Табиб канның нилектән куеруын һәм бу очракта нәрсә эшләргә икәнен аңлатты

Организмга су җитмәү, шулай ук эсседә яки хәрәкәтләнгәндә нык тирләү канны куерта. Кайбер очракларда чиргә дә бәйле бу. “Российская газета”, гематолог, югары категорияле терапевт Олег Кузнецов сүзләренә таянып, шул хакта яза.

Гадәттә кан сыек була. Әмма, мәсәлән, җәрәхәтләнгән урында күз ачып йомганчы оеша. Моннан тыш иртән ач карынга кан куерак була.
Кайвакыт шикәр чире, вируслы һәм бактериаль инфекцияләр, аутоиммун авырулар канны куерта. Тромбоз, инфаркт яки инсульт кебек куркыныч чирләр нәкъ менә кан куеру сәбәпле килеп чыга.

Олег Кузнецов иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлаткан. Аның әйтүенчә, кан куелыгы тиешледән югарырак булган пациентлар еш кына кинәт хәлсезлек биләп алуга һәм баш авыртуга зарлана. Кайвакытта моңа баш әйләнү дә өстәлә. Икенче билгесе – бармаклар ою яки чәнчү. Тагын бер билгесе йөрәк кагуга бәйле, дип билгеләп үткән табиб.

Белгеч сүзләренә караганда, канның тиешледән куе булуына шик туганда, үз белдегең белән дәваланмаска, бәлки кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
Гематолог анализ нәтиҗәләре канның тиешледән куе булуын күрсәткән очракта иң элек шикәрдән баш тартырга киңәш иткән. Ул шулай ук карабодай, банан, бәрәңге ризыкларын да чамасын белеп кенә кулланырга кирәклеген әйткән. Шул ук вакытта табиб составында таурин булган ризыкларга, әйтик, диңгез продуктларына өстенлек бирергә тәкъдим иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре