Газетага язылу

Скам әбиләр инкыйлабы

Россиядә соңгы атналарда чып-чын революция бара: мошенниклар тарафыннан алданган әбиләр икенчел торак базарын җимерелү куркынычы астына куйды.

Соңгы көннәрдә тотылган машина сатып алу да куркыныч була башлады. Сатып кына аласың, сатучы үзенең мошенниклар йогынтысы астында сатуын әйтеп, судка мөрәҗәгать итә дә, машинаны кире элекке хуҗасынакайтарып бирергә туры килә. Өлкән кешеләрдән, бигрәк тә әбиләрдән күчемсез милек яисә башка кыйммәтле әйбер сатып алу хәвефлегә әверелә, чөнки судлар һәрвакытта да карчыкларны яклый.

Синең хәләл акча биреп сатып алуың, сатучының үз акылында булып күренүе, үзен адекват тотуы да булышмый. Хәтта әбинең психикасы нормада булуы турында кулында белешмәсе булу да коткармый, казыйлар бер үк карарны штамплый да тора: фатирны элекке хуҗасына кире кайтарырга, ә сатып алучыга бернинди дә компенсация ясап мәшәкатьләнмәскә.

Бу практиканы гамәлгә кертүдә Россиянең халык артисты, күпсанлы дәүләт бүләкләре һәм орденнар белән бүләкләнгән җырчы һәм актриса Лариса Долинаның өлеше зур булды. Күрер күзгә яшь үк күренсә дә, Долина инде чып-чын әби. Скамерлар тарафыннан ачы рәвештә алданган башка карчыклардан ул абруе һәм популярлыгы белән аерылып тора. Әмма абруе аңа иң беркатлы мокыт дәрәҗәсендә алдануга аз гына да комачауламаган. Ул өч ай буе мошенниклар кармагында булган: 175 миллион сум акчасын алар кесәсенә салган, 138 миллион сумлык фатирын сатып, акчасын каракларга биргән. Гомуми зыян, банк комиссияләрен һәм башка чыгымнарны да кертеп, 317 миллион сумга җиткән. Шулкадәр зур малны җайлы гына итеп караклар файдасына тапшырганда, җырчы ФСБ белән берлектә эш итәм дип ышанган, мошенниклар күрсәтмәсен үтәп, саташуы турында беркемгә дә сөйләмәгән. Серне бик яхшы саклаган.

Әйе, әйе, олы кешенең фикерләве үзгәрә: хәтер начарая, сабый акылы керә башлый, беркатлыга әйләнә. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе мондый зәгыйфьлекне соңгы вакытларда үзендә дә сизә башлады. Тиз кызып китәсең, яисә киресенчә, артык ваемсызга әвереләсең. Шуңа күрә мошенниклар үзләренә корбанны күбрәк өлкән яшьтәгеләр арасыннан эзлиләр дә инде. Социаль инженерия тозагына шулар бик җиңел төшә. Әмма бу, өлкәннәр үз гамәлләре өчен җаваплы түгел, дигәнне аңлатмый әле. Алданасың икән, ачысын үзең татыйсың. Хокук саклаучылар сине алдаучыларны тотып җавапка тартырга тиеш, билгеле. Син шуның өчен гомерең буе дәүләткә салым түләдең, яклау таләп итәргә хакың бар. Лариса Долина, югалган малны кире кайтарып алу өчен, судка мөрәҗәгать иткән. Акчаны кире кайтарып алу – мөшкел эш, анысына өмет гадәттә акланмый. Ә менә фатирны яңадан үзеңнеке итү артык авыр түгел шикелле, чөнки сатып алучы янәшәдә генә, аны эзләп мәшәкатьләнәсе дә юк.

Вакыйганың үсеш сценарие шуннан соң болайрак булгандыр. Алданган карчык гади кеше түгел, аның югарыда элемтәләре дә җитәрлек. Суд практикасында «телефон хокукы» дигән совет заманыннан ук калган нәрсә бар. Югарыдан шалтыратып әйтсәләр, судья эшне кирәкле якка бора ала. Долина эше, бәлки, шул ысул беләнрәк хәл ителгәндер. Суд фатирны алданган җырчыга кире кайтарып бирә, ә сатып алучы бернәрсәсез кала. Рәсми рәвештә аңа акчасы кире кайтарып бирелергә тиеш, әмма каян алып кайтарсыннар? Шулай итеп суд практикасында «прецедент» дигән нәрсә барлыкка килә: казыйлар шуңа охшаган башка эшләрне дә нәкъ шулай ук хәл итә башлый. Фатир алдаган әбигә кала, ә акча түләп, аны сатып алучылар суган суы суыралар.

Күзгә чалынган соңгы сан 3 мең тирәсе иде. Шулкадәр кеше икенчел торак базарында фатир сатып алган һәм фатирсыз да, акчасыз да калган. Монда кемне кызганырга да белмәссең: скам әби өчен еларгамы, аннан милек сатып алучы өчен күз яше түгәргәме? Вазгыятьтә бик зур гаделсезлек, очы очка ялганып бетмәгән урыннар барлыгы сизелә. Хәзер автомобильләр белән дә шул ук кабатлана башлагач, күңелгә шик тә керә: чынлап та, барлык әбиләр дә мескен рәвештә алданганмы, әллә инде артык ачык күзле карчыклар мошенниклыкның яңа схемасын гамәлгә кертеп азапланамы? Машинаны әби исеменә яздыртып, сатканнан соң кире кайтарып алу схемасы ярылып ук ята. Икенчел базардан нидер сатып алу куркынычка әверелә башлады. Бу – икътисад нигезен ярыйсы гына какшата торган нәрсә.

Бу юлларны язучы автор мошенниклар һөҗүменә шулай ук еш дучар була. Мессенджерлардагы аккаунтлар аша кармакка эләктерергә тырышу очраклары да бихисап, электрон почтага хәбәр салу ысулы да кулланыла. Скамерлар синең турында барысын да белә. Яшең, эш урының, җитәкчең кем икәне аларга сер түгел. Бу уңайдан сорау тумый калмый инде: безнең хакта мәгълүматны кемнәр сата? Дәүләт шәхси мәгълүматны саклаудагы үз функциясен үтәми, димәк. Әмма ни генә булмасын, ачык авызга әйләнәсең икән, беренче чиратта моңа син үзең гаепле. Мошенниклардан саклануның юллары турында мабугатта күп языла, әмма кешеләр аларны укымыйлар, димәк. Аннан соң код җибәргәндә, банклар да, дәүләт оешмалары да сине кисәтә, «беркемгә дә әйтмәскә» дигән юлларны укымый калмыйсың. Газета хәбәрчесе әле үткән тәүлекләрдә генә шактый җитди һөҗүмгә дучар булды. Паникага бирелсәң, оттыру озак түгел иде.

Скам әбиләр эше ил күләмендә яңгыраш бирде. Вазгыятьткә «Лариса Долина эффекты» дигән рәсми исем дә бирелде. Дәүләт Думасында «Лариса Долина эффекты»на каршы көрәшү өчен чараларны канунга әйләндереп яталар. Таныштым ул чаралар белән. Аларны әйләнеп үтү ысуллары һичшиксез булачак. Кайбер әбиләр мошенникларны уздыра. Яңа хуҗасы фатирга кыйммәтле ремонт ясап бетергәнне көтәләр, шуннан соң гына судка мөрәҗәгать итеп, милекне кире кайтарып алалар, бер үк вакытта үзләрен суд аша банкрот дип игълан итәргә дә онытмыйлар. Әбиләрнең үз өсләренә дә җаваплылылык өстәмәсәң, алар ясаган инкыйлабтан котылу мөмкин булмас төсле. Берничә ай буе мошенниклар йогынтысыннан айный алмыйча уңга-сулга мал өләшкән карчыкның кисәк кенә юридик нечкәлекләрне яхшы белгән кешегә әйләнүе шикләндерә бит.

                                    

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре