Әмма табиб язып биргән даруларны тәртипләп куллану һәм аның киңәшләрен төгәл үтәү куркынычны шактый ук киметү мөмкинлеге бирә. Шунысы да бар: гипертониядән интегүче өлкән яшьтәгеләр, еш кына, дару эчкәннән соң кан басымы 100-110ннан түбәнгәрәк төшсә, аптырап кала. Берәүләре даруның дозасын киметсә, икенчеләре, бөтенләй дару эчми башларга мөмкин. Профессор әйтүенчә, дару эчүдән туктарга ярамый. Кан басымы еш төшкән очракта, мәсәлән, атнасына кимендә бер тапкыр төшсә, табибка күренергә кирәк. Фәкать белгеч кенә даруның дозасын үзгәртергә яки аны алыштырырга мөмкин.
Күпләрне тагын бер сорау борчый – диета ярдәмендә холестеринны төшереп буламы? Мамедов сүзләренә караганда, майлы ризыкларны чикләү холестеринны күп дигәндә 15 процентка гына төшерергә мөмкин. Ә менә майлы гына түгел, кызган ризыклардан да баш тарту аны 30-40 процентка киметә ала. Холестерины артык зур булганнарга исә статиннар, ягъни холестеринны төшерү өчен билгеләнгән препарат билгеләнә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә аны озак вакытлар буе, гадәттә гомер буе кулланырга кирәк. Дару эчми башлаганнан соң холестерин кире үз хәленә кайтачак.
Профессор өлкән яшьтә йөрәкнең сәламәтлеген кайгырту өчен ничек тукланырга икәнен дә аңлатып үткән. Беренчедән, клетчатка бик мөһим. Ул ашкайнату системасын көйли, эчәкләрне, йөрәкне авырулардан саклый. Чыганаклары – кузаклылар, ярма (солы, бодай ярмасы, тупас тарттырылган оннан икмәк), яшелчә (брокколи, яшел фасоль, кишер, спаржа), җиләк-җимеш (алма, кара җимеш, кура җиләге).
Икенчедән, яшь барган саен сусау хисе кими. Өлкән яшьтәгеләргә сыеклыкны, аеруча чиста суны күбрәк эчәргә кирәк.
Өченчедән, өлкән яшьтәгеләргә аксымлы ризыклардан баш тартырга ярамый. Тик ит (тавык, күркә ите, балык) майлы булмаска, ә сөт ризыклары, киресенчә, нормаль майлылыкта булырга тиеш: бу очракта кальций әйбәтрәк үзләштерелә.
Дүртенчедән, кан тамырларында ялкынсынуны киметү өчен майлы балыктагы омега-3 май кислотасы бик файдалы. Балыкны атнасына ике тапкыр (пешереп ашау әйбәтрәк: болай файдалы матдәләре күбрәк саклана).
Бишенчедән, өлкән яшьтә организмда калориягә ихтыяҗ кими. Шуңа күрә, юанаеп, йөрәк-кан тамырларына артык йөк төшмәсен өчен, аз-азлап, әмма ешрак: көненә 5 тапкыр ашау киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез