Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты оештырылуга – 25 ел. Әлеге вакыт эчендә аның эшчәнлеге нинди юнәлешләр алган, нинди үзгәрешләр булган, халыкка нинди файдасы тигән, кирәк булганда, ничек элемтәгә чыгарга? Күп санлы сорауларга җавапны республикада Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән эзләдек.
– Cәрия Харисовна, вакыт дигән төшенчә теләсә кайсы эшчәнлекнең юнәлешләренә саллы үзгәрешләр кертергә сәләтле. Аларның кайберләре аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, соңгы елларда махсус хәрби операция сезнең бурычларны тагын да киңәйтте. Нинди проблемаларны хәл итәргә туры килә?
– Махсус хәрби операция башланганнан бирле без илебез сагында торган егетләребез өчен зур җаваплылык тоеп эшлибез. Хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатенә, хокукларына кагылышлы бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Һәр мөрәҗәгатьне тиз арада карап, хәрбиләрнең үзләре, туганнары белән элемтәгә керәбез. Кайчагында башка төбәкләр белән дә эшләргә туры килә. Мәсәлән, күптән түгел республикабызда яшәүче бер ана Донецкидагы 1 нче үзәк хастаханәнең реанимация бүлегендә авыр хәлдә ятучы улының хәлен беләсе килеп элемтәгә чыкты. Без шундук ДНРдагы коллегаларыбызга шалтыраттык. Әлеге ананың улына тиешле ярдәм күрсәтелүен, бүген инде стационар дәвалану алуын ачыкладык.
– Сез Татарстан егетләре хезмәт иткән хәрби частьларда да еш буласыз. Гомумән, армия хезмәтенә чакырылучылар белән эш ничек оештырылган?
– Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең егетләребез хезмәт итә торган теләсә кайсы частька барырга мөмкинлегебез бар. Анда хезмәт шартлары белән танышабыз, якташларыбыз белән күзгә-күз карап сөйләшеп утырабыз, туган җирләреннән сәламнәрне җиткерәбез. Быел Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге хәрби частька, Самара өлкәсендәге ике хәрби частька һәм Рощинский бистәсендәге хәрби госпитальгә бардым. Ә институт аппараты хезмәткәрләре, җәмәгать ярдәмчеләре Ленинград, Калининград өлкәләрендәге, Хабаровск, Байкал аръягы крайларындагы, Еврей автоном өлкәсендәге, шулай ук Кырым Республикасындагы 11 хәрби частьта булдылар. Чәкчәк кебек туган җиребезнең символлары булган тәм-томнар белән сыйлау матур гына традициягә әверелде. Үз хокуклары турында белсеннәр дип, дәресләр үткәрәбез. Нәрсә дисәң дә, армия хезмәте – күпләр өчен беренче тапкыр мөстәкыйль тормышка аяк басу бит. Андый-мондый хәлләр килеп чыкса, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә – егетләр барысын да белеп торырга тиеш. Шул максаттан ел саен «Призывник белешмәсе» дә чыгарабыз. Анда кирәкле юридик мәгълүмат, оешмабызның контактлары да бар. Бу китапчыкларны хәрби частьларга барганда гына түгел, армиягә китәр алдыннан да тапшырабыз.
– Чирек гасыр чагыштыру өчен аз вакыт түгел. Эшли башлаган көннәрдә халык сезгә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә иде?
– Беренче көннәрдән үк безгә төрле характердагы үтенечләр керде. 25 ел буена аларның гомуми саны 80 меңнән артып киткән. Һәрберсе буенча тикшерү үткәрелгән, язмача аңлатмалар бирелгән һәм, әлбәттә инде, проблемаларны хәл итәр өчен чаралар күрелгән. Нигездә халык торак-коммуналь хезмәтләр, социаль мәсьәләләр, пенсия белән тәэмин итү, медицина буенча хезмәт күрсәтү, хезмәт хокуклары бозылу турындагы сорауларны күтәргәннәр. Әйтергә кирәк, бу темалар бүген дә үзгәрешсез кала. Җәмгыятькә кагылышлы үтенечләр арасында юл куркынычсызлыгы, җәмәгать урыннарын тәртиптә тоту, сукбай хайваннар турындагы проблемалар бар.
– Сез мәгълүмат чаралары белән дә тыгыз элемтәдә эшлисез. Шул исәптән «Ватаным Татарстан» редакциясе белән дә. Укучылардан килгән проблемаларны бергәләп хәл иткән чаклар күп булды. Алга таба да шулай булыр дип ышанып калабыз. Шулай да бу еллар эчендә проблемаларны хәл итү буенча юнәлешләр шактый үзгәргәндер дип уйлыйм. Бүгенге көн яңалыклары сезнең эшчәнлеккә нинди кагыйдәләр кертә?
– Беренче адымнар белән чагыштырганда, эш күләме искиткеч артты. Шул ук вакытта «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында»гы 95 номерлы Законда каралган күрсәтмәләр үзгәрешсез кала. Бу – тикшерүләр үткәрү, үтенечләрне тиешле урынга юллау, тәкъдимнәр җибәрү, нәтиҗәләр ясау, тикшерү өчен компетентлы органнар белән элемтәгә керү. Соңгы елларда мәгълүмат кыры шактый үзгәрде. Сорауларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша идентификация һәм аутентификация бердәм каналы, Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы, интернет кабул итү бүлмәсе аша һәм шәхси кабул итү сәгатьләрендә бирергә мөмкин. «ГЛОНАСС+112 системасы буенча кергән үтенечләр (112 номерына телефоннан шалтыратулар) аерым бер юнәлеш булып тора. Шул ук вакытта, сез дөрес әйтәсез, заманча яңалыклар яңа кагыйдәләр нигезендә эшләүне таләп итә. 2025 елның 30 мартыннан «Гражданнар үтенечләрен карау турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы Закон кабул ителде. Аның нигезендә дәүләт органнары үтенечләрне электрон почта аша кабул итми. Бу – үзара аралашу форматы акрынлап рәсми санлы платформаларга күчә дигән сүз.
– Теләсә нинди проблеманы хәл итү төрле органнарга, ведомстволарга, оешмаларга, уку йортларына мөрәҗәгать итүдән башлана. Алар белән элемтәләр ничек оештырылган?
– Безнең өчен иң мөһиме – вазгыятьне төрле яклап өйрәнү һәм тиешле чаралар кабул итү. Бигрәк тә мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирәбез. Мөрәҗәгатьләрне тикшерә башлаганда, законнарны тагын бер кат карап чыгабыз, төрле органнардан кергән мәгълүматка анализ ясыйбыз. Балаларның белем алуга хокукларын бозу турында хәбәр килсә, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре, Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре, шулай ук җирле мәгариф идарәсе органнары белгечләре белән мәсьәләне урында хәл итәбез. Шулай ук төрле темаларга телефон аша «кайнар линия»ләр үткәрәбез. Анда халык төрле министрлыкларга һәм ведомстволарга сорауларын бирә ала. 2025 елда гына да мәгариф өлкәсенә караган «кайнар линия»дә шундый 60 мөрәҗәгать кабул ителде.
– Төп бурычыгыз – хокукларны торгызу. Ә бит күп вакытта, теге яки бу мәсьәләне юридик яктан хәл иткәннән соң, ярдәм кулы да сузарга туры килә...
– Халыктан кергән һәр үтенеч бик мөһим, чөнки һәрберсендә – кеше язмышы. Берсен дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Күптән түгел «ГЛОНАСС+112» системасы аша яшәү урыны булмаган бер ир-ат мөрәҗәгать итте. Документларын югалту сәбәпле, пенсиясен ала алмый. Ярдәм итүебезне сорый. Үзе «Милосердие» социаль яраклашу үзәгендә исәптә тора икән. Безгә мөрәҗәгать иткәндә, ул «Приют человека» дип аталган социаль тернәкләндерү үзәгендә иде. Аны башта «Милосердие»гә кире кайтарттык, анда белгечләр документларын яңартырга булыштылар. Әлбәттә, оешма өчен бу катлаулы эш түгел, әмма мондый хәлдәге конкрет кеше аны башкарып чыга алмый. Менә шундый вакытларда юридик ярдәм генә җитми, күп вакыт мохтаҗ кешенең янәшәсендә булу кирәк.
– Яшерен-батырын түгел, күпләр нәкъ менә үз хокукларын белмәү аркасында авыр хәлләргә юлыга. Бу юнәлеш буенча ниләр эшләнә?
– Хокукый белем бирү – төп бурычларыбызның берсе. Бу җәһәттән төрле проектларыбыз гамәлдә. Алар арасында төзәтү учреждениеләрендә утыручылар өчен хокукый ярдәм көннәре, «Россия пенсионерлары берлеге» оешмасы белән хокукый белем мәктәпләрендә, шулай ук инвалид балалар үстерүче ата-аналар һәм армиягә чакырылучылар белән дә дәресләр үткәрелә.
2024 елдан яңа проектлар эшләнде. Хокукый ярдәм көннәре Татарстанда белем алучы чит ил студентлары өчен оештырылды. Шулай ук төзәтү учреждениеләрендә утыручылар өчен лекцияләр циклы эшләнде. Алар учреждениедәге кабель телевидениесе аша трансляцияләнә. Декада уңаеннан инвалидларның хокукын саклауга багышланган лекцияләр циклын башлап җибәрдек. Анда төрле министрлык, ведомство вәкилләреннән кирәкле һәм файдалы мәгълүмат ала алалар. Без халык белән эшләү буенча форматларны гел яңартып торабыз. Мәсәлән, киләсе елдан «Толерантлык мәктәбе» ачарга ниятлибез. Бу программа балаларда мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләренә карата ихтирам күрсәтүгә һәм аңлауга корылган тренинглар үткәреләчәк.
– Авыр хәлдә калган кешегә ярдәм кулы суза алу – күңелгә рәхәтлек бирә торган игелекле эш. Соңгы вакытларда иң истә калганын исегезгә төшерегез әле.
– Аеруча, сезгә соңгы өмет белән килдем, дигән кешеләр истә кала. Димәк, ул инде ничәмә-ничә баскычлар үткән, үзенә башка беркем дә, хәтта без дә ярдәм итә алмас дип уйлый. Андый вакытларда булдыра алганның барысын да эшлисе, хәлне яхшыртасы килә. Шундыйлардан бер очрак бигрәк тә хәтеремдә калган. Шәхси кабул итү вакытында Алабуга интернат-йортында тәрбияләнүче бер яшь кенә егет килде. Ул – әти-әнисез калган ятим бала. Үзенә закон буенча тиешле фатирны ала алмый тилмереп йөри икән. Тикшерә башлагач, исем-фамилиясенең кирәкле реестрда юк икәнлеген ачыкладык. Ул моның өчен гариза язарга кирәклеген белмәгән, беркем әйтмәгән дә. Әлеге проблеманы Мәгариф министрлыгы белән бергә хәл итәргә алындык. Контрольдә тоттык. Ел ахырында егетебез фатирлы булды. Әмма анда мебель дә, техника да юк иде. «Ният» хәйрия фондына мөрәҗәгать иттек. Бергәләшеп тырыша торгач, фатирда техникасы белән кухня гарнитуры, башка мебельләр дә пәйда булды. Иң мөһиме, барыбызның да күңелләренә тынычлык, җылылык иңде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез