Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Улан-Уде шәһәренә эшлекле сәфәре барышында шул хакта хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, “Ростех” дәүләт корпорациясе Травматология һәм ортопедиядә инновацияләр үзәгенең (ЦИТО) тәүге пациентлары шундый экзопротезларга ия булган да инде. Аларның махсус хәрби операция ветераннарын протезлауда куллану күздә тотыла. “Бик нык алга киткән заманча технологияләр бу”, – дигән Мурашко.
Министр аңлатып үткәнчә, экзопротез сөяккә урнаштырыла торган имплантка беркетелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез