Тәһран үткән тәүлекләрдә Катарның Рәәс Ләфандагы газ объектын утка тотты. Нәтиҗәдә сыекландырылган газ базарының 20 процентын тоткан Qatar Energy җитештерүне туктатты. Согуд Гарәбстанындагы зур нефть эшкәртү заводы Рәәс Тәнура да һөҗүмгә дучар булды. Бу объектка һөҗүм турында бездә кызыклы мәгълүмат бар. Ләкин без аны күләмле башка язмада файдаланырга ниятлибез.
Якын Көнчыгыштагы моңарчы күрелмәгән масштабтагы сугыш үзенең географиясен һәм куәтен арттыра. Трамп һәм аның яраннары Вашингтоннан торып: «Без әле чынлап башламадык. Сугыш максатларга ирешкәнче күпме кирәк – шуның кадәр барачак», – дип нәгърәләр ора. «Сугышны без башламадык», – дигән кулланышта сыналган гыйбарә дә рәсми Америкадан яңгырый. Сишәмбе иртәсендә Иран һөҗүме нәтиҗәсендә Әр-Риядтагы Америка илчелеген дә ялкын чолгап алды. Үтерелгән америкалы солдатлар саны 6 га җитте. Тәһран күпкә зур сан атый, билгеле. Американың яшерен хәрби операцияләр турында язучы тикшерүче-журналисты, күпсанлы документаль фильмнар авторы Джереми Скейхилл да: «Кувейттагы логистик базада америкалы хәрбиләр арасындагы югалтулар статистикасы рәсми игълан ителгән саннардан югарырак», – дип яза. Фарсылар әле Дубайдагы 160 АКШ хәрбиенә пилотсыз очкычлар белән һөҗүм ясауларын да әйтәләр. Югалтулар күп дип раслыйлар. Сугыш башланганга 48 сәгать үткәндә Иран 15 илдәге хәрби объектларга я турыдан-туры, я читләтеп һөҗүм итте. Израиль һәм АКШтан тыш исемлектә Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Әмирлекләр, Катар, Кувейт кебек гарәп илләре белән беррәттән Франция, Италия, Бөекбританиянең төбәктәге хәрби базалары бар.
Конфликт спирале икътисад проблемаларын тудыра инде. 100–200 долларлык нефть бәясе көтелсә дә, баррель бик әллә ни сикермәде ләкин. Brent – 70, WTI 65 доллар гына тора. Алтын яңа рекорд куя. Бәясе 5400 долларга җитте. «Российская газета» азык-төлек котировкаларының өскә күтәрелүе турында хәбәр итә. Товарларны ташу кыйммәтләнә, иминиятләштерү чыгымнары бик нык арта, маршрутлар озыная… Ашлык һәм башка төр азык-төлек бәясендә бу чыгымнар зур урын алып тора. 2025 елда Россия Якын Көнчыгышка 4,3 миллиард долларлык азык-төлек саткан.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез