Кызу көндә кызу бәйрәм! Һава температурасының яңа рекордлары теркәлгән арада, татар халкы Сабан туйлары сезонын дәвам итте. Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә узган XXIV Федераль Сабан туенда «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
«Татарларга караганда яхшырак «сукалый»
Йошкар-Ола янындагы Руэм бистәсендә урнашкан Медведево (Медведевский) ипподромының моңарчы бу кадәр татарча җыр-биюләр күргәне һәм ишеткәне булмагандыр. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы гына да бер сәгатьләп барды бит! Ләкин анда барып җиткәнче, мәйданның башка бизәкләрен барлыйк.
Керә-керешкә игътибарны җәлеп иткән беренче әйбер – киң вә иркен ишегалды белән татар йорты. Елдагыча, түбәнкамалылар татар халкының киң күңелен, ачык йөзен күрсәтергә килгән иде. «Бары тик татар кешесе генә +35 эсседә +40 градуслы чәй эчә ала», – дигән шаяру юктан гына барлыкка килмәгәндер инде ул: монда да кунакларны кайнар чәй һәм яңа гына кайнар табадан төшкән камыр ризыклары белән сыйладылар. Иртүк яккан мунчалары да суынмаган иде әле.
Ә безне якында гына ишетелгән «Ярмәк вагы» көе Мари Элның Мари-Төрек районы әзерләгән ишегалдына җәлеп итте. Татар, мари, керәшен татарлары милли киемнәрен кигән абый-апалар, күмәкләшеп, Самара татарлары көенә «баса» иде.
– Безнең районда татар авыллары шактый. Татарлар, руслар, марилар бергәләшәп яшәүче авыллар да бар. Телне фәкать аралашып, үзебезчә чаралар уздырып кына саклыйбыз, дөресен әйткәндә. Балаларга өйрәтү кыен. Ә иң кызыгы – бездә марилар татар телен татарларга караганда яхшырак «сукалый». Татарларны сатып җибәрергә мөмкиннәр, – дип сөйләде биеп арыгач Мари-Төрек бистәсендә яшәүче Гөлфирә апа Фәйсханова.
Мари Эл Республикасындагы данлыклы татар районы Бәрәңгедә яшәүчеләр милли бәйрәмгә ничек әзерләнгән икән? Шуны белергә дип, ишегалларына кердек. Азан тавышы ишеткәч, тынып калдык: балага исем кушу йоласы белән таныштырулары икән. Монда кергән кунаклар әле тагын борынгы татар йорты күренеше, милли киемнәребез белән таныша алды. Чыгып киткәндә шифалы үләннәр белән кайнатылган чәй һәм мич коймагыннан авыз итте.
– Безнең районда яшәүчеләрнең 48 проценты – татарлар. 11 татар авылы бар, – дип таныштырды туган районы белән Наилә ханым Гәрәева. – Туган телне өйдә саклыйбыз. Елдан-ел катлаулырак, билгеле. Әмма авылларда яшәүчеләр татар телендә генә сөйләшә. Ел саен Сабан туйлары уздырабыз. Балаларга телебезне өйрәтү, милләтебез үзенчәлекләрен сеңдерү өчен шактый көч түгәргә туры килә.
«Ә сезнең районда марилар татарча беләме?» – дип тә кызыксындык. «Әле ничек кенә! Сөйләшмәгәннәре дә аңлый. Гомумән, бик тату без», – диде ул. Менә шулай, марилар белән дә татарча аралашып яшәп ята икән Мари Эл татарлары.
Марилар, димәктән, җыр-биюгә безгә караганда да мөкиббән, ахры, алар. Көннең иң кызу сәгатьләрендә дә ишегалларында җыр һәм бию тынып тормады. Зур сәхнәне дә марилар гөрләтте. Аннан бигрәк, без аларның кунакчыллыкларына сокландык. Һәр ишегалдында ким дигәндә бер-ике төрле ризык әзерләнгән иде. Кайдадыр – уха, кайдадыр мелна (белен) белән сыйладылар. Чакырып алып, тәмле телләрен кызганмыйча озатып калдылар. Халык та эссе дип тормады: кайнар шулпадан да, мари урман-кырларыннан җыелган шифалы үлән чәйләреннән дә авыз итәргә ашыкты. Сүз уңаеннан, оештыручылар, Сабан туе кунакларының сусавын басар өчен, мәйданның берничә почмагында су алу урыннары әзерләгән иде. Юктан күңел була, дигән кебек, болай кайгыртуларын беренче күрү булды.
Дуслык туе
Шулай зурлап уздырыла торган Сабан туйларының иң эчкерсез, ихлас һәм күңелле өлеше – милли ишегаллары. Күбесендә кунакларны үзешчән сәнгать осталары, авыл әби-бабайлары каршы ала, якын туганыдай озатып кала. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен милләттәшләре белән шушындый мәйданнарда очрашу аеруча кадерле бит.
Әнә шундый уйлар белән Сабан туеның аерылгысызга әйләнгән өлеше – ачылыш тантанасын карарга юнәлдек. Йөзләгән кеше катнашкан бер сәгатьлек пролог милли бәйрәмнең асыл традицияләрен дә, татар халкының милли йолаларын да, мариларның бу җирлеккә килеп урнашу тарихын да, дуслык һәм бердәмлек рухын да колачлады. Кабул итүче як яхшы әзерләнгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзен оештыручыларга рәхмәт белдерүдән башлады.
– XXIV Федераль Сабан туеның сезнең искиткеч матур төбәгегездә узуы сөендерә. Мари Эл Республикасында милли бәйрәмебез инде икенче мәртәбә үтә, – диде ул. – Сабан туе – иң беренче чиратта, дуслык бәйрәме. Монда дингә дә, милләткә дә карамыйлар, барыбыз да – дус-туганнар. Сабан туе ул – спорт та, көндәшлек рухы да, тәмледән-тәмле ризыклар да.
Спорт, дигәннән, Рөстәм Миңнеханов мәйданда оештырылган бәйгеләрдән читтә кала алмады – Мари Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев белән канат тартышта катнашты. Кем көчлерәк булып чыкканын әйтмибез, үзегез уйлап карагыз.
Йошкар-Олада Федераль Сабан туе моннан төгәл 20 ел элек – 2004 елда да узган булган. Юрий Зайцев сүзләре белән әйтсәк, бу бәйрәмне кунакчыл мари җирендә уздыру – үзе үк зур хөрмәт. «Исәнмесез, кадерле дуслар!» Юрий Зайцев сүзен татарча исәнләшеп башлады.
– Безнең өчен Сабан туе – халыклар арасында үзара аңлашу һәм татулык символы. Президентыбыз Владимир Путин юкка гына Россиянең күпмилләтле бердәмлеген иң зур кыйммәт дип атамады. Моның белән бик күпләр килешәдер. Бүген без ике милләтнең, шуннан чыгып бөтен илнең берләшүен күрдек. Безнең ил башкалардан шул ягы белән аерыла да инде, – диде Республика Башлыгы.
Шуннан соң ул бәйрәмнең символы – «Тулпар ат»ны Саха (Якутия) Республикасы Ил Тумэн Дәүләт Җыелышы вице-спикеры Григорий Подголовка тапшырды. 2025 елда Федераль Сабан туен алар уздырачак. «Бездә Сабан туе шәп үтәчәк. Тикшерәсегез килсә – килегез!» – дип шаяртты Григорий Подголов. Менә анда ерак араларны якын итәргә туры киләчәк...
Баш батыр – Бәрәңгедән!
Быелгы Федераль Сабан туенда илнең 72 төбәгеннән 500ләп делегат катнашты. Россиянең бик ерак почмакларында гомер итүче милләттәшләргә менә шулай очрашу – аеруча сирәк эләгә торган бәхет. Хәер, әнә якындагы Киров өлкәсеннән килгән Гөлсинә ханым Исламова да шатлыгын яшерә алмый.
– Монда килгәч кичергән хисләрне әйтеп-аңлатып булмый. Ел саен шулай җыелышабыз, очрашабыз. Моннан кайткач, тагын да дәртләнеп эшлибез. Шөкер, безне Татарстан ташламый, шулкадәр кадер-хөрмәт күрсәтә, – диде ул. Үзләренә кунакка да дәшәргә онытмады. – Быел көз үзебезнең Ямул авылында, зурлап, Каз өмәсе уздырырга ниятлибез. Бер килеп күрегез әле! Бездәге шикелле Каз өмәсе башка бер җирдә дә юк!
Гөлсинә ханым – башка делегатлар янына, ә без көрәш мәйданы янына ашыктык. Федераль Сабан туе батырлары арасында дүрт Татарстан көрәшчесе – Илфат Миңнегалиев, Илһам Вәлиуллин, Рөстәм Сәлахов, Муса Галләмов исемнәре ишетелде.
Хәер, Муса ярышларда Лаеш өчен чыгыш ясаса да, Федераль Сабан туенда үз келәмендә бил алышты. Алай гына да түгел, Мари Элның Бәрәңге районы егете туган ягында баш батыр исемен берәүгә дә бирмәде. Үзеннән 90 килога авыррак булган Сергей Павликны «чистага» салды. Ахырдан Муса көрәш ярышларында башка катнашмаска карар кылуын, әмма Федераль Сабан туеның Мари Элда узасын белгәч, янә келәмгә кайтуын сөйләде. Юкка гына түгел икән! Татарстан Рәисенең махсус бүләге – машина да, ә иң кадерлесе – үз туган ягыңда яуланган баш батыр исеме дә Мусаныкы булды.
САН
Мари Эл Республикасында барлыгы 675332 кеше яши. Татарларның саны – 43400. Шуларның 26898е – шәһәрләрдә, 16502се авылларда гомер кичерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез