Газетага язылу

Олимпиада җиңүчеләре әзерләгән Казан укытучыларына 25 мең сум өстәмә түләү каралган

Казанда өстәмә белем бирү укытучылары һәм педагоглары мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен акчалата бүләкләүләр алачак.

Бу максатларга 12,91 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының мэрия сайтында бастырылган карарында әйтелә.

Түләү күләме олимпиаданың дәрәҗәсенә һәм укучының нәтиҗәсенә бәйле булачак. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагогларга һәр укучы өчен 25әр мең сум түләнәчәк.

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, шулай ук татар һәм рус телләре һәм әдәбияты, шәрык телләре буенча республика олимпиадасында призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән очракта 7-11 сыйныф укучылары өчен 15 мең сум күләмендә түләү каралган.

Сигезенче сыйныф укучылары өчен 24 фән, шулай ук Татарстан геологиясе һәм тарихы буенча республика олимпиадаларында призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән педагоглар 5әр мең сум алачак.

Республика олимпиадаларында һәм Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урыннар өчен бүләкләү бары тик бер нәтиҗә өчен генә – әзерлекле укучылар санына карамастан түләнә. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабындагы казанышлар өчен түләүләр һәр җиңүче һәм призер өчен каралган.

Бүләкне Казанның муниципаль мәктәпләре укытучылары һәм муниципаль өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, шулай ук карарда санап үтелгән шәһәрнең башка мәгариф оешмалары хезмәткәрләре ала алачак. Аларның төп эш урыны шушы оешмаларның берсендә булырга тиеш.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре