Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә полициягә Нефтьчеләр проспектындагы фатир хуҗасы шалтыраткан.
Ир кеше аның өенә килеп, аны кыйный башлаган, хатын моңа җавап итеп, ир-атның күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән кадавы турында сөйләгән.
Низагның сәбәпләрен хатын-кыз аңлатып тормаган. Росгвардиячеләр диванда канлы футболкада яшәү билгеләре булмаган ир-атны тапканнар. Килгән ашыгыч ярдәм бригадасы 31 яшьлек ир-атның үлемен раслаган. Росгвардиячеләр хатынны полиция бүлегенә тапшырганнар. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез