Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: Халык Яңа елны каршылаганда дроннар белән һөҗүмгә дучар ителде

Рөстәм Миңнеханов Херсон өлкәсендә булган фаҗигагә бәйле рәвештә кайгысын уртаклашты. 

Ярдәм сүзләрен ул төбәк җитәкчелегенә, шулай ук һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә юллады. 

«Булган фаҗигадән соң ниндидер сүз табу авыр. Халык Яңа елны каршылаганда дроннар белән һөҗүмгә дучар ителде. Без һәлак булганнарның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгырга телибез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Исегезгә төшерәбез, Херсон өлкәсендә 1 гыйнварга каршы төндә Украинаның массачыл һөҗүм нәтиҗәсендә 24 кеше үлгән, шул исәптән бер бала. 50 кеше яраланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре