1 октябрьдән кайбер социаль түләүләр, шул исәптән балаларга пособиеләр цифрлы сумнарда күчерелә башлаган. Эксперимент түгел инде бу. Шулай да дәүләт программасы киләсе елның 1 сентябреннән генә тулысынча гамәлгә керәчәк әле. Пенсияләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, стипендияләр шул рәвешле түләнергә мөмкин. Белгечләр мәгълүматларына таянып, цифрлы акчаның нәрсә икәнен кыскача гына искә төшереп үтәргә булдык.
Нәрсә ул? Цифрлы сум – Россия банкының цифрлы код белән сакланыла торган акчасы. Кесәдәге, счеттагы акчага цифрлысы да өстәлә. «Акча алыштыру» да, криптовалюта да түгел, бәлки тулы кыйммәтле өченче акча формасы. Әйе, счеттагы акчага охшаш: икесен дә тотып карап яки «кыштырдатып» булмый. Ләкин алар шул бер үк электрон акча түгел. Төп аермасы – саклау урыннары һәм «эш» рәвешләре төрлечә. Счеттагысы – төрле коммерция банкларында, цифрлысы бары тик Үзәк банкта гына саклана. «Цифра»ның төп максаты – коррупциягә, мошенникларга каршы көрәшү һәм түләүләрнең кирәкле максатларга гына китүенә күз-колак булу. Цифрлы акчаның һәр сумы үз коды белән саклана. Шуңа күрә дәүләт акчаның тиененә кадәр кая киткәнен күзәтеп тора алачак. Счеттагы гадәти акчаның исә андый коды юк һәм шуңа күрә сакланылышы да түбәнрәк дәрәҗәдә.
Цифрлы акча Үзәк банк платформасында цифрлы кошелекта саклана. Банк счеты да, карта да түгел бу. Һәр кеше һәм һәр оешма өчен нибары бер «янчык» кына күздә тотыла. Аңа исә цифрлы акча системасында катнаша торган теләсә кайсы банк кушымтасы аша керергә мөмкин. Цифрлы акча янчыгын булдыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язарга да, Күпфункцияле үзәккә барып йөрергә дә кирәкми: барысы да шул банк кушымтасы аша гына эшләнелә.
Өстенлекләре һәм кимчелекләре. Банк «шартлаган» очракта счеттагы акчаның күп дигәндә 1,4 миллион сумын гына алып булса, цифрлысының бер тиене дә югалмый. Телефон юкка чыкса да, цифрлы кошелекка паспорт буенча керергә мөмкин. Тагын бер өстенлеге – мондый акчаны тегендә-монда күчергәндә, беркайчан да процент алынмый. Теләсә кайсы банкоматта комиссиясез-нисез «тере» акчага да әйләндереп була. Шул ук вакытта белгечләр интернет тотмаган урыннарда да СМС яки үткәргечсез элемтә технологиясе (NFC) ярдәмендә товарга яки хезмәт күрсәтүгә яңа төр акча белән түләү мөмкинлеген вәгъдә итә. Кимчелекләренә килгәндә, цифрлы акчаны банкка салып (процентлар җыю өчен) яки мондый акча белән кредит алып булмый.
Мәҗбүри түгел. Россия Пенсия фонды яки банк пенсионерларга 1 октябрьдән «цифра»га күчәләрме, юкмы икәнен белү өчен алдан ук хәбәр җибәреп куярга тиеш иде. Борчыласы юк: күчүдән баш тарткан өчен штраф салмыйлар һәм картаны да япмыйлар. Алга таба да пенсия һәм башка түләүләрне автомат рәвештә «цифра»га күчермәячәкләр.
Кыскасы, белгечләр цифрлы «янчык»ның халык өчен бик җайлы буласын вәгъдә итә. Әлбәттә, башта аңа төшенергә һәм күнегергә кирәк. Ләкин акчаның сакланылышы югары дәрәҗәдә булу гына да бик мөһим: бигрәк тә өлкәннәрне күп бәладән коткарып калырга ярдәм итәчәк, дигән сүз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез