БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Бирнә сандыклары, агач сыннар, бизәкле ишекләр, өстәлләр... Кул эше остасы Җәлил Вилданов – агачның җаен белә торган сирәк һөнәрчеләрнең берсе. Ә иң шаккатырганы – ул ясаган милли уен кораллары.
– Калкып чыгамы? Юк! Димәк, яшәүчәнлеге югары! – диешә биологлар. Кама елгасына балык җибәрәләр! Түбән Каманың СИБУР предприятиесе тәкъдиме белән сулыкка миллионынчы чөгә балыгы җибәрелде. 2022 елдан бирле үткәрелә торган бу акция Кызыл китапка кертелгән балыкны гадәти яшәү урынына кире кайтарырга вәгъдә итә.
1 август көнне Алабуга шәһәрчеге территориясендә бишенче тапкыр «Туган батыр» традицион җәядән ук ату буенча Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Туган батыр» татар милли мәдәни проекты авторы, «Туган авылым» милли-туристик комплексының милектәше, җәмәгать эшлеклесе һәм татар меценаты Радик Абдрахманов хәбәр итте.
«Авылны бетерсәң, бернинди җәза юк. Бу – дөрес түгел». «Авыл – илнең нигезе» коммерциячел булмаган автоном оешма җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев әнә шулай ди. Аның белән саланы саклау, үстерү юллары турында сөйләштек.
Алар 41 ел бергә гомер итә. Ә күзләрендә әле дә мәхәббәт очкыннары балкый. Еллар узып, чәчләргә чал өстәлсә дә, бер-берсенә булган ярату хисләре арта гына бара. «ВТ» журналисты Казанда яшәүче табиблар Әлфия һәм Ильяс Нуриевларның бәхет серен белеште.
Узган җәйдә ясаган банка-банка салат-кайнатмаларга исәп-хисап үткәргәннән соң, өйдәгеләргә әнә шулай дидем. Нәрсәгә дип шулкадәр әзерләдем икән? Быел менә кызык итәм әле, берни кайнатмыйм.
Хыял дөньясында яши ул. Әкиятләр яза, аннары аларны рәсемгә төшерә, рәсемнәр тукымаларга күчә. Милли бизәкләр, әкият геройлары сурәтләнгән яулыклар, футболкалар, күлмәкләр, сумкалар әнә шулай барлыкка килә. Дизайнер Лилия Гәрәева белән Уникаль осталык үзәгендә очраштык. Биредә ул күптәнге хыялын тормышка ашыра.
Ел башыннан калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлардан 55 мең 250 кубометр чүп чыгарылган. Сортларга аерганнан соң 1 мең 352 тонна икенчел чимал сайлап алынган – бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк.
Башкаланың Кол Шәриф мәчетендә республикада ислам финансларын үстерүгә бәйле ике документ имзаланды. Алар нигезендә Татарстанда AAOIFI стандартлары буенча белгечләр әзерләү һәм ислам финанс продуктларын бәйсез бәяләү системасын булдырырга ниятлиләр.
Тукай районының Яңа Сарайлы авылында бүген йөзләп хуҗалык исәпләнә. Кызганыч, күпләр сыерларын бетергән, кош-корт асраучылар сирәк. Гөлназ һәм Рәфыйк Гыйльфановлар кебек авылның киләчәген кайгыртып яшәүчеләре дә бар.
Фикер өстәү
Фикерегез