«Россиянең дипломатик җиңүе». БРИКС саммитыннан ни көтәргә?

Мондый дәрәҗәдәге вакыйганың Казанда узуы республикабыз өчен глобаль мөмкинлекләр «тәрәзә»сен ачачак. Бөтен дөнья игътибарын җәлеп иткән саммит турында белгечләр әнә шулай ди. Тиңе юк чараның Татарстан өчен әһәмияте нидә? «ВТ» әнә шул хакта белеште.

Илсур Метшин, Казан мэры:

– БРИКС саммиты вакытында бөтен дөнья игътибары Казанга юнәләчәк. Әлеге вакыйга кысасында дөньяның киләчәктәге торышына кагылышлы бик мөһим карарлар кабул ителәчәгенә ышанам. Яңа Россия тарихында мондый масштаблы сәяси вакыйганың булганы юк иде.

Казан чараны уздырырга тулысынча әзер булса да, дулкынлану хисе бар. Хәер, мондый ситуациядә теләсә кем борчыла. Казанда бөтен дөньяның киләчәге бәйле булган дәүләт башлыклары очраша бит.

Тимур Сөләйманов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе:

– Казанда БРИКС саммитын үткәрүне моңарчы булмаган һәм гадәттән тыш әһәмиятле вакыйга дип атар идем. Безнең илдә бу кадәр дөнья лидерлары катнашындагы халыкара вакыйга узганы юк иде әле. Казан өчен бу – әлбәттә, мактаулы һәм җаваплы чара. Бөтен дөнья саммит кысасындагы очрашуларның  бүгенге вазгыятьнең тотрыклылыгын арттырырга ярдәм итәчәгенә өметләнеп тора.

Моннан тыш, мондый масштабтагы вакыйганың Казанда узуы республикабыз өчен глобаль мөмкинлекләр «тәрәзә»сен ачачак. Социаль-икътисадый һәм сәяси яктан караганда, Татарстан өчен нинди  нәтиҗәләр  булачагын әлегә күз алдына гына китереп була. Башкалабыз Казан турында миллионлаган кеше беләчәк! Минемчә, әлеге чара шәһәребезгә карата да зур кызыксыну уятачак. Бу исә алга таба инвестицияләр җәһәтеннән дә, туристлар һәм чит ил студентлары санында да чагылыш табарга тиеш. Без, кабул итүче як буларак, бу саммитны дулкынланып каршы алабыз. Барлык кунакларга да шәһәребез ошар һәм монда кабул ителәчәк карарлар гадел тынычлык урнаштырырга ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Андрей Большаков, сәяси фәннәр докторы, доцент:

– БРИКС саммиты – Россиянең әлеге берләшмәдә бер ел дәвамында рәислек итүенең фактик йомгаклануы. Россия Президенты Владимир Путин бәяләвенчә, алдан билгеләнгән максатларның 80 процентына ирешелгән. Бик зур, күләмле эш башкарылды. Миңа калса, ирешелгән максатларның иң әһәмиятлесе ул – БРИКС илләренең үз түләү системасын булдыру. Әлеге система кабул ителгән очракта, берләшмәгә кергән илләр Көнбатышка бәйлелектән, кайбер санкцияләрдән азат ителәчәк. Саммит кысасында әле шактый карарлар кабул ителәчәк. БРИКС макроикътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы Көнбатыш илләрен узып киткән инде. Һәм бу аерма киләчәктә артачак кына.

Әлеге вакыйганы мин Россиянең дипломатик җиңүе дип атар идем. Аның нәкъ менә Казанда, Татарстанда узуы аеруча күңелле. Мондый масштаблы чара Россиядә тәүге мәртәбә уза. Саммит кысасындагы чаралар файдалы  һәм нәтиҗәле узар, кунаклар Татарстанның гүзәл табигате һәм гаҗәеп мәдәниятенә соклана алыр дип уйлыйм.

Альберт Шакиров, журналист:

– Казанда узачак саммит ул – озак вакыт дәвамында барган киңәшмәләр, сөйләшүләр, очрашулардан соң йомгак ясау. Иң элек барлык илләрнең дә бер-берсенә ярашуы кирәк бит. Ничек итеп эшлибез? Нинди юллар табабыз? Боларның барысын үзара аңлашып беткәннән соң, ниндидер бер нәтиҗә, әһәмиятле сүз булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Тагын шунысына игътибар итәргә кирәк: БРИКС илләре җитәкчеләре тәүге тапкыр киңәйтелгән составта очраша. Бу җәһәттән дә чараның әһәмияте зур. БРИКС элеккеге формасында, элеккеге дәрәҗәсендә генә кала торган оешма түгел. Хәзер бу көн кебек ачык. Аның мөмкинлекләре, дөньяда йогынтысы үсәчәк кенә. Ә инде, катнашучылар һәм дәрәҗәсе ягыннан карасаң, Казанда узачак саммит – чын мәгънәсендә тарихи вакыйга.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре