Гаиләдәге золым турында еш ишетергә туры килә. Җәберләүләр дә төрле була. Кул күтәрүдән тыш, сүз белән гайрәтләнеп яшәүчеләр дә җитәрлек. Кеше түзә, дәшми. Дәшмәү артында ни ята?
Куркыныч статистика
Быел Россиядә хатын-кызларның өйдәге золымнан коткаруны сорап мөрәҗәгать итү очраклары 52 процентка арткан. Илкүләм «ышаныч телефоны»на гыйнвардан июньгә кадәр 15 839 шалтырату булган, үткән ел исә бу вакыт аралыгында 10 402 мөрәҗәгать кабул ителгән. Тагын 440 тан артык хатын-кыз электрон почта һәм социаль челтәрләр аша хат юллап ярдәм сораган.
Белгечләр мөрәҗәгатьләр санының артуын гына түгел, зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк булган хәлләрнең елдан-ел куркынычрак була баруын да билгеләп үтә. Җәберләүнең иң киң таралган төре көч куллану: аның турында мөрәҗәгать иткән хатын-кызларның 81 проценты сөйләгән. Иң күп мөрәҗәгатьләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Башкортстан, шулай ук Түбән Новгород, Новосибирск, Ростов, Свердловск һәм Самара өлкәләрендә яшәүче хатын-кызлардан килгән. Исемлектә Татарстан юк дип шатланырга ашыкмыйк. Чөнки татарлар «Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә» дип яшәргә күнеккән.
Читлектәге тормыш
Өйдәге золым турында сүз чыкканда, корбан буларак хатын-кызлар гына күз алдына килә. Ләкин соңгы елларда хатыннарының җәберләүләренә түзеп яшәүче ирләр дә арткан. Рәсми мәгълүмат юк, ләкин психиатрлар моның дөреслеген дәлилли.
Сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлдә яшәдем мин, дип искә ала Айрат үзе белән булган хәлләрне.
– Яраткан кызым белән яши башлагач, төрмәгә эләккән кебек булдым. Бар яктан эзәрлекләп, минем һәр адымымны тикшереп торды. 10 минутка соңга калып кайтсам, кара тавыш чыга иде. Телефонымны тикшерде, кая барсам да, геолокация җибәрергә куша. Дусларым белән аралашмас булдым. Әти-әнием белән очрашсак та, талашырга сәбәп табып кына торды. Акча эшләсәм дә, аңа ул хуҗа иде. Китәм, дисәм, тәрәзәдән сикерәм, агу эчәм, дип куркытты. Ул һәрвакыт мине кимсетеп яшәде. Булдыксыз булуыма үзем дә ышана башладым. Ярый әле апам психиатрга алып барып коткарып калды, – ди Айрат.
«Сабыр төбе – сабыр алтын, ди иде әбием. Ләкин сабыр итү мине кешелектән чыгара язды». Алия Рәхимова (исеме үзгәртелде. – Авт.) ире белән яшәгән елларны шулай дип искә ала.
– Ирем белән миңа 25 яшь булганда таныштык. Озак очрашып йөрми генә кавыштык. Чөнки ул миннән күпкә олы иде. Иң элек ул мине эштән китәргә күндерде. Акчаны ир-ат табарга тиеш, ял ит, диде. Ул вакытта минем турыда кайгырта, дип канатланып йөргәнем әле дә исемдә. Һәр адымымны тикшереп торуын вакыт узгач кына аңлап алдым. Акчага килгәндә, ул аны бер көнгә җитәрлек итеп кенә бирде. Һәр тиен өчен җавап тотарга туры килде. Дус кызлар белән аралашырга да рөхсәт булмады. Ул гел, алар бездән көнләшә, дип тукып торгач, үзем дә моңа ышандым. Әнием мине аңламады. Рәхәтлеккә чыдый алмыйсың, дип кенә сүзне туктата иде, – дип сөйли ул. – Өч ел бергә яшәп тә, балабыз булмагач, ирем миңа кул күтәрергә тартынмый башлады. Һәрвакыт кеше күрми торган урыннарга гына суга да минем авыртудан сыгылып төшүемнән ләззәт ала иде. Әле дә аның: «Син бер кемгә кирәк түгел. Акчаң да, эш урының да юк. Син буш куык», – дигән сүзләре колак төбемдә яңгырый. Түзәр әмәл калмагач, ул эштә булган вакытта әйберләремне җыйдым да кризис үзәгенә киттем. Чөнки әнинең мине кабул итмәсен бик яхшы аңлый идем. Биредә миңа эш табарга ярдәм иттеләр. Акча мәсьәләсен хәл иткәч, фатир арендалап яши башладым.
Чаллыдан Гөлия Шәфыйкова (исеме үзгәртелде. – Авт.) исә гомер буе көнләшкән ир белән яшәгән.
– 50 ел гомерем әрәм. Ник түзеп яшәвемне аңлата да алмыйм. Башта аның көнләшүен ярату билгесе дип кабул иттем, миңа хәтта ошый да иде кебек. Еллар узган саен бу авыруга әйләнде. Елан агуы – тешендә, адәмнеке – телендә, диләр бит. Ул мине теле белән камчылый иде. Башкалар янында аннан да яхшы, күңелле кеше юк. Үзебез генә калгач, кан тамырымнан йөреп чыга. Монысы сиңа карады, тегесе елмайды. Чит ирләр белән сөйләшү түгел, аларга күтәрелеп карарга да курка идем, – дип сөйли ул. – Башта балалар хакына түздем. Улымны әтисез үстерәсем килмәде. Кызымның әтисен күралмас дәрәҗәгә җитүен үсмерлек чорына сылтадым. Олыгайган саен барысы да катлаулана гына барды. Кеше үзгәрми икән. Инде шул кадәр гомер бергә яшәгәч, аерылган хатын исеме күтәреп йөрисем килмәде. Авырып урын өстендә ятканда да, теле белән әйтә алмагач, кулымны шул кадәр каты итеп кыса иде, хәтта кара янып чыга иде. Мин үләм, син рәхәттә каласың, дип уйлагандыр инде. Ул үлеп, үзем генә яши башлагач, ник яшь чакта аерылып, үзем теләгәнчә яшәмәгәнмен икән, дип үкенәм. Кол булып яшәп, гомеремне әрәм иткәнмен.
Җаваплылыкка тартыргамы?
Бүген өйдә гайрәтләрен чәчүчеләргә, артык зурга китмәсә, административ җаваплылык кына яный. Мондый хәл елга бер генә мәртәбә булса, 30 мең сум штраф, 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү яки төзәтү эшләре җәзасы бирү каралган. Гаиләдә кул күтәргән өчен җинаять җаваплылыгына тартуны 2017 елда гамәлдән чыгардылар. Вакыт-вакыт депутатлар бу мәсьәләгә әйләнеп кайта. Быел июньдә өйдәге золымга карата җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк дигән тәкъдим кабат калкып чыкты. Бу закон кабул ителгән очракта гаиләдә кул белән уйнаучыларга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Тәкъдимне төрлечә бәяләделәр. Әйтик, мондый закон кабул ителсә, яшьләр гаилә корудан курка башлар, дип шикләнүчеләр дә табылды. Алар сүзләренчә, бүген Россиядә болай да 10 гаиләнең 8 е таркала. Ә закон кабул ителсә, егетләр гаилә коруга сагаеп караячак. Чөнки хисләргә бирелүчән хатын-кызлар иренең кагылып китүен дә кыйнау дип кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә ниндидер карар кабул иткәнче җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисәргә кирәк. Иң кызыгы: әлеге закон проекты турында сөйләшкәндә ике депутат ханым арасында кара тавыш чыкты. Алар хәтта судка барып җитте. Бер-береңне аңлый алмау проблемасы ир белән хатынга гына түгел, бөтен тормышыбызга хас шул.
Белгеч сүзе
Психиатр Ренат Минаҗев фикеренчә, кайбер кешегә мескен булып яшәү ошый да.
– Күпләр чыдап яшәүне сайлый. Моны ничек аңлатыр идегез?
– Корбан белән золымчы арасында гаеплене эзләү дөрес түгел. Аларның берсе дә җаваплылыкны үз өстенә алырга теләми. Корбанга мескен булып яшәү ошый. Аларны наркоманнар белән чагыштырып карарга була. Башкалар, кит, котыл моннан, дисә дә, корбан чыдап яшәүне сайлый. Монда белгеч белән эшләү, корбанның тормышка карашын үзгәртү кирәк. Бар шундый очраклар, бер золымчыдан котылып, икенче гаилә корганда да ул шундый ук кешене сайлый. Бар проблема кешенең баш миендә. Гаиләдәге золымга чыдап яшәүчеләр бик күп. Аның гаиләдәге тәрбиягә генә түгел, гомумән, безнең милләт үзенчәлекләренә бәйләп карарга кирәк.
– Өйдәгеләрне җәберләп торучылар башкалар янында киң күңелле, ачык кешеләр була. Гаиләдә киресенчә. Бу нәрсәгә бәйле?
– Психиатрлар, ачык, позитив кешеләрдән куркырга кирәк, диләр. Бу чыннан да шулай. Чөнки аның чын йөзе яшеренгән була. Ул чыдап йөри дә барлык ачуын якыннарыннан ала. Хәтта үз-үзләренә кул салучылар да – тормышта позитив кешеләр. Пессимистлар мондый адымга бармый.
– Абьюзер дигәч, күпләр ир-атны күз алдына китерә. Хәзер ирләрен җәберләп яшәүче хатын-кызлар да җитәрлек бит.
– Кызганыч, чыннан да, шулай. Корбан ир-атлар саны арта. Әлбәттә, гүзәл затлар иренә кул күтәрми, ул аны психологик яктан, шәхес буларак юкка чыгара. Ир иткән дә – хатын, юк иткән дә – хатын, диләр бит. Бу сүзләр белән 100 процентка килешәм. Хатын-кызның агрессиясе, гомумән, башка, аны күреп алу да авыр. Алар ирләрен курчак урынында тота, аның белән ничек тели, шулай идарә итә. Бу очракларны белгеч буларак аңлату да авыр. Ирләр җаваплы булудан курка. Тормыш белән хатын-кызлар идарә итә башлады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез