– Рөстәм хәзрәт, гайбәт – нәрсә ул һәм Коръәндә бу хакта нәрсә диелгән?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) гайбәт хакында болай дигән: «Кардәшеңнең сөймәгән әйберен искә алу ул». Бу исемлеккә кешенең динен, дөньясын, холкын, тышкы кыяфәтен, йөзен, хәрәкәтен, киенү рәвешен, малын, балаларын, әти-әнисен – кыскасы, ул кешегә кагылган бөтен нәрсәне начар итеп искә алу керә. Берәүнең бите ямьсез, икенченең баласы тәртипсез, өченченең йорт-җире пычрак, дип сүз йөртү – нәкъ менә гайбәт сөйләүгә керә дә инде.
– Яшерен-батырын түгел: гайбәт сөйләргә яратабыз. Ни өчен аннан тыелу кыен соң?
– Гайбәт сөйләү бүген генә барлыкка килмәгән. Ул Адәм белән Һава яшәгән вакытта ук булган. Аларның уллары Кабил дә гайбәт аркасында, кешелеклелеген югалтып, коточкыч адымга бара – абыйсын таш белән атып үтерә. Коръәндә һәм хәдисләрдә гайбәт турында бик куркыныч итеп әйтелгән. «Хүҗүрәт» сүрәсенең 12 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Бер-берегезнең гайбәтен сөйләмәгез. Телисезме берегез кардәшегезнең итен ашауны? Юк, теләмәссез. Сез аннан җирәнерсез, чирканырсыз. Шуңа күрә Аллаһыдан куркыгыз һәм белегез: Аллаһы – тәүбә итүчеләрнең тәүбәләрен кабул итүче һәм мәрхәмәтле Зат», – дигән.
Телне тыеп калу авыр, шуңа күрә сөйлибез. Тәкъвалык җитеп бетми. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Телегезне тыйсагыз, иң зур савапка ирешерсез, сезнең телегез – сезне борыныгыздан өстерәп, тәмугка алып баручы», – дигән. «Ишеткән һәр нәрсәне сөйләп йөрү гөнаһ булырга җитә», – дигән хәдис тә бар.
– Гайбәт тәһарәтне бозамы?
– Юк, әмма ул – зур гөнаһ.
– Гайбәт сөйләү олы гөнаһлар рәтенә керә. Моның өчен мәңгелек тормышта нәрсә көтә?
– Ялган, гайбәт сөйләгән, сүз уйнаткан, сүгенгән, кешене мыскыл иткән, түбәнсеткән кеше Кыямәт көнендә җәзасын алачак. Һәр кеше үзенә кәсеп иткән гөнаһны алыр. Кыямәттә дә, дөньяда да кешегә яла ягу, сүз йөртү һәм тарату гөнаһы җәзасыз калмас. Сират күперен кичкәнче, Аллаһы Тәгалә һәркемгә кемнән нәрсә аласы бар – шуны алдыра, яки кемнең кемгә нәрсә бирәсе бар – шуны бирдерә. Дөньяда кемнәрнең гайбәтен сөйләп йөрсәң, шуларга үзеңнең савапларыңны бүлеп бирәчәксең. Гайбәт сөйләү шулай ук кабер газабына илтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.), ике кабер яныннан үткәндә: «Болар икесе дә газапланып ята, алар сакланырга мөмкин булган әйбердән газапланалар. Берсе истинҗә (нәҗесне юып төшерү. – Авт.) кылмады, икенчесе гайбәт сөйләде, кеше сүзен йөртте», – дигән.
– Гайбәтнең берничә төре бар, диләр. Бу дөресме?
– Гайбәтнең зыянлы, зыянсыз һәм рөхсәт ителгәне бар. Судта шаһит булып: «Әйе, ул гөнаһ кылды», – дип күрсәтмә бирсәк, бу рөхсәт ителгән гайбәт була. Яки бер кешене эзләп килсәләр һәм аны кимчелеге буенча гына таный алсалар, кимчелеген әйтергә кирәк. Мәсәлән, ул кеше аксак яисә кәкре аяклы ди. Әгәр дә берәү нәрсәдер әйтсә, ләкин аны ишетмәсәләр яки, ишетеп тә, ул зурга китмәсә, ягъни дөньяга таралмаса, бу зыян китерми торган гайбәт була. Мәсәлән, «Фәлән кеше подъездда чүп ташлаган», – дисә. Зыян китерә торганы – кешенең намусына тап төшерү һәм каралту өчен махсус таратылган гайбәт ул.
– Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын, дип аклану дөресме? Гайбәтне гыйбрәттән ничек аерырга?
– Кеше артында аның турында яман сүз, аңа ошамаган сүз сөйләү гайбәт була. Аны гыйбрәт өчен сөйләп булмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кардәшеңне ул теләмәгән хәлдә искә алуың гайбәт була. Әгәр чыннан да булган сыйфатын искә алсаң, гайбәтен сөйләгән буласың, әгәр булмаган нәрсәне искә алсаң, яла яккан буласың», – дигән.
– Гайбәт тыңлау да – гөнаһ. Гайбәт сөйләүчеләрне ишеткәч, иң беренче эш итеп нишләргә?
– Сүз йөртүче, гайбәт сатучыга гына түгел, моны тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла. Аларның берсе теле белән гөнаһка керсә, икенчесе колагы белән гөнаһ кыла. Без телне генә түгел, колакны да гайбәттән сакларга тиешбез. Рәсүлебезнең хәдис-шәрифләрендә: «Гөнаһ күрсәгез, сез аны кул белән, булдыра алмасагыз, тел белән туктатырга тырышыгыз, алай да килеп чыкмаса, йөрәк белән каршы булыгыз», – дигән. Кемнеңдер гайбәт сөйли башлаганын ишетсәгез, тизрәк китәргә кирәк. Бу мөмкин хәл булмаса: «Аны да, безне дә Аллаһы Тәгалә гафу кылсын», – дип әйтү дөрес булыр.
– Гайбәт сөйләүче үз гөнаһын аңлагач, гайбәтен сөйләгән кешедән гафу үтенергә тиешме?
– Аллаһтан да, гайбәтен сөйләгән кешедән дә чын күңелдән гафу үтенү мөһим. Әгәр шул кеше сине гафу итми икән, сине Аллаһы Тәгалә дә кичермәячәк. Раббыбыз: «Ике кеше арасы төзәлмичә, мин анда кысылмам», – дигән. Шуңа да гайбәтен сөйләгән кешедән гафу сорарга ашыгырга кирәк.
Рөстәм хәзрәт Ясәвиев («Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы):
– Телебез ялганнан, гайбәттән саклансын. Болар, гомумән, кешелеккә иң зур зыян китерә торган гөнаһлар булып тора. Күп вакытта кешеләр хурлыкта калмас, үзләренең дәрәҗәләрен төшермәс өчен ялган һәм гайбәт сөйлиләр. Ни кызганыч, алар башкаларга түгел, ә үзләренә зыян китерә. Кеше ялган сөйләгәндә, аңардан фәрештәләр ерагая бара. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Аллаһның колы ялганны сөйләгән вакытта шушы гөнаһның җирәнгеч исеннән фәрештәләр чакрым ярым ераклыкка кача», – дигән. Икенчедән, ялган һәм гайбәт кешене гөнаһка китерә, аннары – җәһәннәмгә. Тагын бер хәдистә болай диелгән: «Ялган – кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез