәрне, иң кызыклы вакыйгалар күренешен, бөек шәхесләрнең кыяфәтләрен күзалларга аларның хезмәте ярдәм итә. Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов та – халкыбыз тарихын мәңгеләштерүче шәхесләрнең берсе. Картиналары гына түгел, аның тормыш фәлсәфәсе дә кызыклы.

– Вәкил абый, хәзер мин аралашкан бик күп кеше, бүгенге көн белән яшәргә кирәк, ди. Сез ничек уйлыйсыз?

– Андый фикерне минем дә ишеткәнем бар. Моны ике яклап карарга кирәктер. Беренчесе: бүгенге көн белән яшәргә кирәк дип алсак, бу инде –  бүгенге вазгыятькә туры китереп, шуның белән килешеп яшәү, дип әйтер идем. Мин аны кулланучылар чоры дип атыйм. Үзем мондый яшәү рәвеше белән килешмим. Ә менә икенче төшенчә – «бүген яшәргә кирәк» дигәне белән килешәм. Үткән көннәр матур хатирәләр булып күңелдә саклана, тик аларны инде кайтарып, үзгәртеп булмый. Ә киләчәк – Аллаһы Тәгалә кулында. Ул көн адәм баласы өчен аның ризалыгы булганда гына туачак. Шуны истә тотып, бүген тулы гомер итәргә кирәк. Булган бурычларыңны бүген кайтарырга, планлаштырган эшләреңне бүген эшләргә, әйтәсе сүзләреңне әйтеп һәм кулыңнан килгән яхшы гамәлләрне бүген башкарып өлгерергә кирәк. Ә иртәгә туасы көнгә өмет итеп, алга планнар корып яшәүне дә күздә тоту дип аңлыйм.

 

– Сез – 1990 нчы елларда ук инде дин тарихына багышланган картиналар сериясен иҗат иткән рәссам. Халык дингә кайта гына башлаган чорда мондый күләмле хезмәтне әзерлексез иҗат итеп булмыйдыр.

– Әнкәй ягыннан минем картәтәй һәм картәнәй динле кешеләр булган. Үз вакытында хаҗ да кылганнар. Динсез заман саналса да, әнкәй бәләкәй чактан ук «бисмилла» әйтергә өйрәтеп үстерде. Ул вакытта үземнең Вәкил дигән исемемнән оялып йөрсәм дә, әти-әниләрне тыңларга тырыша идем. Дингә булган мөнәсәбәт шулай итеп күңелдә үз урынын алган, сеңгән. Һәм бүген әти-әниемә ул чагында дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Дингә бәйле картиналарым берән-сәрән булса да, 90 нчы елларда ук күргәзмәләремдә урын ала иде. Эшкуар дустым Ринат Чанышев минем хезмәтләремне күрде дә хаҗ кылырга тәкъдим итте. 1996 елда мин шундый бәхеткә ирештем. Изге урыннарга барганчы, Вашингтон Ирвингның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы» дигән китабын укыган идем. Ләкин мин ул чагында укыганнарымны дөньяви хәл итеп түгел, ә легенда итеп кенә кабул иттем. Ә инде хаҗга барып, анда китапта язылган урыннарны йөреп чыккач, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бу дөньялыкта яшәгән кеше икәнлегенә ышандым.

– Хаҗ кылганда аеруча истә калган берәр мизгел бармы?

– Хаҗ вакытында Тур тавындагы мәгарәне сурәтләү теләге белән юлга чыктым. Урамда 40 градустан артык эссе. Мин 9 чакрым араның яртысын үткәч, ял итәргә туктадым. Шунда мәгарәдә корәешләрдән качып торган Мөхәммәд пәйгамбәр белән Әбүбәкер ас-Сиддыйкны саклап алып калган күгәрченнәр һәм үрмәкүчләр турындагы риваять искә төште. Мәккәдә йөргәндә берән-сәрән генә күләгәдә соры күгәрченнәрне күргән идем. Мондый эсседә биредә күгәрченнәр булуы мөмкин түгелдер, дип уйлап куйдым. Һәм шул ук мизгелдә янәшәдәге ташка борылып карадым. Анда ике ап-ак күгәрчен басып тора. Томшыклары, тәпиләре дә ап-ак. Берсенең генә өч канаты саргылт төстә иде. Шунысы кызык: бу күгәрченнәрне минем янәшәмнән исәнләшеп узучы хаҗилар күрмиләр дә кебек тоелды. Шушы хәлләрдән соң һәм хаҗ юлын үткәннән соң, ислам диненең чын тарих икәненә ышандым. Коръән китабының да Аллаһы Тәгаләдән иңдерелүенә, беркайчан да үзгәрмәвенә һәм аның адәм балаларының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге булуына инандым.

– «Икърар» картиналар сериясе ничек барлыкка килде?

– Икърар – дин турында сүз дигәнне аңлата. Хаҗ кылганнан соң, ислам дине кыйммәтләрен мин сурәтләр аша күрсәтергә булдым. «Икърар» картиналар сериясе әнә шулай барлыкка килде һәм ул Коръәндәге таләпләрне бозмыйча эшләнгән. Бик күп күргәзмәләрдә, шул исәптән Уфада, Казанда, Мәскәүдә дә тәкъдим ителде. Минем максатым – менә шул картиналар аша динебез кыйммәтләрен сәнгать сөюче яшьләргә җиткерү.

– Татар халкы тарихын чагылдырган хезмәтләрегез дә шактый. Аларны сурәтләү төгәллек һәм җаваплылык сорый. Күп эзләнергә туры киләдер?

– Әйе, минем татар халкының тарихына багышланган хезмәтләрем байтак. Мин аларны эзләнүләр дип кенә түгел, ә татар тарихын барлау дип тә әйтер идем. Без бит, мәктәптә укыганда, үзебезнең татар тарихын тирән өйрәнмәдек. Ул анда бик аз чагылдырылган иде. Ә менә яши-яши, күп кенә тарихи урыннарда булганнан соң, тарихыбызның күпкә тирәнрәк һәм матуррак икәнен аңладым. Шул үткәнебезне сурәтләп, халыкка да күрсәтәсе килә. Бигрәк тә яшьләргә. Алар безнең халкыбызның матурлыгын, тарихыбызның тирәнлеген күреп горурлансын иде.

– Күргәзмәләр оештыру ягыннан, сез – бәхетле рәссам, дияр идем.

– Әйе, мин моны шатланып әйтә алам. Шәхси күргәзмәләрем генә дә 60 тан артып китте. Бу аз түгел.

– Ничек уйлыйсыз, сезнең картиналардагы фәлсәфәне халык аңлыймы?

– Аңлыйлар, дип уйлыйм. 90 процентын аңлап кабул итүләренә ышанам. «Картина ошыймы?»– дисәң, кайбер кешеләр: «Мин картинаны укырга өйрәнмәдем», – ди. Гомумән, сәнгать әсәрен укырга кирәкми. Аны күңелең, йөрәгең белән тоярга кирәк. Мисал өчен, матур язылган булса, чит телдәге җырларны аңламасак та тыңлыйбыз бит. Аны син йөрәгең белән аңлыйсың. Рәсем сәнгатендә дә шулай ук. Күзләр, йөрәгең аша кабул итәсең. Шуңа күрә әйтергә теләгән фикеремне, фәлсәфәмне дә аңлыйлар, дип уйлыйм. Сурәтләрне ясаганда, мин үземә шундый таләп куям: «Вәкил, син башта кыл-каләмеңне шигърияткә ман. Аннан да гайрәтең кала икән, кыл-каләмеңне моңга ман. Моннан соң да рәсем ясыйсың килә икән, буяуга манып, рәсемеңне эшлә. Шул вакытта синең сурәтләрең моңлы, шигъриятле һәм матур, тере булып чыгачак», – дим. Менә шулай күңел биреп эшләгән картиналарны кешеләр ничек аңламасын инде.

– Вәкил абый, сез халкыбызның танылган шәхесләрен картиналарыгызда мәңгеләштергәнсез. Портретлардан карап торган шәхесләр шулкадәр чын, күзләрендә тере караш сизелә. Ничек шулай килеп чыга ул?

– Тарихи темага хезмәтләрне эшләгәндә, тарих кешеләрсез генә булмый бит инде, дигән фикер туды һәм мин танылган шәхесләребез сериясен дә эшләргә алындым. Мәрҗанидән башлап бүгенгә кадәр халкыбызга хезмәт иткән кешеләрне сурәтли башладым. Без бит халкыбызга хезмәт итүче кешеләрне бик белеп бетермибез. Аларны, киткәч кенә, бөек, дибез. Минем тарихка кереп калган шәхесләребез белән беррәттән бүген арабызда булган шәхесләрне дә күрсәтәсем килде. Портретларны тере кебек ясау өчен, ул кешеләрне ихлас ярату кирәк. Ә инде бүгенге кешеләрнең портретларын ясаганда, алар сиңа ышанырга тиеш. Шул чагында ике арада аңлашу һәм тормышчан иҗат җимеше барлыкка килә.

– Фотодан карап ясау белән, каршыңдагы кешене ясауда аерма бармы? Рәссам өчен кайсын сурәтләү авыррак?

– Каршыңда тере кеше утырса, әлбәттә, ясау күпкә җиңелрәк. Син аны сиземлисең, аралашасың, тавышын ишетәсең. Күз карашы гына да ни тора. Фотодагы күз карашын сурәтләү белән чагыштырып булмый. Тулаем эчке халәтен күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Фотодан эшләгәндә, әгәр ул кешенең язмасы калган булса, аның тавышын ишетсәң, ясарга җиңелрәк. Ә сурәте генә калган булса, ул әле бик бәләкәй дә булса, кыен. Сиземләп, аны яратып, аның белән артистлар кебек образына кереп, танып эшлисең икән, портрет уңышлы килеп чыга. Һәр кешенең үзенә генә хас аурасы, холкы була бит. Менә шуны тоя белсәң, шулай ук ярдәм итә. Кешедән без аның төрле ягын эзлибез бит. Кара ягын эзлисең икән, шунысын табасың. Фәкать яхшы ягын гына эзлисең икән, аны күрәсең. Рәссам яхшы ягын гына күрергә тиеш. Начар кешенең портретын ясаудан файда юк. Рәссам кешеләрне яхшылыкка өндәргә тиеш.

– Сәяхәт итәргә яратасыз, дип ишеткән идем. Рәссам кеше өчен сәяхәттә иң мөһиме нәрсә?

– Сәяхәтне яратмаган кеше юктыр ул. Мин дә бик яратам. Башкортстанда табигать гаҗәеп матур. Шушында яшәп тә, табигатьтә сәяхәт итмәгән кешегә аптырыйм. Без хатыным һәм кече улым белән елына өч-дүрт тапкыр кая да булса барып кайтабыз. Бигрәк тә табигать көз көне матур. Каеннар сап-сары, башка агачларда – кара-кучкыл, шәмәхә төсләр. Бу – табигатьнең чәчкә аткан мәле. Ә кышын җәй көне күренмәгән тау-кыялар бөтенләй икенче төрле ачыла. Рәссам кеше сәяхәтне яратырга тиеш. Ул яшәү көчен дә, иҗат көчен дә табигатьтән ала. Рәссамның төсләрне аеру диапазоны бар. Аларны туры китереп, камил эшләү зур дәрәҗә бирә. Ә табигатькә чыгу, сәяхәт итү төсләрне күрү диапазонын арттыруга китерә.

 

– Иҗат кешеләре, бигрәк тә шагыйрьләр, язучылар, илһамсыз эшләп булмый, диләр. Рәссамнар ничек? Картина язуга илһам һәм кәеф тәэсир итәме?

– Иҗат кешеләре арасында мондый фикерне ишеткәнем бар. Илһам килми, дип эшләми ятучылар да бар. Ләкин мин моны үзем берничек тә аңлата алмыйм. Матур табигатьне күрсәң, янәшәңдә кирәкле әсбапларың булмаса да, рәсем ясыйсы килә, мөмкинлек булса, ясап та куясың. Матур хатын-кызны күрсәң дә, аның портретын эшлисе килә. Бәлки шул илһамдыр. Үзем иртән торып, остаханәгә барып, илһам көтеп утырганым бар. Тик ул килми. Мин үземә кагыйдә итеп куйдым: әгәр ниятең, бүген башкарасы эшең бар икән, аны эшләргә кирәк. Кайчагында үзеңне мәҗбүр итеп тә башлыйсың, аннары шулкадәр онытылып кереп китәсең, караңгы төшкәч кенә исеңә киләсең. Менә бу  – илһаммы икән?

– Халыкта рәсем сәнгатенә, рәссамнарга кызыксыну аз кебек. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

– Иң төп сәбәбе – мәктәптә укыганда рәсем сәнгате белән таныштыру юк. Баланы бер тапкыр булса да сынлы сәнгать музеена алып баралармы икән? Бу бик аяныч. Һәр районда тере сәнгать эшләре куелган музей булса, бик әйбәт булыр иде. Мин тәкъдим белән дә чыгып караганым бар. Мәдәният йортларындагы бер бүлмәне бүлеп алып, төсле буяулар белән эшләнгән төрле жанрдагы картиналарны – пейзаж, натюрморт, графика һәм башкаларны куеп була. Дәрәҗәле дусларым арасында да портрет белән пейзажны аермаучылар бар. Кечкенәдән үк өйрәтмәсәң, кеше сәнгатьне аерырга өйрәнми. Безнең халык, концертка барып, җырчыны тыңлап кайта. Ә күргәзмәне бушлай ачсаң да, килүчеләр бик аз.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре