– Мин – шушы авыл кызы. Ирем Илдар да Сәрдәнеке. Мәктәпне бетергәч, Арча училищесында укып кайттым. Тик шәһәргә чыгып китәсем килмәде. Авылда калдым да ике ел ашханәдә эшләдем. Күмпедер вакыттан соң фермага сыер савучы кирәк булды. Ашханәдә эшләүче өчебезне дә, үгетли-үгетли, шунда алып барып урнаштырдылар, – дип искә ала Илфира апа.
Баштагы көннәрдә теләмичә, авырсынып кына эшләгән кыз бала тора-бара эшен дә, малларны да ярата башлый. Сыерлар да ияләшә үзенә. Бер группада 25 әр сыерны эһ тә итмичә савып кайткан көннәрен сагынып, ниндидер бер җылылык белән искә алып сөйләде. Сагынырсың да, малкайлар янында 19 ел гомере узган бит.
– Фермада эшләгәндә үк клубка спектакль, концертлар куярга йөри торган идек. Анда эшләүче кызыбыз кияүгә чыккач, ул вакыттагы авыл советы башлыгы Рафил абый мине яңа урынга кодалый башлады. Ә минем бер дә сыерларым яныннан китәсем килмәде. «Илфира, син барыбер шул клубта бит инде. Бер авырлыгы да юк ул эшнең», – дип сөйли, үгетли торгач, «җиңел» генә тоелган эшкә ризалык бирдем. Тик ферманы бер дә ташлыйсым килмәде. Маллар да үз балаларың кебек якын, кадерле була ала икән. Сыерларымнан бик авыр аерылдым, сагынып елый идем. Шулай да бер ел ике арада йөрдем әле мин. Аннан соң да баргаладым, ферма таркала башлагач, кешеләр төрле эшләргә сибелешеп беткәч тә, кичке савымга үзем йөрдем, – ди ул.
«Кайсы эш җиңелрәк тә, кайсы авыррак соң?» – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Берсе авыр, икенчесе җиңелрәк, дип әйтә алмыйм. Ләкин баштагы елларда күңел сөтлебикәләрем янында йөрде. «Их, хуҗалык таркалмаган булса, әле дә фермада эшләр идем», – дигән чакларым күп булды, – дип сөйли ул. – Шундый бер очрак истә калган. Фермада эшләгән ел. Яңа ел каршыладык та, бар халык сәгать 1 гә кабат клубка җыелды. Иртәнгә кадәр бии, бәйрәм итәләр. «Илфира җаным, сыерың бозаулый алмый бит», – дип, каравылчы килеп керде берзаман. Зоотехник та клубта. Ул – хатыны, мин ирем белән фермага барып, сыерны бозаулатып кайттык.
Ә бит өйдә дә эш күп. Абзар тутырып мал-туар асрарга, дүрт сыерны саварга, балалар тәрбияләргә, болар өстенә йорттагы өлкән яшьтәге авыру каенананы да карарга кирәк.
– Ел әйләнәсе сарайдагы малларның уналты баштан ким булганы юк. Баштарак сөтләрне эшкәртеп саттык. Эремчек, каймак ясый идем дә, тау башындагы Коркачык авылына чыгып сата торган идек. Безнең кебек сатучылар артып киткәч, ризыкларыбыз сатылмыйча кайта башлады. Аннан соң сөт эшкәртеп сатуның мәшәкате дә күп бит аның. Гел өйдә торырга, вакытында эшен эшләргә кирәк. Ә зур бәйрәмнәргә әзерләнгәндә өйдә бик торып булмый. Шуңа күрә сөтне җыючыга чыгарып кына бирә башладык, – ди ул.
Инде клубта эшли башлавына да 14 ел булган Илфира апаның. Бу эшен дә бик яратып башкара.
– Иң зур таянычым, дустым – ирем Илдар. Ул миңа гел ярдәм итәргә генә тора. Җырлап-биеп йөрмәсә дә, барлык чараларны бергә үткәрәбез. Мин клубта эшләсәм дә, җырлый да, бии дә белмим. Ләкин безнең икебезнең дә оештыру, кешеләр белән аралашу осталыгы бар. Авылдашларыбызга рәхмәт, сүзне җиргә салып таптаганнары юк, тыңлыйлар, киләләр. Өлкәннәр дә, яшьләр дә бер сүздә. Авылыбыз шундый безнең. Бөтен бәйрәмне бергәләп оештырабыз, – ди клуб мөдире.
Яңа ел алдыннан, зурлап, Кыш бабай каршылау бәйрәмен үткәргәннәр. Моның өчен Илдар абый махсус чанага кадәр ясаган. Башта һәркемнең капка төбендә очрашып, җырлашып-биешеп, шигырьләр сөйләп, матур теләкләр теләшәләр. Аннан соң бар халык, авыл клубына килеп, андагы утларны кабызып бәйрәм итә, ди.
– Моңа кадәр без кышын су буенда Балыкчылар көне уздыра идек. Башта авыл ир-атлары иртәнге 10 нар тирәсендә балык тотарга төшә. Шуннан соң төшке аш вакыты җиткәндә, авылның икенче башыннан Кыш бабайны су буена алып киләбез дә барыбыз бергә җыелышып бәйрәм итәбез. Шунда ук егетләребез чыршы бизи, генератор куеп, аның утларын кабыза торган иде. Быелдан менә шундый бәйрәмне клуб ишегалдында ясадык, – диде Илфира Зарипова. – Безнең авыл клубына күрше-тирә авыл халкы күп йөри. Клуб сәгать кичке 10 да ябылырга тиеш. Эшли башлаган елларда сүз әйтә белмәгәнбезме, бик зур теләк белән эшләгәнбезме, үзләрендә клуб ябылгач, безгә килеп тулалар иде. Иртәнге 2–3 кә кадәр бииләр иде. Шуларны өйгә кайтмыйча көтеп утыра торган идек. Хәзер дә башка авыллардан киләләр, тик элеккечә кебек күпләп һәм озаклап тору юк инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез