Бер йодрыкка туплану, кайда да татарлыгыбызны данлау һәм зурлау. XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында яңгыраган төп фикер әнә шул иде. Өч көнлек эш нәтиҗәсендә Россиянең 60 төбәгеннән, 13 чит илдән килгән 400 татар эшмәкәре бер-берсе белән аралашып, элемтәләр булдырды, яңа идеяләргә юл ачты.
Форумның икенче көнендә делегатлар Менделеевск шәһәренә барды. Алар өчен Алгарышлы үсеш территориясенең мөмкинлекләре һәм шәһәрнең нигезен хасил итүче ширкәтләрнең («Аммоний» акционерлык җәмгыяте, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы) инвестицион потенциалы турында презентация оештырылды. Кичә исә Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Думасы һәм Татарстан парламенты депутатлары, Татарстанның төбәкләрдәге вәкилләре, республикабызның район һәм шәһәр җитәкчеләре, Татарстанның инвестиция агентлыгы, төрле ширкәт җитәкчеләре форумның пленар утырышына җыйналды.
– Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген 2020 елда Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»н гамәлгә ашыру кысасында дәвам иттерә. Быел, Гаилә елында, аерым игътибар Стратегиядә әйтелгәнчә, «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту – Гадәти гаилә кыйммәтләренә иярү»гә юнәлтелде. Стратегиянең «Татар эшмәкәрләренең төбәкара хезмәттәшлегенә ярдәм күрсәтү, эшмәкәрләр арасында хәйриячелекне үстерү» тезисы даими рәвештә гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, без 2024 ел – Шәхесләр елы нәтиҗәсендә татар халкының олуг тарихын, бөек шәхесләрен бөтен дөньяга таныта алдык, – дип ачып җибәрде утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Билгеле булганча, быел башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез су басу кебек табигать бәла-казасында сыналды. Оренбург һәм Омск өлкәләре татар авылларына Татарстан эшмәкәрләре күпкырлы ярдәм күрсәтте. Утырышта аларга кат-кат рәхмәт сүзләре җикерелде.
– Табигать казасы аркасында Оренбург өлкәсендә 37 мең кеше, 14 мең йорт, 70 торак пункт зарар күрде. Бу вакыйгалар бердәмлекнең нинди зур көч икәнен күрсәтте. Бөтендөнья татар конгрессына гуманитар ярдәм күрсәткән өчен, сезгә, Рөстәм Нургалиевич, һәм барлык Татарстан халкына бик зур рәхмәт. Сезнең ярдәм белән халыкка 12 тонна гуманитар йөк, 20 мең литр су таратылды. Төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез дә зур ярдәм күрсәтте, – диде Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов.
Үзбәкстанның Кейтеринг хезмәте күрсәтү предприятиеләре ассоциациясе рәисе Илсур Гайфуллин сүзләренчә, республикада татарлар актив тормыш алып бара.
– Бүген Үзбәкстанда 540 меңгә якын татар яши. Мәдәният үзәкләренең вәкилләре илнең 12 төбәгендә һәм башкалада да тәкъдим ителгән. Без бик актив тормыш алып барабыз, бөтенесен үстерәбез, мәдәни тормышыбыз да бик бай. Бездә Сабантуй – иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Катнаша торган халыкларның саны буенча өченче урында тора, – диде ул.
Илсур Гайфуллин Үзбәкстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлек көчәюне дә билгеләп узды.
– Хәзерге вакытта Татарстан белән Үзбәкстан арасында мөнәсәбәтләр нык үзгәргән, бик күп бизнес-проектлар бар. Без, Үзбәкстан территориясендә яшәүче татарлар, әлбәттә, ике республика эшмәкәрләренең активлыгына бик шат. Безнең башлыклар очрашып, бер-берсенә елмаеп торганда, мөгаен, барлык татарлар елмаядыр, – диде Илсур Гайфуллин.
Шуннан соң ул Үзбәкстанда татарлар турында чыгарылачак фильмның тизерын тәкъдим итте. Ул, XVI гасырдан алып бүгенгә кадәр булган вакыт аралыгын колачлап, татарлар белән үзбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырачак.
Татар эшмәкәрләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләп, рәхмәтен җиткерде.
– Эшмәкәр ул – һөнәрле кеше, үз-үзен туйдыра һәм башкаларга да эш бирә. Татар милләте эшмәкәрләре, без гел сезгә таянып эшлибез. Татарларның бер өлеше генә Татарстанда яши, башка илләрдә, Россия төбәкләрендә татарлар бик күп. Сез хезмәтегез белән милләтнең көчле булуына зур өлеш кертәсез. Һәммәгезгә хезмәтегез, безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт, – диде ул.
Татарстан Рәисе бурычларның уртак булуына басым ясады.
– Ниндидер яңа бурычлар куеп булмый, алар куелган инде – без милләтне, динне, телне сакларга тиеш. Бәхет акчада түгел, ә аның күләмендә. Шуңа күрә бизнесыгыз җайлы барсын, киләчәктә матур итеп эшләргә насыйп булсын, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез