Үткән атнада Зеленский: «Әгәр россиялеләр Украина башкаласында ут сүндерү (блэкаут) белән яный икән, алар белергә тиеш: Россия башкаласында да блэкаут булачак», – дигән сүзләр әйтте. «Российская газета» сайты якшәмбе кичендә Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладковның Украинадан Белгород инфраструктурасына һөҗүм итүләре һәм электр энергиясе бирүдә җитди өзеклекләр булуы турындагы хәбәрен урнаштырды. Хөкүмәт газетасы үзенең соңгы саннарының берсендә төбәкләрдәге бензин кытлыгы хакында да язган иде. «Коммерсантъ» Америка Президентының махсус вәкиле Кит Келлогның: «Трамп Украинага Россия төбәкләренә эчке һөҗүмнәр ясарга рөхсәт итте», – дигән хәбәрен урнаштыра. Һөҗүмнәрдә Tomahawk ракеталары кулланылу ихтималлыгы хакында да сүзләр йөри.
Конфликтның үсүе бик күңелсез, билгеле. Шундый шартларда Россиядә алдагы ел бюджеты проекты расланды. Телеграм-каналларның берсендә: «Россия 7 ел эчендә беренче тапкыр оборона чыгымнарын киметәчәк. 2026 елда 13,5 триллион сум урынына 12,6 триллион сум сарыф ителәчәк», – дигән хәбәр күренде. Чынлап та, бюджет параметрларында шундый сан шәйләнә. Әмма бюджетны акча белән тутыру өчен салымнар сизелерлек үстерелә. Өстәмә кыйммәт салымын (НДС) 22 процентка җиткерәчәкләр, дигән хәбәр дөрес булып чыкты. Бу үзе генә дә товарлар бәясенә 2–6 процент өстәр дип көтәләр. Үзәк банк, салым арттыру инфляциягә китермәячәк, дип раслый раславын, әмма, бердән, җитештерүчеләр һәрвакытта да чыгымнарны сатып алучы кесәсенә салырга тырыша, икенчедән, рәсми белдерүләрнең максаты – тынычландыру, халыкны вәсвәсәләрдән имин итү. Путин 2024 елның 31 июлендә генә, салым системасының төп параметрларын 2030 елга кадәр кагылгысыз итәргә, дигән әмер биргән иде. Безнең хакимиятләр һәрвакыт халыкка «аңлавыгызны сорыйбыз» дип мөрәҗәгать итә һәм вәгъдәләрен кире алырга сәләтле. Песков РБКга: «...сугыш бара. СВО ул – бер нәрсә, ә безнең тирәдә барган хәлләр – бу сугыш... Хәзер сугышның иң киеренке этабы... Без балалар өчен, оныкларыбыз өчен, аларның киләчәге өчен җиңәргә тиешбез», – дип әңгәмә бирде. НДСтан башка кайбер салымнар да үсәчәк. Киләчәк өчен бүген күбрәк түләргә туры килә, аңлаудан башка чара юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез