Иран тирәсендә барган киеренкелек Украина–Россия конфликтына бәйле вазгыятькә кызыксынуны берникадәр артка чигерде. Европада барган бәрелеш үзенең халыкара әһәмиятен югалтмады. Аны туктату өчен объектив алшартлар күптән өлгерде инде һәм яклар икесе дә килешү яклы. Аерым мәсьәләләрдәге каршылыклар, бер якның да кайбер икенчел әһәмияткә ия булган мәсьәләләрдә компромисска барырга теләмәве килешүне суза. Хәзерге вазгыять шундый: якын арада я килешү була, я конфликт яңа югарылыкка күтәрелә. Соңгысы һәркем өчен зур авырлыклар вәгъдә итә. Конфликтның чикләре киңәю, башка дәүләтләр кушылу куркынычы да юк түгел.
Моннан ун көн тирәсе элек Украина Президенты офисы җитәкчесе Кирилл Буданов (террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән) Bloomberg агентлыгына: «...Тыныч килешү озак вакыт алырга тиеш түгел», – дип белдерде. Ә конфликтның озакка сузылуының төп сәбәбе Киевнең Көнбатыш акчасына сугышуында. Көнбатышта исә конфликтның 2030 елга кадәр баруын телиләр. Бу хакта ачыктан-ачык рәсми белдерүләр ясала. Шулай да Буданов элек якларның «максималист позиция»дә булуларын, хәзер акрынлап компромисска якынлашуларын әйтә. Бу – сөендерә торган факт.
Тагын бер өметле мәгълүмат бар. Киев Әнкарага ике як лидерларының Әрдоган һәм Трамп катнашында югары дәрәҗәдәге очрашуын оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Анталиядәге дипломатик форумда Украинаның чит илләр эшләре министры Сибига игълан итте. Ул Украинаның сөйләшүгә әзер булуын һәм конкрет тәкъдимнәре барлыгын, Төркиянең дөньядагы иң көчле армияләрнең берсенә ия буларак тыныч процессны тизләтергә мөмкинлеккә ия икәнлеген әйтте.
Февраль аеннан башлап Россия–Украина контактлары туктатылган иде. Бу Вашингтонның Иран сугышы белән мавыгуы нәтиҗәсендә шулай килеп чыкты.
Халыкара дипломатик форумда Россия чит илләр эшләре министры Сергей Лавров та катнашты. «Анадолу» агентлыгы аңа бу хакта сорау белән мөрәҗәгать иткән. Лавров аның соравына: «Без Истанбулдагы сөйләшүләрне яңарту мөмкинлегенә уңай карыйбыз», – дигән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез