Көнбатыш Россия нефтен экспортлауга аяк чалу өчен барысын да эшли. Трамп үткән тәүлектә генә: «Һиндстан Россия нефтен сатып алмаска килеште», – дип әйтеп ташлады. Трампка ышансак, Һиндстан Премьеры Моди Америка һәм Венесуэла нефтен сатып алырга сүз биргән. Моның өчен Трамп һинд товарларына пошлиналарны 25 проценттан 18 гә кадәр төшерәчәк. Моди бу хакта беләдерме, Ак йорт хуҗасы үз башындагы фантазияләрне генә уртаклашадырмы – безгә мәгълүм түгел.
Углеводородларга бәяләр төшү котылгысыз, ул дөньякүләм кризисның түбәнәюенә бәйле. Соңгы көннәрдә Иран тирәсендәге кризис берникадәр йомшарды. Ике дошман – Тәһран һәм Вашингтон сөйләшүләр өстәле янына утырырга җыена. Ул сөйләшүнең ничек төгәлләнәсен әйтеп булмый, үткән җәйдә шулай сөйләшү була дип торганда гына 12 көнлек сугыш башланган иде. Кара алтын бәясенә һәм хәтта аның экспортына да Мәскәү әллә ни йогынты ясый алмый. Ә менә сумны очсызландырып, җир маеның сумнардагы бәясен күтәрергә булыр иде. Башка елларда кризис быргы кычкырта башлауга, федераль җитәкчелек сумны егып, авырлыкны халык җилкәсенә күчерә иде. Хәзер алай эшләми. Әйтик, долларны 120 сумга кадәр кыйммәтләндерсәң, баррельнең сумнардагы бәясе шунда ук 50 проценттан да артыккарак сикерәчәк. Бюджетка нефть сумнары явачак.
Сумның доллар белән көрәштә егылуын барлык экспортерлар да коры елда яңгыр көткән авыл кешесе кебек көтә. Әмма хыял тормышка ашмый. Югыйсә валюта курсын базар билгеләми, Үзәк банк язып куя. Үзәк банктагыларның үз хисабы, күрәсең. «Российская газета» «Когда рубль вернется с фронта...» дигән материал биргән. Бер көтү икътисадчылар, ел ахырына кадәр сум 30 процентка йомшарыр, дип хыяллана. Әмма сум андый хыялларны әллә ничә екты инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез