Газетага язылу

Тәртип булган җирдә әҗәт юк

Бурычтан вакытында котылу яхшы. Моның өчен мөмкинлегең булса, әлбәттә. Татарстанда соңгы елларда дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне арендалау буенча бурычларны киметү өчен зур эш башкарылды.

Тәртип булган җирдә әҗәт юк
Фото: шәхси архивтан

Саннар кайбер юнәлешләрдә әҗәтләрнең, чыннан да, берничә тапкыр азаюын күрсәтә. Шул ук вакытта, республиканың кайбер районнарында миллионлаган бурычлар әле дә саклана. Cәбәпләре турында Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин белән сөйләштек.

 

Фәнил Әнвәрович, бүген дәүләти һәм муниципаль мөлкәтне арендалау буенча бурычларга бәйле вазгыять ни хәлдә?

Дәүләт мөлкәтен һәм җирләрен арендалау буенча бурычлар соңгы 5 ел эчендә 20,63 млн сумга яки 6,67 тапкыр кимеде. Шул ук вакытта җир участокларын арендалау буенча бурычлар 7,81 млн сумга (14,37 тапкыр), ә мөлкәт буенча 12,82 млн сумга (5,19 тапкыр) азайды. Соңгы биш елда муниципаль мөлкәтне һәм җир участокларын арендалау буенча да уңай динамика күзәтелә. Җир участоклары арендасы буенча бурычлар – 210 млн сумга, ягъни 44 процентка, мөлкәт арендасы буенча 19,6 млн сумга, ягъни 49 процентка кимеде. Аңа карамастан, быелга муниципаль бюджетларга аренда буенча бурычларның гомуми суммасы шактый зур: 288 млн сум тәшкил итте.

Бурычлар күп очракта безнең министрлык һәм Финанс министрлыгының бердәм эше ярдәмендә кими. Моның өчен «юл карталары» төзелде, анализ ясау өчен эшче төркем оештырылды. Мондый утырышларда аерым районнарда бурычлар үсүнең сәбәпләре җентекләп карала һәм аларны киметү чаралары билгеләнә. Моннан тыш, белгечләрне укытуга да зур әһәмият бирәбез.

 

Кайсы районнарның бурычлары күбрәк, ә кайсыларын үрнәк итеп куеп була?

Быел февральгә Аксубай, Актаныш, Әтнә, Саба, Теләче һәм Чирмешән районнарында аренда түләүләре буенча бурычлар юк. Тугыз районда: Алексеевск, Әлки, Арча, Буа, Кайбыч, Мөслим, Яңа Чишмә, Спас һәм Тәтеш районнарының 100 мең сумга кадәр бурычлары бар. Гомуми бурыч суммасының 80 проценты Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама һәм Тукай районнарына туры килә.

Бурыч күләмнәре турында сөйләгәндә, әлбәттә, Казан белән Кайбыч районын чагыштыру дөрес булмас иде. Аренда килешүләре саны күбрәк һәм аренда түләүләре югарырак булу сәбәпле, Казандагы бурычларның күбрәк булуы аңлашыла да. Шул ук вакытта бурычларның күләмен генә түгел, ә ничек үзгәргәнен бәяләү мөһим. Узган ел бурычларын киметүдә иң зур нәтиҗәләргә Казан шәһәре, Түбән Кама, Лениногорск, Биектау һәм Әгерҗе районнары иреште. Ә менә Тукай, Чистай, Бөгелмә, Нурлат, Питрәч, Әлмәт һәм Чүпрәле районнарында бурычлар арткан.

 

Әҗәтләре булмаганнарның уңыш сере нәрсәдә: районның кечкенә, контрольнең каты булуындамы, әллә җирле бизнесның уңышлы эшләвендәме? Һәм, киресенчә, бурычлары зур булган районнарга нинди проблемалар хас?

Бурычларны киметү буенча эшнең нәтиҗәлелеге, иң беренче чиратта, муниципалитетларда аның ничек оештырылуына бәйле. Дәгъва эшләре үз вакытында алып барылмаган һәм проблемалы килешүләр өзелмәгән очраклар бар, нәтиҗәдә бурычлар җыела бара һәм аларны кайтарып та булмаска мөмкин. Кайчак палаталар суд приставлары хезмәте белән нәтиҗәле эшләми.

Кызганычка, берничә объектив фактор да тискәре йогынты ясый. Әйтик, ябылу яки банкротлыкка чыгу алдында торган оешмаларның бурычлары 66 млн сумны тәшкил итә. Чынлыкта бу – исәптән чыгарылырга тиешле, кайтарып булмый торган бурычлар. Республиканың 32 районында аренда мөнәсәбәтләре белән идарә итү процессы бүген тулысынча автоматлаштырылмаган. Күп кенә палаталарда кадрлар кытлыгы бар.

 

Проблемалары булса да, җитәкчеләре бурычлар белән эзлекле һәм җитди эш алып барган җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) уңай нәтиҗәләргә ирешә. Алар аренда килешүләре реестрын төгәл һәм дөрес итеп алып бара, бурычлары булган арендаторлар белән тиешле дәрәҗәдә дәгъва эшен оештыра, проблемалы арендаторлар белән килешүләрне вакытында өзә, бурычлары булган арендаторларны чакырып, ведомствоара комиссия утырышларын үткәрә, банкротлыкка чыгу буенча эш алып барган оешмаларның бурычлары булганда, аларны вакытында кредиторлар таләпләренә кертә, бурычларны кайтару турындагы суд карарларын үтәү буенча суд приставлары федераль хезмәте белән бергә эшли, кайтарып булмый торган бурычларны исәптән чыгара.

 

Ни өчен арендага алучылар түләүдән туктый? Бу кайбер предприятиеләрнең икътисадый кыенлык кичерүе нәтиҗәсеме, әллә аңлы рәвештә түләмәүчеләр дә бармы?

Беренче чиратта, билгеле, аерым арендаторларның икътисадый авырлыклары, аларның эшлекле активлыгы кимү. Алда әйткәнемчә, эшен туктаткан һәм банкротлыкка чыгарга әзерләнгән оешмаларның бурычы бүген 66 млн сумны тәшкил итә. Моннан тыш, сез әйткәнчә, арендаторлар арасында үз бурычларына җавапсыз караганнар да бар. Шулай ук юридик чаралар күрүне таләп итә торган бурычларны үтәүдән аңлы рәвештә качу очраклары да булырга мөмкин. Мәсәлән, кемдер бурычларын түләмәү хисабына чыгымнарын киметергә тели. Кайбер арендаторлар арендага бирүченең нинди дә булса чаралар күрмәвенә өметләнеп, түләүне тоткарларга мөмкин. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре арендалаган җирләрдәге бурычларның сезонга бәйле рәвештә үзгәрүе бар. Сәбәпләр турында сөйләшкәндә, көтелмәгән хәлләрне дә истән чыгарырга ярамый.

Аренда түләүләрен вакытында түләп бармауның төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен, комплекслы анализ ясарга кирәк.

 

Авыр тормыш шартларында яки икътисадый яктан кыен хәлдә калганнарга нинди ярдәм каралган?

Аренда килешүләрендә бурычны реструктуризацияләү каралмаган. Арендаторларга алдан ук үз хәлләрен үзләре чамаларга һәм бәхәсләрне судка кадәр җиткермәскә киңәш ителә. Кайбер очракларда республика хөкүмәте, социаль-икътисадый хәлне исәпкә алып, арендаторларга түләү графигын үзгәртү мөмкинлекләрен бирә. Мисал өчен, 2020 елда ковид авыруы чорында Татарстанның Министрлар Кабинеты карары белән, пандемиядән зыян күргән субъектларга дәүләт мөлкәте арендасы килешүләре буенча түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеге бирелде. Түләүләр 2020 елның 1 октябренә кадәр кичектерелде, ә бурычны тулысынча түләп бетерү 2023 елның 1 гыйнварына кадәр этаплап башкарылырга тиеш иде. Ләкин бу вакытлыча гына ярдәм булды.

 

Республика Министрлар Кабинетының 2022 елда кабул ителгән карары нигезендә, мобилизацияләнгән яки контракт буенча хәрби хезмәтен үтәүче, шулай ук ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән кешеләргә аренда түләвен кичектерү яки арендатор теләге буенча аренда килешүләрен вакытыннан алда өзү мөмкинлеге каралган.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре