Татарстанда кабаттан бруцеллез авыруы табылган. Бу юлы әлеге куркыныч чир Балык Бистәсе районы Бикчурай авылында «Хәбибуллин» хуҗалыгында ачыкланган. Әлеге һәм якын-тирә авылларда карантин игълан ителгән. Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, фермерның 100 баштан артык терлеге булган.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, авыру көзге профилактика чаралары уздырган вакытта ачыкланган. Чирле маллар хуҗасыннан алынып, Дагыстанга җибәрелгән. 27 ноябрьдән хуҗалыкта мөгезле эре терлеккә карата чикләү чаралары кертелгән. Бу исә күрше-тирә авылларда авыру таралмасын өчен эшләнелә.
– «Хәбибуллин» хуҗалыгындагы барлык мал да озатылачак, фермалары дезинфекцияләнәчәк. Авылдагы барлык терлектән кан алынды, анализга җибәрелде. Хәзер башка мал тотучылар терлекләрне чыгарырга, читтән кертергә, суярга тиеш түгелләр. Шулай ук, терлекләр белән контактта булган белгечләрдән дә кан алачаклар, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Исегезгә төшерәбез: республикада күптән булып, инде онытыла төшкән авыру узган елның августында кабаттан баш калкытты. Башта Яңа Чишмә фермеры Николай Скоков хуҗалыгында бруцеллез чыгып, 700 баштан артык терлеге юк ителгән иде. Ел ахырында Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгы зыян күрде. Биредә 5,5 мең баш мал озатылды.
Бруцеллез – терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч йогышлы авыру. Маллар арасында аеруча сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар авыруга нәзберек. Белгечләр, бруцелла бактериясе азык, су һәм һава аша күчәргә сәләтле, ди. Күп очракта авыруның билгеләре юк. Ләкин хуҗалыкта сыерлар бер-бер артлы бозауларын югалта башлый икән, кичекмәстән анализ тапшырырга кирәк. Авыру кешеләргә йогуы белән дә куркыныч. Бруцеллез терлек янында булган, яки аның итен пешеп бетмичә, сөтен кайнатып чыгармыйча кулланган очракта йогарга мөмкин. Кешеләрдә авыруның иң төп билгеләре – буыннар авырту, җенес органнары ялкынсыну.
– Без бу турыда гел кабатлап киләбез, ләкин искә төшерү зыян итмәс. Читтән терлек сатып алырга теләгән очракта, башта ветеринария берләшмәләре белгечләре белән киңәшү кирәк. Малларны машина белән читтән китереп сатучылардан алмау хәерле. Ит һәм сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып ашарга кирәк, – ди Габделхак Мотыйгуллин.
Ул бруцеллез гына түгел, кош гриппы, дуңгызларда була торган Африка чумасының да беркая да китмәвен искәртте. Шулай ук бик куркыныч булган тилчә, нодуляр дерматит, Себер түләмәсе авырулары да терлекләргә бик зур зыян салырга сәләтле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез