Хәйләкәр йорт. Әлмәт районының Бакчасарай авылында яшәүче Павел Зелянов үзе төзегән куышын шулай дип атый. Төп чимал өчен балчык, салам, пыяла – шул да җиткән. Чыгымы ун ел элек үк 3 миллион сумга төшкән. Моңа кадәр программист булып эшләгән ирне авылга кайтырга, салам йортта яшәргә нәрсә этәргән?
Бакчасарай авылында барлыгы 15 йорт бар. Шуның алтысында гына яшиләр, калганнарына кайткалап йөриләр. Яшьләр дә, балалар да калмаган. Кибет, мәктәп, бакча да юк. Автолавканың кирәге юк дип саныйлар. Кирәк-яракны күрше авылга үзең барып аласың. Әйтик, Актүбә бистәсе сигез чакрым гына.
– Авылга кайтып йорт салу гаиләбезнең күптәнге хыялы иде. Шәһәрдә экология башка бит инде ул. Авылда саф һава, үзең җитештергән чиста ризык ашыйсың. Бакчасарайның табигате дә бик матур. Урман аланлыгында урнашкан. Шушы авылдан иске йорт сатып алдык. Кое казыттык. Тавыклар асрый башладык. Ит, йомырка – үзеңдә, артыгын сатарга була. Тик файдасы әллә ни калмый. Хәзер үзебезгә 30 гына тавык калдырдык. Җиләк-җимеш, яшелчәсез дә булмый. Шәфталу, абрикос, груша кебек 60лап агач утырттык. Әлегә җимеш бирмәделәр. Хатыным Елена белән тыныч кына үз җаебызга яшәп ятабыз. Балалар шәһәрдәге фатирда калды. Эшемне алыштырганга да, монда кайтканга да үкенмим, – ди 57 яшьлек Павел Зелянов.
Авылга күченеп кайтканчы барысын да җиде кат үлчәгән ул. Иң элек Казанның Юдино бистәсенә барып, берәүнең салам йортын карап кайткан. Зур чыгым сорамаган йорт төзисе килгән чөнки. Шуннан соң гына сатып алган җир кишәрлеген. Нинди эшкә тотынса да, башта чыгымнарны исәпли торган гадәте бар икән. Кирпеч агачтан – дүрт, ә агач саламнан дүрт мәртәбә салкынрак икән. Шуңа күрә саламга тукталган да инде. Техника кирәкми, барысын да кул белән эшлисең. Павел әйтүенчә, бу технология буенча төзегән йортлар 200–300 елга җитә. Англия, Америкада да бар алар. Гаилә башлыгы аны балалар, оныклар гомеренә җитәр дип өметләнә. Иң мөһиме – түбәдән яңгыр үтмәсен.
– Йортны үзем төзедем. 10га 10 метрлы ул. Моның өчен биш ел вакыт китте. Саламнан йорт төзим, дигәч, танышларым аптырап калды. Кеше бит ул, саламнан дигәч, сиңа җүләр кебек карый. Чынбарлыкта каркас йорт ул. Саламны җылытыр өчен салдым. Ике дивар арасына барлыгы 1 мең түк китте. Саламны балчык, ком белән катырып, штукатурладым. Бездә тычкан, күселәр дә юк, – дип сөйләде Павел технологиясе турында.
Үз йортын ни өчен хәйләкәр дип атыймы? Мичкә якмыйлар, газ кертелмәгән. Йортны теплица эченә урнаштырып, һәр ягын поликарбонат белән тышлаган. Өен урамга яки юлга каратып төземәгән Павел. Кояшка карап салуны иң дөресе дип саный. Йортның төньяк өлешендә тәрәзәләр юк, көнчыгыш ягында киресенчә күп. Уянуга кояш нурларында иркәләнеп ятарга була. Көньягында тәрәзәләр зур. Кояш җылыта һәм йортка тиз генә суынырга ирек бирми. Тынчу түгел. Эссе булганда, бүлмәләрне ишек ачып җилләтү дә җитә. Һава керсен өчен диварга махсус тишекләр тишкән. Өйдә бер генә батарея да юк. Җылыту системасы – электр миче һәм «җылы идән».
Коммуналь хезмәтләргә дә акча күп китми. Электр өчен нибары ике мең сум түлиләр икән. Электр котелын салкын көннәрдә иртән бер сәгатькә кабызып алгалыйлар чөнки.
– Салам булгач, янгын чыгар дип курыкмыйсызмы? – дип тә сорадык.
– Теләсә кайсы коры үсемлекнең сабаклары бик тиз яна, әмма саламны кысылган хәлдә яндыруы бик кыен, – ди төзүче.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез