Газетага язылу

Табиб гриппны салкын тиюдән ничек аерырга мөмкин булуын әйтте

Гриппны салкын тиюдән температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе, баш авырту һәм мускуллар сызлау буенча аерырга мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Приморье краенда «Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең эпидемиология бүлеге мөдире Любовь Семейкина сөйләгән.

«Грипп һәрвакыт кинәт башлана һәм организмга катырак бәрә: температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә, көчле интоксикация, мускуллар һәм буыннар сызлый, баш авырта, тернәкләнү озакка сузыла», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Семейкина сүзләренчә, төгәл диагнозны һәм дәвалау ысулларын табиб кына билгели ала.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре