БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, Казан мәктәпләрендә көзге каникул бер атнага иртәрәк башлана. Татарстанның башка шәһәр-районнарында ул гадәттәгечә – 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Балалар ялны ничек уздырырга җыена?
Кемдер сәяхәткә китәргә чемоданнарын әзерләсә, лагерьларга барырга җыенса, кемдер авылга әби-бабай янына кайтып, сөт эчеп, саф һава сулап көч туплап киләчәк. Каникул тәртибе – һәркемнең үзенеке.
Казанда яшәүче Абдуллиннар көзге каникулда сәяхәт итәргә ярата. Алар ике бала тәрбияли. 2 нче лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучысы, белеме белән шаккатырган Гыймранны күпләр беләдер. Ул – информатика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган егет. Кызлары Ясминәгә 12 яшь.
– Узган ел көзен гаиләбез белән Дагыстанда ял иткән идек. Быел берничә көнгә генә Санкт-Петербург, йә Түбән Новгородка барырга җыенабыз. Кызыбыз Ясминә математика юнәлешендәге лагерьга да язылды әле. Анда көнгә өчәр сәгать шөгыльләнәчәк. Балаларыбыз бер минутын да бушка уздырмый, – ди әниләре Ләйсән Абдуллина.
Актаныш районының Пучы мәктәбендә мәктәп яны лагере эшләячәк. Анда 30 бала язылган. Барлыгы 233 бала белем ала.
– Төрле уеннар, спорт чаралары уздырачакбыз. Олы юлда ремонт эшләре бара. Шуңа күрә укучылар белән каядыр еракка экскурсияләргә чыгып китү куркынычрак. Шуңа күрә каникулда еракка китеп булмый, – ди мәктәп директоры Алсу Шәйхетдинова.
Чистай районының Йолдыз мәктәбендә мәктәп яны лагере эшләмәсә дә, балалар өйдә генә утырмаячак. Анда 106 бала укый.
– Мәктәп каникул вакытында тынып кала дигән сүз түгел. Махсус программа төзеячәкбез. Имтихан бирүчеләр өчен консультацияләр оештырыла. Төрле чаралар көтелә. Балалар белән экскурсияләргә дә йөрибез, – диделәр Йолдыз мәктәбендә.
Сүз уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да читтә калмый. Әйтик, Түбән Камада көзге каникул вакытында да 69 бала ял итәчәк. Җәен исә Казан лагерьларында әтиләре СВОда булган меңнән артык бала сәламәтлеген ныгыткан.
Каядыр ял итәргә бармаган балалар да әти-әни, әби-бабай игътибарында булачак. Мөслим районында яшәүче Айсылу Мадьярованың балалары каникулда әбиләре янына кунакка кайтачак. Берсе – студент, икесе – мәктәп яшендә.
– Чаллыдагы аттракционда күңел ачып, кафеда сыйланып та кайтырбыз. Балаларга барыннан да бигрәк авыл тормышы ошый. Иртән көтүне озатып, кичен каршылый алар. Туганнар белән аралаша. Бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Кызыклы китаплар да әзерләп куйдылар. Үзләре белеп укыйлар, – ди китапханәче Айсылу Мадьярова.
Тукай районының Иске Дөреш авылында яшәүче Илдар Гыйльфанов өч баласын ялгыз үстерә. Кечесенә – 8, олысына – 13 яшь.
– Җәй көне балалар лагерьларда ял итте. Көзге каникулны исә өйдә бергәләп үткәрәчәкбез. Балаларымны теләгән җирләренә алып барырмын. Әле планнар кормадык. Бергәләп тәмле ризыклар пешерербез. Каникуллары күңелсез узмаячак, – ди Илдар Гыйльфанов.
Әлмәт районының Сөләй авылында яшәүче Радик Гыйбадуллин – авылдашларына аю, ишәк, тагын әллә нинди ят кош-кортлар алып кайтып күрсәткән кеше. Ишәкләренә балаларны бушлай утыртып, авыл әйләндергән. И, шатланганнар инде сабыйлар. Мәш килеп фотога төшкәннәр. «Нинди зур колаклы ат бу?» – дип сораучылары да булган.
– Әгәр теләкләре булса, көзге каникулда ишәккә утыртып йөртергә риза мин. Сабыйларны сөендерергә яратам. Тик хәзер балалар азая бара шул. Шәһәрдәгеләр дә бик кайтмый, – ди фермер Радик Гыйбадуллин.
Сан
Каникулны ничек күңелле уздырырга?
- Табигатьтә ял итеп, балаларга матурлыкны күрергә өйрәтегез.
- Машинага утырып, сәфәргә чыгып китәргә мөмкин. Балык Бистәсендәге кыргый ферма, Арчадагы страуслар фермасы, Зөя утрау-шәһәрчегендәге альпакалар паркы балалар күңеленә хуш килер.
- Өйдә бергәләп кино карый аласыз. Лото, шахмат-шашка кебек төрле өстәл уеннары да кичләрегезне ямьләндереп җибәрер.
- Тәмле ризык пешереп, табын янында сөйләшеп утыру арагызны тагын да якынайтып җибәрер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез