СВО башланганнан бирле егетләргә булышучы Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев шушы көннәрдә 31 нче тапкыр юлга кузгалды. Шөкер, аз түгел андыйлар. Арчадан – Гөлфия һәм Тәнзилә, Мамадыштан – Фәнил, Юрис, Апастан – Гөлнара, Рәмилә, Биектаудан – Ольга... Бу исемлекне дәвам итәргә булыр иде. Без янә йөрәге кушып, игелек эшләүчеләрне, егетләрне салкыннарда үз җылысы белән өшетмәүчеләрне барладык.
Актаныш
Куян авыл клубында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эше дәвам итә. Бу көннәрдә авыл хатын-кызлары егетләргә җибәрү өчен 170 йомыркага өй токмачы баскан. Әле алар мендәрләр дә тегә икән.
– Авыл халкы бик актив. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыга. Бергәләшеп эшләү күңелле, – ди авыл клубы мөдире Роза Хәбетдинова. – Мендәрләрне исә башта тегәбез, аннары инде хәрбиләр дәвалана торган госпитальләргә җибәрәбез. Бер генә теләгебез бар: тизрәк кайтсыннар.
Түбән Кама
«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары гуманитар ярдәм җыюда бик теләп катнаша. Бу юлы аларга 18 нче коррекция мәктәбе укучылары да кушылган.
– Безгә кемнәр генә килми. Элегрәк кем нәрсә алып килә ала, шуны китерсә, хәзер инде егетләр сораган әйберләрне генә җыябыз. Азык-төлек җыелмалары, киемнәр, медикаментлар, көнкүреш техникасы җыябыз. Акча бирүчеләр дә бар. Эшләре белән дә ярдәм итәләр. Маскировка челтәрләре үрүчеләргә, оекбаш бәйләүчеләргә, мендәр тегүчеләргә чиксез рәхмәтлебез. Алар егетләрнең гомерен саклый, – ди төркем җитәкчесе Лариса Орлова. – Кирәк әйберләр дә күп. Коры душ ясарга чимал, окоп шәмнәре өчен парафиннар җитми. Кыскасы, төркемебезгә иярергә теләүчеләр өчен дә ишегебез ачык. Килсеннәр генә, егетләргә бергәләп булышыйк!
Кукмара
«Сугышчан кардәшлек Кукмара» волонтерлар төркеме чираттагы хәйрия акциясен башлап җибәргән. Ул «Хәрбигә – 23 февраль бүләге» дип атала.
– Якташ егетләргә ни кирәк – шуны илтәбез. Яңа ел бәйрәме алдыннан гына сөендереп кайткан идек әле үзләрен. Хәзер инде янә Ватанны саклаучылар көненә күчтәнәч җыябыз, – ди төркем җитәкчесе Радик Габдрахманов. – Бүген егетләргә иң кирәк әйберләрнең берсе – төзелеш материалы. Алга барган саен яңа блиндажлар кирәк. Шуңа алар такта да сорый, кадак та, шөреп тә бик кирәк. Азык-төлек, дару препаратлары, шәхси гигиена чаралары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, йокы капчыклары, генераторлар да сорыйлар.
Радик Габдрахманов егетләрнең күңеленә хуш килгән туган як күчтәнәчен дә әйтте.
– Балалар һәм укучылар язган хатлар, алар ясаган рәсемнәр дә солдатларга бик кадерле. Туган яктан килгән җылы сүзләр, ихлас теләкләр хәрбиләргә рухи көч бирә, өйләрендә аларны көтәләр икәнне исләренә төшереп тора, – ди ул.
Зәй
Сәвәләй авылы уңганнары да якташ егетләренә маскировка челтәрләре генә үреп калмый, тәмле күчтәнәчләр дә әзерли. Алар туган якта үскән үләннәрдән чәйләр дә ясап җибәрәләр. СВОдагы егетләр ни сораса, шуны җыеп бирәләр. Аларны да авыл клубы берләштерә.
– Токмач өчен рәхмәт әйтүче егетләр күп. Яшермиләр, гаиләләрен сагынганда иң беренче токмачлы аш исләренә төшә икән. Ә без аларны өйгә якынайтырга тырышабыз. Җылыбыз белән дә, теләгебез, догабыз белән дә. Тизрәк илләр тынычлансын да газиз балаларыбыз яныбызга кайтсын иде, – ди Ләйлә Сабаева.
Мамадыш
Контрактчы Рамил Миңнеханов хәрби хезмәткә киткәнче никахын теркәгән. Ул хатыны Дарья белән язылышкан.
– Тыныч күңел белән китәм. Анда танышларым күп. Мин дә алар янында булырга тиеш. Ә инде гаиләмне дәүләт ташламас дип уйлыйм. Улым һәм хатыным мине көтеп торачак. Җиңү белән кайтырга өмет тә ярдәм итәр дип уйлыйм, – дигән Рамил.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез