"Тагын ача инде архивын, диләр": гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру турында сөйләштеләр

«Матди як та мөһим, әмма рухи кыйммәтләрдән башка гаилә яши алмый». Татарстан Хөкүмәт йортында гаилә кыйммәтләрен, милли йолаларны саклау һәм популярлаштыруга багышланган брифингта Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әнә шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, үз нәселенең тарихын белгән, саклаган гаиләләр нык була. Чарага нәкъ менә шундыйларны чакырганнар да инде.

– Гаилә елында бик күп бәйгеләр уздырдык. Беренчесе – үзебезнең шәҗәрләрне ясау. Анда 7дән 84 яшькә кадәр кешеләр катнашты. Биш номинация буенча җиңүчеләрне билгеләдек. «Гаилә альбомын тапшыр» дигән бәйге әле дә дәвам итә. Видео, аудиоязмаларны октябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. «Тарихта без эзлебез» фестивалендә алты ел эчендә 10 меңнән артык кеше катнашты. Алар яраткан милли ризыкларын, костюмнарын тәкъдим итә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында сөйли. Быел беренче тапкыр «Хезмәт династиясе», «Гаилә традицияләренә ярдәм итү», «Тынычлык гаиләсе» номинацияләрен булдырдык, – диде Гөлнара Габдрахманова.

Гөлнара Габдрахманова яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен «Демография», «Мәгариф», «Культура» кебек илкүләм проектлар тормышка ашырылуын әйтте. «Дәүләт ярдәме дә мөһим, әмма гаиләдә мәхәббәт, аңлашу булмаса, ул юкка чыгачак. Безне беркем дә ир яки хатын булырга өйрәтми. Кечкенә чакта үзебез күреп үскән гаилә моделен тормышка ашырабыз», – диде ул.

Быел «Тарихта без эзлебез» бәйгесендә Гран-при откан Гөлсинә һәм Шәүкәт Гаязовлар өч кызы белән килгән иде.

– Гаиләнең төп күрке – әниебез. Быел аңа 90 яшь тула. Әтиебез мәрхүм инде. Сигез бала үстек. Хатыным белән өч кыз тәрбияләдек. Төп йортның нигезен беркайчан да ташламаска кирәк. Әниебез: «Бөтен ул-кызларым авылдан 3,5 чакрым радиуста урнашкан», – дип сөенә. Өч ел элек гаилә җыены уздыра башладык. Кем алдындадыр мактану түгел, балалар арасында дуслыкны ныгыту өчен кирәк бу, – ди Шәүкәт Гаязов.

Шәүкәт абый шәҗәрәне үзе төзегән, күп вакыты архивта үткән. Гарәпчәне белгәч, кыенлыгы юк, ди. «Ул вакытта архивка компьютердан гына кереп булмый иде. Хәзер өйдән торып та эшли алабыз. Заказлар тиз арада әзер була. Колхозда баш инженер булып эшләгәндә, Казанга кичке якта еш килдем. Бутыйны салып, аякка туфли киеп, архивка кереп китә идем. Бар мәгълүматны диван артына җыеп барам. Туганнар, җыелыша башласак, тагын ача инде архивын, диләр. Минем туганлык җепләрен күрсәтәсе, балаларга, оныкларга өйрәтеп калдырасым килә», – ди ул.

Бәйгедә җиңгән Тәтеш районының Монастырское авылында яшәүче Тимариннар чарага онлайн кушылды.

– Без кечкенә авылда яшибез. Бакчага 3 бала йөри, мәктәпкә 6 укучы укый. Авылда иске йортлар күп. Клубның хәтта сәхнәсе дә юк. Шуңа күрә бәйгегә өйдә әзерләндек. Менә шундый кечкенә авылда яшәп тә җиңдек! Гореф-гадәтләрне саклау безнең өчен бик мөһим. Туганнар җыелышкач, шәҗәрә, фото альбомнарын карыйбыз, – дип сөйләде Тимариннар.

«Хезмәт династиясе» номинациясендә җиңүче Гыйниятуллиннар Казанда яши. «Улларыбызны үз үрнәгебездә тәрбиялибез. Бергә эшлибез, ял итәбез. Зиратларга бергә барабыз. Әниебез дә – янәшәбездә. Аерым торасы килми», –диде гаилә башлыгы.

«Тынычлык гаиләсе» номинациясендә җиңгән Чирмешән районында яшәүче Кәримовлар җыелышканда йөзгә җитә. Алар Кыш озату бәйрәменә кадәр үткәрәләр икән.

– Каенана-каената мине үз кызлары кебек күрде. Каенанам белән 36 ел яшәдек. Шушы гомер эчендә бер тапкыр да ачуланышмадык. Укытучылыкка уку теләгемә дә каршы килмәделәр. Сессиягә киткәндә, каенатам 4 ел сыер савып торды. Татулыкның сере – аңлашып яшәүдә, – ди Наилә ханым.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре