Сүз иреге – чир ул: ни өчен Европа цензура кертергә чакыра?

Евросоюз җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен Көнбатыш демократиясенең төп постулаты булган «сүз иреге»нә кискен каршы чыкты. «Сүз иреге ул – вирус! Ә цензура – вакцина!» – диде һәм җәмгыятьне «вакциналаштырырга» чакырды. Аксөяк ханымның сүзләрендә рациональ орлык бар. Аның фикеренчә, ялган мәгълүматны кире кагуга караганда, аны аудиториягә барып җиткәнче үк тыю әһәмиятлерәк. Кыскасы, Көнбатышның рәсми лидерларының берсе ачыктан-ачык цензура кертергә чакыра. 

Дөресен генә әйткәндә, безгә гаделлек үрнәге дип тәкъдим ителгән Европа һәм Америкада цензураның беткәне дә юк, соңгы елларда ул аеруча көчәйде. Аларның барлык социаль челтәрләрендә дә катгый цензура. Хакыйкатькә туры килгән бер генә сүз әйт, шунда ук кимендә бер айга «бикләнәсең». Синең хакыйкатең көнбатышлылар «дөреслеге»нә туры килми чөнки. Трамп дилбегәне кулына алгач та, Илон Маск американнарның ничек итеп «бәйсез матбугат»ны финанслап торганнарын фаш итте бит әле. «Кем акча түли, шул музыкага заказ бирә» кагыйдәсе беркайчан да искерми ул. Рәсми матбугатның ничек итеп фейклар белән тулганын, миләр белән идарә итү өчен «черегән балык методы»н (метод гнилой селедки) куллануын гади халык аңламый, ни әйтсәң, шуңа ышана.

Җәмгыятьнең тулысынча ялган кочагында булуын Көнбатыш аналитиклары бик яхшы белә. Алар үзләре яшәгән мохитне «post-truth society» дип йөртәләр, ягъни постхакыйкать җәмгыяте, тагын да татарчарак әйтсәк, хакыйкать беткән җәмгыять. Хакыйкать бетсә, ни башлана? Ялган, әлбәттә. «Post-truth» сүзе тиктомалдан гына 2016 елда «ел сүзе» буларак билгеләнеп үтмәде. Американың PNAS фәнни журналы 2021 елның декабрендә бу темага махсус аналитик язма урнаштырды. Әмма халыклар гыйльми матбугатны укымый. Рәсми рәвештә ни игълан ителсә, алар шуңа ышана. Шулай да интернет пәйда булу белән, мәгълүмат кырында хакыйкать тавышы да ишетелә башлады. Тыеп бетереп булмый, калка да чыга. Бик уңайсыз вазгыять бу. Сиончыларның Газзәдә алып барган геноциды, мәсәлән, күпме генә яшерергә тырышсалар да, фаш була.

Мөселман илләренә «сүз иреге»н һәм инклюзивлыкны көчләп тагарга тырышкан көнбатышлылар сүз иреге шартларында үзләрен гаҗәп дәрәҗәдә уңайсыз хис итә. Ул гына да түгел, «инклюзивлык» аларның үз җәмгыятьләрен җимерә, коллапска китерә: техноген катастрофалар саны арта, табигый стихияләргә каршы тору сәләте югала. Бу юллар чәршәмбе иртәсендә языла. Бүген таңда телефонын кабызгач ук автор нинди мәгълүматка тап булды дип уйлыйсыз? Fox News (Американың мәгълүмат каналы) төшергән сюжет күзгә бәреп керде. Аэродромга төшеп утырасы пассажир самолеты аздан гына хосусый очкыч белән бәрелешмәде. Тегесе аның төшеп утыру полосасын кисеп үтте. Пассажир самолетының очучылары янә һавага күтәрелеп калмасалар, бәрелешү котылгысыз иде. «Диспетчерлар кайда?» – дип сорарсыз инде. Башта аларның кемнәр булуын тикшерәсе бар әле...

Трамп хакимлекне кулга алганнан соң гына шундый ничә катастрофа булды? Америка түгел, Горбачев СССРы дип белерсең... Трамп инклюзивлыкка каршы тиктомалдан гына көрәш башламады. Эшкә кешене профессионал булуына карап түгел, гафу итегез, «зәңгәр» булуына карап алсаң, шулай була ул. Трамп ЛГБТга каршы дип сез уйламагыз тагын, ул үзен шулай күрсәтә генә. Аның үз командасында да ЛГБТ карашлылар җитәрлек. Финанс министры Скотт Бессент, мәсәлән. Яңа администрациядә андыйлар тагын бар әле. Алары турында Латвия Президенты Эдгарс Ринкевичстан сорагыз. Post-truth җәмгыяте шундый инде ул, рәсми рәвештә бер нәрсә игълан ителә, гамәлдә бөтенләй икенчесе кылына.

Сүз башына әйләнеп кайтыйк. Ни өчен Урсула фон дер Ляйен цензура кертергә чакыра? «Сүз иреге» дигән «кәнфит» үзеңә кагыла башласа, бик ачы нәрсә бит ул. Көнбатышта, аеруча Европада, икътисадый хәл бик авыр һәм, иң аянычы, көннән-көн авырлаша. Мондый вазгыятьтә хакимлекне кулдан ычкындыру ихтималлыгы туры пропорциональ рәвештә көчәя. Германиядәге чираттан тыш соңгы сайлауда аздан гына ультрауңнар (неофашистлар) җиңмәде. Аларның лидеры ачыктан-ачык озакламый яңадан чираттан тыш сайлау кирәк булачагын һәм анысында инде «Германия өчен альтернатива» партиясенең абсолют өстенлеккә ирешәсен игълан итте. Һәм ул хаклы. Вакыйгалар шушы сценарий белән барса, Германиядә генә түгел, башка Европа илләрендә дә неонацистлар дилбегәне үз кулына алачак. АКШтагы шикелле. Гаҗәпләнерсез инде: Америкада хакимлектә фашистлар түгел бит, диярсез. «Америка барыннан да элек» дигән лозунгның ни аңлатканын Россиянең тышкы эшләр министры Лавровтан сорагыз. Ул күптән түгел генә Трамп күтәргән «Америка барыннан да элек» дигән лозунгның Гитлердан алынганын, «Германия барыннан да элек» дигән лозунгның игезәге икәнен әйтте.

Трампның иң якын көрәштәше Илон Маск Трамп инаугурациясе вакытында гитлерчыларның «зиг» ишарәсен ялгыш кына ясады дип уйлыйсызмы? Аннан соң ул ишарәне Трампның иң якын көрәштәшләреннән берсе Стив Бэннон һәм тагын берничә күренекле эшлекле ясады. Зиглаучы Маск сурәтен Германиядә Тесла заводына проекцияләделәр. Җәмәгатьчелек фикере шулай тудырыла ул. Маск Германия неофашистларын үзенең социаль челтәре «Х»та пропагандалады, аларга сайлауда тавыш җыярга булышты.

Ультрауңнар хакимлеккә килсә, Европада ни була? Америкадагы кебек хәлләр башлана: элекке җитәкчелекнең караклар икәне фаш ителә, мигрантларны куу көн тәртибенә килеп баса. Мигрантлардан башка Европа (һәм Америка да) бик тиз кәгәячәк. Трамп беренче көндә үк җиң сызганып мөһаҗирләрне эзәрлекли башлады, әмма көрәш бик акрын бара. Бу юлларның автор «ясалма акыл» белән бергәләп мигрантларсыз Американы модельләштереп карады. Нәтиҗә аяусыз: Америка мигрантлардан башка яши алмаячак. Икътисадый кризис, эш базарының коллапсы көтелә.

Фашистлар һәрвакытта да демократия һәм сүз иреген кулланып хакимлек яулый. Шулай булгач, Евросоюз җитәкчелегенең өзгәләнеп цензура таләп итүе аңлашыла. Тагарактан читләштерелү куркынычы яный бит.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре