Газетага язылу

Сугыш ветераны кызы: «Әти белән бергә картаябыз»

Минзәлә районының Аю авылында яшәүче Хәсән бабай Гатауллин 3 гыйнварда 100 яшен тутырды. Үз аягында йөри, күзләре күрә, колагы ишетә. Балаларының кадер-хөрмәтендә бәхетле әти булып гомер итә ул. Ә бит язмыш аны тууга ук сыный башлый. Сынаулар чыныктыра аны, ә язмыш күп туганнар белән зурлый.

Сугыш ветераны кызы:  «Әти белән бергә картаябыз»

– Әтиебезнең язмышы китап итеп язарлык. Тугач та, әнисе авырып китә. Әтисе олы яшьтә була. Туганнар киңәшләшә дә малайны авылда баласыз яшәгән гаиләгә бирәләр. Мөслим районының Исәнсеф авылыныкы булса да, Минзәләнең Куян авылында яши ул. Шулай итеп әти бөтенләй чит җирдә үсә. Әле әнисенең кабат тагын бер баласы туа. Аны да чит гаиләгә бирәләр. Ул чакта әле әти дөньяда туганнарга иң бай кеше буласын белми дә, – дип сөйли кызы Рәсимә.

Хәсән абый кечкенәдән укырга ярата. 16 яшендә Минзәлә педагогика училищесын тәмамлагач, аны Урыс авылына укытырга җибәрәләр. Ул вакытларны Хәсән бабай әле дә елмаеп искә ала икән. Үзеннән берничә яшькә кечерәк егет-кызларга белем бирә.

– Әтиебез заманасы өчен бик белемле кеше була. Күрше Актаныш районының Пучы авылындагы хәрби комиссариатта да эшли әле ул. Документ тутырып утыра. 1943 елда сугышка китә. Диңгезче булып хезмәт итә. Элемтә эшен дә йөклиләр аңа, – дип искә ала әтисенең үткәнен Рәсимә апа.

 Сугыштан соңгы елларда Хәсән Гатауллин башта Минзәләнең Куян, аннары Аю авылларында эшли. 1970 елда мәктәп директоры булып билгеләнә.

– Әти белән әниебез Гөлҗәннәт – 4 балага гомер биргән кешеләр. Бик матур яши алар. Бер-берсен хөрмәт итеп торалар. Әти белән әни – бала хәсрәтен дә кичергән кешеләр. Сеңлебез яман чирдән китеп барды. Матур гына гаилә корып яшәгәндә, ире белән аерылышты алар. Араларына хыянәт керде. Сеңлем башка кияүгә чыкмады. Бер уллары бар иде. Кызганыч, 17 яшендә аны да, әтисен дә атып киттеләр. Шул хәсрәтләр сеңлемне екты да инде. Аны үзем карап соңгы юлга озата алдым. Соңгы айларында бик кыен булды. Үләсен белеп ятты, – ди Рәсимә апа. – Шуннан соң әниебез инсульт кичерде. Аңа 91 яшь иде. Әниебезнең вафатына 6 ел инде. Ул да озак яшәде. Әни үлгәннән соң әти урын өстендә калды. Тормас бу, диделәр. Шөкер, яхшы тәрбия, вакытында даруларын биреп тору, тиешенчә ашату үзенекен итте. Бүген әти аягында йөреп тора.

Алар бүген өчәү – Хәсән бабай, 69 яшьлек кызы, 70 яшьлек улы бергә яшиләр. Әле 74 яшьлек улы да исән-сау. Әтиләре янына төп йортка кайткан балалары, без – бер-беребезгә иптәш, диләр.

– Чаллыда фатирларыбыз да бар. Әмма әти үз өен ярата. Бездә генә тор дип тә әйтеп карыйбыз, алып киткән дә булды. Тик риза түгел. Олыгайгач, үз авылың кирәк икән ул, – ди Рәсимә апа. – Үзебез дә яшьләр түгел инде. Әтидән үрнәк алып, бирешмәскә тырышып яшәгән чаклар күп була. Хәзер әти бездән җылы сүз һәм ярату гына көтеп яши. Кечкенә балага әйләнде дә куйды. Әле шөкер, хәтере шәп. Бөтен нәрсәне белә. Туган көне белән котларга килгән кешеләрне дә таныды. Әти-әнисенең исемнәрен дә әйтеп куя. Мин дә әтигә бөтен тормышны аңлатып барам. Иренмим, дөнья хәлләрен дә сөйлим. Гел янында торырга тырышам. Медицина юлын сайлап та дөрес эшләгәнмен, дим хәзер. Әтине тәрбияләгәндә анысы бик кирәк булды. Мин әтигә бик ияләштем инде. Соңгы биш елны бергә яшибез. Ул – минсез, мин ансыз тора алмыйм. Бик пөхтә кеше, чисталык ярата. Йокысыннан торуга, урынын ялт итеп җыештырып куя. Теләсә нәрсә ашамый. Вакытында йоклый. Бер нәрсәгә дә зарланмый үзе. Авыртам да дими. Ә менә кайчагында бигрәкләр озак яшәдем дип тә куя. Әле яшәсен генә! Безгә бик кирәк һәм кадерле ул.

 Хәсән бабайның туганнары күп дигән идек бит әле. Бертуганы берәү генә булса да, әтисенең беренче никахтагы балаларына кадәр якын итеп тора икән. Аны үстергән гаиләдәге туганнары да якын күрә, ди Рәсимә апа.

– Әтине бүген 20 ләп кеше туган итеп тора. Хәлен беләләр, килеп йөриләр. Шуңа бик сөенә инде ул. Безгә дә рәхәт. Язмыш шулай итә икән ул. Кайчакта үзеңнекеләр хәл белми, ә безнең очракта бер белмәгән кешеләр дә газиз кешеләргә әйләнде, – ди кызы.

Хәсән бабайны 100 яше белән бөтен авыл котлаган. Рәсимә апа әтисенең яшен тагын да зуррак дип уйлый. 1925 елда ук туган дип исәпли ул аны. Документта гына гыйнвар аена күчереп, бер елга яшәртеп куйганнар, ди.

– Озын гомерле булуның сере гади икән аның: тормышны яратырга, кешеләрдән бары тик яхшылык эзләргә кирәк. Әти кебек. Бер зарланмый, күңеле көр, бөтен кешегә ишеге ачык. Күңеле дә ачык аның. Яхшы хисләр кешене картайтмый, яшәртә генә икән, – ди Рәсимә апа.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре