Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңадан Айдар Әхтәреевны Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле урынына билгеләде. Тиешле указ ТР Раиса сайтында бастырылган.
«Әхтәреев Айдар Азат улын 2026 елның 9 гыйнварыннан Үзбәкстан Республикасында өч елга Татарстан Республикасы вәкиле итеп билгеләргә», - диелгән документта.
Әхтәреев, Рамил Шакировны алыштырып, 2020 елның 9 гыйнварында Үзбәкстанда ТР вәкиле булды. Аның вәкаләтләре 2023 елда озайтылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез