«Укылган догаларыбыз өйгә иңсен». Әнә шулай дип, әни һәм әбиләребез һәрбер мәҗлесне – никах, килен токмачы, бәби чәе, Коръән ашын – өйдә үткәрергә ашыккан. Ә хәзер әлеге бәйрәмнәрне кафе-рестораннарда яки мәчеткә караган мәҗлес залларында оештыру гадәти хәлгә әверелде. Ә динебез моңа нинди карашта соң? Кайда укылган никах ныклырак? «Хәләл» тамаданы ничек табарга? Бу һәм башка сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.
– Элегрәк никах кыз өендә булырга тиеш, егет белән кызга никах укыган вакытта ишек-капкадан беркем йөрмәсен дигән кагыйдәгә таяналар иде, хәзер заманасы икенче: никахны да кафе-ресторанда үткәрәләр. Бу – дөрес гамәлме?
– Барысы да нияттән тора. Әгәр дә ата-ана чын күңелдән балаларының бәхетле булуларын теләп, матур залларга җыела икән, ник үткәрмәскә? Рөхсәт ителә. Ә инде кем алдындадыр мактану нияте белән үткәрелә икән, бу дөрес булмас. Яшьләрнең никахы гомерле булсын, дип теләргә кирәк. Ата-ана зур кредитлар алып, муеннан бурычка батып, зурлап туй уздыра, ди. Яшь парлар ике ай тора да, характерларыбыз туры килмәде, дип аерылыша. Менә мондый хәл булмасын өчен, дөрес ният белән эш итәргә кирәк. Никах кайда да укылыр, тик Аллаһ кабул кылырмы? Кайда укылса да, хәләл булсын. Мулла китүгә өстәлгә аракы чыга икән, пар бәхетле булырмы – шулай ук икеле.
– Өйдә укылган никах кафеда укылганнан ныклырак, дигән фикер белән дә очрашырга туры килде. Гаилә ныклыгы никахның кайда укылуына бәйлеме?
– Электән килгән гадәткә буйсынсак, никах кыз өендә үткәрелергә тиеш. Кәләш шул өйдән чыкканчы, никах укылсын. Бу – бик матур гадәт һәм без аны сакларга тиешбез. Никах бит ул – гаилә бәйрәме, аның үз йолалары бар. Кафеда үткәргәндә, милли үзенчәлекне бик саклап булмаска мөмкин. Никахның кайда укылуы мөһим түгел, әлбәттә. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә кабул кылсын һәм бу никах ныклы, гомерлек булсын. Шәхсән үзем өчен, никах мәҗлесләренең өйдә үткәрелгәннәре ошый. Анда рәхәт һәм күңелгә җылы.
– Кайбер якларда никахта егет белән кыз «мин риза» дигәннән соң, икесенә су эчерткәннәр. Кызның чәчен сүтеп, икегә ярып үргәннәр. Бу гадәтләр юкка чыкты. Хәзер хәзрәтләр 15–20 минут вәгазь сөйли дә, калганын тамада алып бара. Никах уздыруга, аны укуга карата дин әһелләренә дә таләпләр бармы?
– Төрле якта төрле гадәт яши. Безнең Татарстанда бер төрле гореф-гадәт сакланса, Башкортстанда ул – бөтенләй икенче. Сүз дә юк, мисал өчен, килен төшерү кебек матур гадәт бездә әле дә сакланып килә. Киленне мендәргә бастыралар, бал-май каптыралар. Аларны кире какмыйк, буыннан-буынга тапшырыйк!
Таләпләргә килгәндә, әйе, никах укучы һәм мәҗлесне алып баручыга карата да таләпләр бар. Никах фарызлары да үтәлергә тиеш. Ялгышлык булмасын өчен, никахка кадәр үк хәзрәт белән сөйләшү, киңәшләшү мөһим.
– Хәзер никах мәҗлесләрен аерым мәчеткә караган банкет залларында уздыручылар шактый. Белгәнебезчә, дөбер-шатыр музыка тыңлау – динебездә тыелган гамәл. Ә шулай да бер мәҗлес тә җырчылардан башка узмый. Бу дөресме?
– Безнең «Гаилә» мәчете каршында да банкет заллары эшләп килә. Туй, никах мәҗлесләрен генә түгел, бәби чәен, искә алу чараларын да уздыралар. Һәрнәрсә хуҗадан тора. Бәйрәм үткәрүче гаилә белән күрешеп, башта ук барысын да аңлатып бирәбез. Болай дөрес, болай дөрес түгел, дибез. Шунда ук аларга дөрес итеп алып баручыларны тәкъдим итәбез. Шунысы сөендерә: хәзер музыкасыз, «акапелла» җырлаучылар шактый. Аларны чакыручылар да шактый. Аллаһка шөкер, хәзер хәләл, җырсыз-биюсез никах, туйларны уздыручы тамадалар да бар. Миңа калса, иң мөһиме – яхшы тамада сайлау.
– Бәби чәйләрен мәчеттә генә уздыру, бер яктан, уңайлы, икенче яктан, әле берничә генә айлык баланы кафега алып килү җайсыз да. Бу күренешкә карашыгыз нинди?
– Һәрнәрсә дә гаиләнең мөмкинлегеннән чыгып эшләнелә. Иң әһәмиятле вазыйфа – балаларны күз тиюдән саклау, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә: «Кыямәт көне алдыннан күп үлемнәр күз тию сәбәпле булачак», – дип искәрткән. Нинди мәҗлес булса да, әйткәнемчә, аның өйдә уздырылуы матуррак һәм яхшырак. Кафеда уздырасы икән, алдан ук яшь әни белән сөйләшү һәм барлык тискәре якларны аңлату зарур.
– Мәчеттә никах һәм төрле фотосессияләр үткәрергә ярыймы?
– Мәчеттә фотосессия үткәрергә рөхсәт ителә, әмма мәчеткә керү шартлары үтәлергә тиеш, ягъни госелле һәм тәһарәтле булу, шулай ук тавыш-тынсыз йөрү сорала. Динсез кешегә мәчеткә керү тыелган.
– Күп очракта парлар никахлашканчы фотога төшә. Ә бит алар әле ир һәм хатын түгел. Казанның кайбер мәчетләрендә фотога төшкән чакта парлар бер-берсен кочакламасын, үпмәсен дип карап торучы хәзрәтләр бар икән. Сез ни диярсез?
– Балаларга дөрес тәрбия бирү – әти-әни вазыйфасы. Бала тугач ук аңа матур мәгънәле исем сайлау, аны иманлы һәм тәрбияле итеп үстерү, өйрәтү һәм тормышлы итү – барысы да ата-ана өстендә. Никахка кадәр егет һәм кызга кочаклашырга, кулга-кул тотынышырга ярамавы турында дин әһелләре түгел, ә ата-ана әйтергә тиеш. Алар аңлатсын. Бу – зур гөнаһ.
– Хәләл тамада дигән төшенчә популяр хәзер. Асылда исә, болар – бары тик табында исерткеч эчемлекләр булмаган мәҗлесне алып баручылар гына. Ә бит хәләл тамада булгач, аның һәр адымы, һәр сүзе дә хәләл булырга тиештер, ничек уйлыйсыз?
– Нәкъ шулай. Хәләлнең тышы гына түгел, эче дә хәләл булырга тиеш. «Хәләл» сүзе еш кына безнең халыкта ризык һәм эчемлек белән генә тәңгәл шул. Ә бит ул һәр сүзеңә, һәр гамәлеңә, һәр адымыңа, уеңа карый торган сүз. Менә шуларны үтәсәң, шуларга туры килсәң генә син үзеңне чын мәгънәсендә «хәләл тамада» дип атый алачаксың.
ФИКЕР
Хәләл бәйрәмнәр алып баручы Гамил Нур:
– Хәзер кешеләр шәхси тормышын, гаиләсен, йортын яшерә. Халык арасында кунакка чакыру гадәте кими бара. Мәҗлес ресторанда булгач, мәшәкате азрак. Кунакны өйгә чакырсаң, обойны алыштырырга, бөтен нәрсәне җыештырырга, ашарга пешерергә кирәк, ә кафеда барысы да матур, чиста, бары тик акчаны гына артыграк түләргә кирәк.
Йортта үткәрелгән никах белән кафедагы аерыла. Йортта – бәйрәм. Кунак чакыру, кеше ашату – өйгә акча, бәрәкәт китерә. Татарча сөйләшү, җырлап алу, дога һәм Коръән укыту өйдәге балаларга, яшьләргә яхшы тәэсир итә һәм туганлык җепләрен ныгыта.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:
«Аллаһ өчен иң яраткан җирләр – мәчетләре булган җирләр һәм Аллаһ иң нәфрәт иткән җирләр – аның базарлы җирләре».
«Кеше катнаша торган җәмәгать намазы аның үз өендә яки базарда кылган намаздан, ул тәһарәтне тиешенчә үтәгән, ә аннан соң мәчеткә намазны үтәр өчен генә барган (очракта), егерме биш тапкыр хәерлерәк, (һәм шунда) һәр адымы өчен ул, һичшиксез, (бер) баскычка күтәрелә, ә (бер) гөнаһ аннан гафу ителә, ә ул намазны үти башлагач, фәрештәләр – ул намазын үтәгән урынында тәһарәтен бозмыйча калган (барлык) вакытта – Аллаһка дога кылырлар һәм: «Әй, Аллаһ, аны гафу ит, әй, Аллаһ, аны ярлыка», – дип әйтерләр, ә ул аның (намазның) башлануын көтә торган бөтен бу вакытта намаз (хәлендә) булыр».
«Кем өйдә тәһарәт алып, мәчеткә барса, шул ихрам киеп, хаҗга юл тоткан кешегә охшаган булыр».
«Кешеләр Аллаһ йортларының берсендә бергәләп Коръән уку һәм өйрәнү өчен җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, аларны рәхмәт каплаячак, фәрештәләр әйләндереп алачак һәм Аллаһ Үз каршындагылар алдында аларны искә алачак».
«Кыямәт көнендә Аллаһның гареш күләгәсеннән башка бер нинди дә ышыклану булмас. 7 төркем кешеләре шул Раббыбызның гареш күләгә астында булырлар. Шулардан берсе кемнең йөрәге мәчет белән бәйләнгән булса».
(«Ибраһим хәзрәтнең хикмәтләре» китабыннан)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез