Бүген Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне уза. Аның кысасында, йолаларына туры китереп, татар туе узды.
Бүген Балтач районында туып-үскән 23 яшьлек Самат Зыятдинов белән Сөмбел Ибраһимова "Россия" күргәзмәсе кысасында никахларын рәсмиләштерде. Туйны исә алар татар халкының традицион йолаларын үтәп уздырды.
Яшь гаиләне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлады.
- Яңа гына сез чын туй күрдегез. Бу яшьләр - Балтач районыннан чын мәгънәсендә үрнәк гаилә! Сезгә матур гаилә тормышы, күп балалар телибез! Демография - мөһим мәсьәлә, - диде ул, уенын-чынын бергә кушып.
Рөстәм Миңнеханов яшь гаиләгә төрки халыкның тарихи Ватаны - Алтай Республикасына сәяхәт итәр өчен сертификат тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез