Газетага язылу

Татарстанда -12 градуска кадәр суытачак

Татарстанда 1 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән, шул исәптән Казанда, кар явачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, аерым районнарда, башкаладан кала, 13 м/с ка җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык сакланачак.

Төнге салкыннардан соң республикада көндез бераз җылырак булачак - һава температурасы -7, -12 градус тәшкил итәчәк. Казанда -8, -10 градус көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре