Бу хакта үзенең телеграм-каналында ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Нәкъ менә аның яңа ел шарын ул "Теләкләр чыршысы»ннан алды. Хәзер Лизаның гитарасы бар! Кыз вокаль ансамбльдә шөгыльләнә һәм күптән музыка коралы турында хыяллана иде», - дип билгеләде ул.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Традиция буенча акция Яңа ел алдыннан уза.
Акциядә авыр тормыш хәлендә булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез