Татарстан Россиядә иң тәмле бал җитештерүчеләр өчлегенә кергән. «Газета. ru» хәбәренә караганда, шушы уңайдан уздырылган сораштыруда 1200 кеше катнашкан. Аларның 4,83 проценты безнең балга өстенлек биргән. Ә менә Башкортстан беренче урынга чыккан. Сораштыруда катнашучыларның 35,72 проценты башкорт балын, иң тәмлесе, дип бәяләгән. Аларның сере нидә? Иң югары дәрәҗәгә ирешер өчен Татарстан умартачыларына нәрсә җитми?
Умартачылардан: «Татарстан балы башкортныкыннан бер дә калышмый», – дигән фикерне еш ишетәбез. Ә менә «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Шәүкәт Хәйруллин фикеренчә, башкорт балының инде менә ничә еллар алдынгылыкны бирмәве бер дә гаҗәп түгел.
– Башкортларның төп өстенлеге – табигатьтә, – ди ул. – Анда урманнар бик күп. Бездә машинада 3–4 сәгать тоташ урман эченнән бару мөмкинлеге юк, ә аларда – бар. Шуңа күрә бездә бал яхшы, тик чиста итеп ала алганда. Ягъни көнбагыш, рапс кушылмаган очракта. Дөресен әйтергә кирәк, без сыйфат буенча аларга көндәш була алмыйбыз. Күләм буенча ярышта сынатмыйбыз, тик бездәге табигать умартачыларга хуш исле, югары сыйфатлы бал җыеп алыр өчен мөмкинлекләр азрак тудыра. Кызганыч, бездә бал җыя торган болын-кырлар азрак. Ә аларда кыргый табигать шартлары зуррак. Алтай краенда да шул ук хәл. Шуңа күрә аларның балы безнекеләргә караганда өстенрәк.
Икенче сәбәп итеп ул хөкүмәтнең умартачыларга булган игътибарын атады.
– Бездә күпчелек халык терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Шуңа күрә умартачыларга дәүләт ягыннан игътибар да азрак, без үз көнебезне үзебез күрергә тиеш. Ә анда умартачылар күп, күпчелек кешенең керем ала торган төп шөгыле булып тора. Башкортстанда меңәр баш оя тотучылар бар. Төрле дәүләт программалары эшли, балларының сыйфатлы булуын фән ягыннан да дәлилләргә омтылалар. Кыскасы, башкорт балын бренд дәрәҗәсенә күтәрүдә аларда тулы бер дәүләт системасы эшли. Без бу мәсьәләдә бик калышабыз, – ди Шәүкәт Хәйруллин.
Сораштыруда иң тәмле сортларны да ачыклаганнар. Респондентлар барыннан да элек юкә балын (20,88 проценты), чәчәк балын (18,63) һәм карабодай балын (11,99) билгеләп үткән. Тау балы – тавышларның 7,68 процентын, кыргый бал 6,18 процентын җыйган.
– Иң яхшысы юкә балы санала. Ул тәме буенча да, исе, техник сыйфатлары буенча да башкалардан өстен булып тора. Гомер-гомергә шулай булган. Чын балны аерган, аның бәһасен белгән кеше, хакына карамыйча, юкә балын сорый. Узган ел 2 мең сум булса, быел 3 меңнән дә артып китте, чөнки юкә чәчәге быел аз булды. Бәясенә карамастан, умартачылар юкә балын бик тиз арада сатып бетерде, – диде ул.
Шәүкәт Хәйруллин аңлатуынча, балның сыйфатын берничә ысул белән тикшереп карыйлар. Беренчесе, тәмләп карау (дегустация) юлы белән. Икенчесе, махсус экспертлар баллы ризыкның тәменә, төсенә игътибар итә. Алар балларның төрләренә карата булган таләпләрне дә тикшерә. Өченче тикшерү ысулы – анализ юлы. Монда балның тәменә караганда, техник сыйфатларына өстенлек бирелә.
– Безнең баллар да тәме һәм сыйфаты буенча төшеп калганнардан түгел. Без ел саен беренче өчлеккә керәбез. Ләкин башкорт һәм Алтай баллары белән әлегә бер дәрәҗәдә була алмыйбыз, – ди Шәүкәт Хәйруллин.
Башкортстан умартачыларының да хәлен белештек. Шаран районының Бурсык авылында яшәүче Исмәгыйлевлар гаиләсенең 30 лап баш оясы бар.
– Безнең әтки данлыклы, бик оста умартачы иде. Заманында умартачылык белән шөгыльләнергә теләгән һәр баласына 2–3 баш оя бирде. Без исә һәркайсыбыз тора-бара умарта ояларын арттырдык. Без – җиде бертуган, бишебез умарта тотты. Хәзер инде, олыгаюыбыз сәбәпле, икебез бу эшен туктатты. Ләкин бал тәмен һәркайсыбыз белә, – диде Фирдәүсинә Исмәгыйлева.
Аның әйтүенчә, кечкенә генә Бурсык авылында унлап гаилә бал кортлары тота. Күрше-тирә авылларда да умартачылар күп, ди ул.
– Бездә халык умарта белән күпләп шөгыльләнә. Дөрес, үзеннән соң дәвамчысы калмаганнар бетерергә мәҗбүр. Безнең умартаны ирем Мөсәгыйть белән улым Айдар карый. Быел бал аз булыр төсле иде, тик әйбәт булды. Без канәгать. Инде сатып та бетердек. Башта төбәкләрдән дә «сезнең бал тәмле» дип килеп алалар. Улым почта аша ерак республикаларга кадәр җибәрә. Бер алган кеше кабаттан безгә килә. Шөкер, рәхәтен күреп, бәрәкәтен тоеп яшибез умартачылыкның, – диде Фирдәүсинә Исмәгыйлева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез