«Мин – хатын-кыз», – дип тормый, җиң сызганып йорт салуга да алына, машина да йөртә, күңелеңне актарып чыгарырдай шигырьләр дә яза, үзенә килешле киемнәр дә тегеп кия. Бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шәмсия Җиһангирова белән аның тормыш кагыйдәләре, яшәү рәвеше хакында сөйләштек.
– Шәмсия апа, 75 яшьне ничегрәк каршы алдыгыз?
– Фани дөнья гаме артыннан куып, яшемне санап та бармаганмын икән. 75 яшькә җиткәнемә башта сәерсендем, гаҗәпсендем, соңрак исә горурландым! Әлбәттә, кайбер очракларда урынсыз гына яшемне сорап куйсалар, әйтми, яшерә идем. Моның сәбәбе – күз тиюдән курку. Һәм андый хәлләр булгалады да. Мин – мулла оныгы, абыстай кызы. Әнкәем мине балачактан ук күз тиюдән гел өшкереп тора иде.
– Тормышта төрле хатын-кыз бар. Кемдер, яше арта барган саен, салонга йөри, кемдер, киресенчә, үзенә игътибарны киметә. Ә сез башка. Чәчегез һәрвакыт ясалган, киемнәрегез сыныгызга килешле, һәрчак затлы булып йөрисез.
– Читтән караганда кешеләргә шулай күренәм икән, бу – бик куанычлы хәл. Чәчләремә килсәк, мин аларны юам да тарап куям. Һәм ул икенче юганчыга кадәр шулай матур булып тора. Аллаһы Тәгалә, моның вакыты юк дип, миңа шундый чәч биргәндер инде, күрәмсең. Ә керфекләрне, ярар, үзе буяр дип, куе, озын итеп бирмәгән. Инде килешле киенүгә килсәк, студент елларыннан ук кешеләргә зәвыклы булып күренгән киемнәрне үзем тегеп кия идем. Гаилә коргач исә, беркайчан да үземә тиешле илтифатым булмады. Чөнки иң беренче нәүбәттә ике баламны һәм иремне матур киендерү турында кайгырта идем. Мәшәкатьләр, кайгылар да күп булды. Үзем турында уйларга вакыт та юк иде. Без шулай тәрбияләнгәндер инде. Һәм яшем өлкәнәйгән саен, нәселдәнлек турында да күбрәк уйлана башладым. Бу әниемнән килә. Безнең өйдә һәрвакыт тәртип, пөхтәлек булды. Әтисез үссәк тә, тәмле ризыклар, ат ите генә ашап үстек. Бу – аның тырышлыгы, ирләр кебек һәрбер эшне җигелеп тарту нәтиҗәсе. Бөтен сыйфатларым өчен мин әниемә рәхмәтле. Үземне яратырга өйрәтмәсә дә, кешеләрне кайгыртырга, игелек эшләргә өйрәтте. Инде соравыгызның «кайберәүләр, яше арта барган саен, үзенә игътибарны киметә» дигән өлешенә килсәк, мин өйдә дә гәүдәмә килешмәгән халатлар, күлмәкләр киеп йөрмим. Чөнки җитмеш җиде мәшәкать арасында көзгегә дә караштыргалыйм. Ә аннан миңа ягымлы, матур кеше карап торырга тиеш.
Мин – биш ел буе бер ялгызым авыру ир караган, ике исерек күрше белән яшәгән, дача, хәтта өй дә салган, төзеткән кеше. Шулар арасында әле шигырьләр дә язарга тиешмен ләбаса! Бу фани дөньяга Аллаһы Тәгалә хатын-кыз итеп яраткан икән, килешле буй-сын, күркәм йөз, килеш-килбәттән дә мәхрүм итмәгән икән, нигә әле аны бозарга? Хатын-кызларның, хәтта кайбер ир-атларның да үземә көнләшүле карашларын тоймыйм түгел, бик тә тоям. Көнләшсеннәр әйдә. Нишләп әле мин алар алдында матур күренмәскә тиеш?

– Үзегез турында «Мин шигъри җан белән яралган» дигән фикерегезне ишеткәнем бар. Нинди кеше була ул?
– Әле бер шигыремдә: «Шигырь ул – күңелнең Коръәне», – дип тә әйткән идем. Шуннан соң социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләүләр китте. «Коръән ул берәү генә», – дип тә язган берсе. Әлбәттә, алда әйткәнемчә, мулла оныгы, абыстай кызы буларак, Коръәннең бердәнбер икәнен нәни чактан ук аңлаган хәлдә шулай яздым. Инде «шигъри җан белән яралу»га килсәк, мин, чыннан да, шулай яралганмын. Монда бернинди арттыру юк. Җанында шигырь йөрткән кешенең кем икәнен белгән хәлдә, «Шигырь ул – күңелнең Коръәне», – дип язуымны укучыларымның күбесе дөрес мәгънәдә кабул иткәндер, дип ышанам. Җиде күкләрдән күңелеңә иңгән шигырьне коръәни буларак кабул итмисең икән, нигә шигырь язарга һәм «Мин – шагыйрь», – дип күкрәк кагарга? Хәзер бит бөтен кеше шигырь яза, аптыраш. Радиода 32 ел эшләү дәверендә тапшыруларыма төрле кешеләрне чакырырга туры килде. Кайберләр: «Мин, иртән уянып, ун шигырь язмыйча бер чәшкә чәй эчәргә дә утырмыйм», – ди. «Башкалардан көнләшә-көнләшә шигырь язып куям», – диючеләр дә бар. Әмма боларның берсе дә миңа хас түгел.
Мине Аллаһы Тәгалә шушындый зур бурыч һәм бүләк белән дөньяга китергән икән, шул гаҗәеп могҗизаны кешеләргә ирештерергә тиеш дип кенә кулыма кәгазь белән каләм алам.
– Мин сезне туры сүзле, көчле хатын-кыз һәм шул ук вакытта беркатлы, тиз ышанучан дип тә әйтер идем. Беркатлылык комачаулыймы?
– Мин әле беркатлылыкка оялчанлык, иплелек, әдәплелекне дә кушар идем. Яшерен-батырын түгел, бу сыйфатлар яшәргә дә комачаулый. Без кеше хакын кеше хакламый торганрак заманда яшибез түгелме?! Оялчанлык, әдәплелегем аркасында беркайчан югары даирәләргә кереп, үземә нәрсәдер дәгъвалап йөргәнем юк. Ә бит никадәр генә дөньяви мәшәкатьләргә чумган булсам да, проза әсәрләрем, шигырьләрем, төрле темаларга мәкаләләрем дә капчык-капчык. Шулай булгач, китап нәшриятына һәр елны барырга кирәктер бит инде югыйсә? Китабымны чыгарыгыз әле, дип барып сорарга оялам. Һәрхәлдә бу оят эш булмаса да. Монда беркемне дә гаепләп булмый, бу – фәкать минем гаебем. Ләкин үкенмим. Миңа үз иманыма хыянәт итмәү, үзем булып калу ошый. Җил исеп киткән саен үзгәрсәм, йокым да, яшәвем дә тыныч булмаячак. Күңелемә дә миңа бөтенләй хас булмаган ят уйлар, гамәлләр кереп оялаячак. Андый ят уйлар белән читтән караган кешеләргә дә матур түгел, ә ямьсез күренәчәкмен.
– Ә нәни Шәмсия нинди иде?
– Үземне 3 яшемнән хәтерлим. Хатирәләр арасында иң истә калганы шул: мин гел әниемне кызгандым. Ул барып тотынуга, нәни бармакларым белән көрәккә дә, балтага да барып ябыша идем. Гел булышырга тырыштым. Өченче сыйныфтан башлап, аңа ияреп, утын әзерләргә дә бара идем. Ул заманда урманда агач кискән өчен каравылчылар килеп тота, бигрәк тә ялгыз хатыннарга штраф та салалар иде. Шул сәбәпле без урман хисабына кермәгән кычытканлы, сазлы, чокырлы җирләрдән генә утын кисә идек. Күтәрә алмасам да, агачның авыр башына барып тотына идем. Менә шушы әниемне кайгыртудан башланган сыйфатлар үземне түгел, кешеләрне, милләтемне, фани дөньяны кайгыртырга өйрәтте. Бу купшы сүзләр түгел.
– Балачагыгызның күңелдә саклый торган иң рәхәт һәм хәтердә яңартырга теләмәгән мизгелләре бармы?
– Бар инде алар. Әнкәем тегүче булмаса да тегә иде. Мөслимгә безнең авылдан 40 чакрым ара. Күлмәк тектерү өчен кеше шунда барырга тиеш. Транспорт юк. Әнкәемнең текмәгән нәрсәсе калмады: затлы костюмнар да, бабайларга сырган чалбарлар, киң төпле ыштаннар, пальтолар да... Күңелемдә саклый торган иң рәхәт мизгелләрнең берсе – Сабан туена яңа күлмәк кию. Әнинең башкаларга тегәсе күлмәкләре күп булгач, безгә дигәннәре Сабан туе көненә кала. Апа белән икебез ике ягына басабыз. Машинадан башта беребезнең күлмәк итәге, аннары икенчебезнеке чыга, шуннан гәүдә өлеше тегелә. Тегелеп беткән күлмәкләребезне киеп, башта көзге каршына, аннары Сабан туена йөгерәбез. Ә хәтердә яңартырга теләмәгәненә килсәк, әткәем авылның икенче башында башка гаиләдә яшәп ятса да, минем аның кызы икәнлегемне белеп торсалар да, кайбер малайларның «уйнаштан туган» дип кычкырганын ишетү ифрат авыр иде.
Үзе исән вакытта әткәем белән бер генә тапкыр да очрашып, рәхәтләнеп сөйләшү насыйп булмады. Бу хәл күңелемдә гомерлеккә ачы бер сагыш булып уелып калды. Мин бит аны гомерем буе өзелеп яраттым.
– Монда бит әле авыл җирендә шул хәлләргә түзгән әни кеше дә бар...
– Бар шул. Ничек кенә бар әле! Бер гаиләдән китеп, икенче гаилә кору элек тә, хәзер дә бар, табигый хәл. Ә монда икесе дә бер авылда бит. Җанының ничек сыкранганын әни безгә сиздермәде, елаганын да күрсәтмәде. Боларны үзе генә белгәндер. Бер апам авылның икенче башында яши иде. Бервакыт аларга кунакка барган җирдән өйгә кайтырга чыктык. Көзге караңгы төн. Әни белән җитәкләшеп барабыз. Урамның икенче ягыннан әткәй килгәнен күрмәсәм дә, эчке хис белән тоемлап: «Әткәй килә», – дидем. «Килсә», – диде әнкәем, берни булмагандай. Ә учындагы кулымны шундый итеп авырттырып кысты, аның йөрәге ничек кысылганын шунда тойдым.
– Әниегезне күргәнем булмаса да, сез сөйләгәннәрдән мин аны ак әби итеп күз алдына китердем...
– Бу бит чыннан да шулай! Ул 40 елдан артык мәетләрне соңгы юлга озатты. Авылыбызда Коръән аятьләрен аның кебек яттан белүче тагын бар иде микән? Бервакыт: «Син – безнең авылның абыстае бит инде», – дигәнемә, ул кинәт сискәнеп китте. «Һай, кызым, ул сүзне әйтә күрмә, бик зур сүз бит, мин Ходай ризалыгы өчен генә», – диде. Әнкәемне соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Район җитәкчеләре, язучылар. Хакимият башлыгы: «Ул Баекның гына түгел, районыбызның да ак әбисе иде», – диде.
– Балаларыгыз турында да сөйләшик әле. Кызыгыз Гөлназ – музыка белгече, көйләр дә, шигырьләр дә яза. Төркиядә дә бик җаваплы эшләр башкара.
– Ул – чын иҗатчы. Шигырьләргә йөздән артык көе бар. Өч телдә: татарча, русча, төрекчә шигырьләр яза. Ләкин берәр газетада Гөлназ Җиһангирова шигырьләре басылганны күргәнегез бармы? Юк. Ул да минем кебек моңа үзе гаепле. Бөтен сыйфатларны миннән сеңдергән. Төркиядәге милләт өчен башкарган эшләрен дә санап бетергесез. Анталиядә «Татарстан мәдәният җәмгыяте»н оештырып, рәсмиләштереп, көне-төне шул оешманы яшәтү, төрки халыклар оештырган барлык чараларда да татарларны катнаштыру, аларны таныту мәсьәләләре белән янып йөри. Ул әле Анталиянең Милли дәүләт хорында да җырлый, төрекләрне дә татарча җырларга өйрәтә. Саный башласаң, аның моннан тыш та башкарган эшләре бихисап. Нинди генә мәртәбәле эшләр башкарса да, ул – иң беренче нәүбәттә иҗатчы. Мине иң борчыган нәрсә: ул да минем кебек үк, иҗатын вакытында халыкка ирештерү, үзен таныту өчен бүген берни дә эшләми. Әмма күңелемдә «ярый әле кызым үземә охшаган» дигән горурлык хисе дә утыра. Улым да бар бит әле минем. Ул да бик тыйнак, ярдәмчел, эчкерсез. Үзенә: «Улым, тыйнаклык хатын-кызларга ярап тора әле, әмма ир егетләргә бөтенләй килешми икән», – дисәм дә, эчемнән генә шундый улым булганга шатланам. Аның бөтен эшкә дә кулы ятып тора. Алма кебек ике кыз үстерәләр. Гөлназның улын да исәпләсәк, өч оныгым бар.
Минем өчен иң зур бәхет – саф татарча, үзебезчә сөйләшүләре, телебезне камил белүләре, һәр сүзнең мәгънәсен аңлап, телебезне ихластан яратып сөйләшүләре.
– Ә сез көнчелеккә ничек карыйсыз? Ак көнләшү, кара көнләшү була, диләр...
– Мин ак яки кара көнләшү дигәнне бөтенләй аңламыйм. Көнләшү бер генә төрле буладыр. Һәм ул – шулкадәр яман чирдер. Көнләшү хисе белән яшәүчеләр ул хисне ташлый алмый һәм бәхетсезләрдер, дип уйлыйм. Эчендә гел хөсетлек йөрткән кеше, сиңа һәрчак ниндидер этлек, яманлык эшләргә, һәр гамәлеңә аяк чалырга тырыша. Минем күңелемдә ул хис булмаганга шөкер итәм, була калса, яшәү рәвешем дә мондый булмас иде. Җаныма ирексездән кара уйлар керер иде. Көнләшү нинди генә булса да, акмы, карамы, кызылмы – яхшы сыйфат түгел. Һәркөн күземне ачканда: «Ярый әле син миңа ул хисне салмагансың», – дип, Аллаһыма рәхмәтләр укыйм.
– Көчле хатын-кыз булу авырмы?
– «Хатын-кыз ул көчсез була алганы өчен көчле» дигән шигырь юлларым бар. Барлык хатын-кызларга диярлек хас булганча көчсез була алмавым миңа гомерем буе комачаулады. Нишләмәк кирәк, шулай яралганмын инде. Бүген, шушы яшькә җиткәч кенә үзгәреп булмас. Бу сыйфат миңа, әлеге дә баягы әниемнән күчкән. Мин хәзер дә тик тормыйм. Яшәр йортым, мунчам, аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгән бакчам булса да, һаман нәрсәнедер төзим, нәрсәнедер үзгәртәм, камилләштерәм. Кемнедер шаккатырыр өчен түгел, үзем өчен, күңелем өчен. Мин булган җирдә тәртип, чисталык булырга тиеш. Исән чагымда да, үзем киткәч тә: «Кара әле, моның бу җире җимерелеп ята икән, бу җире килеп җитмәгән», – димәсеннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез