Табиб, Беренче каналда “Здоровье” программасын алып баручы Елена Малышева эфирда шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, анальгин кан күзәнәкләрен ясау системасына бик нык зыян салырга мөмкин. “Анальгин асылда канны юкка чыгаруга китерә”, - дип кисәткән ул. Малышева инде узган гасырның 70нче елларында ук бу даруны куллануга чикләүләр кертелә башлавын искә төшергән.
Аспирин да – хәтәр дару, дигән табиб. Мәсәлән, балаларда Рейе синдромына (баш мие һәм бавырга зыян килә) китерү белән яный. Моннан тыш дару, ашказанының лайласыман тышчасына зыян салып, җәрәхәткә һәм ашказанында кан агуга китерергә мөмкин. Малышева югары температураны парацетамол яки ибупрофен эчеп төшерергә киңәш иткән. “Әмма кайбер чирләрдән интегүчеләргә бу дарулар да ярамаска мөмкин, шуңа күрә табиб белән киңәшләшергә кирәк”, – дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез