Республикада урып-җыю кампаниясе көчәя бара. Бүгенгә 348 мең га мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу планнан 32%. 1 млн 380 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – 39,6 ц/га. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Министр сүзләренә караганда, республиканың 37 районы арпа һәм борчак җыюга керешкән. Бөртеклеләрдән әле 750 мең га суктырасы бар. майлы культуралар 668 мең га мәйданны били, шулардан 353 мең га - көнбагыш һәм 54 мең га - соя. Лениногорск, Әлки һәм Минзәлә районнарында шактый мәйданда суктырылган - барлык мәйданның 47%тан артыгы. Тәтеш, Аксубай һәм Зәй районнарында уңдырышлылык югары — гектардан 50 центнердан артык. Гомумән урып-җыю темплары әйбәт, дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Россельхозцентр филиалы ашлыкның дымлылыгын мониторинглауны дәвам итә. Арпа һәр җирдә диярлек урып-җыю дымлылыгына туры килә. Сабан бодаеның, аерым кырлардан тыш, дымлылыгы югары әле – республика буенча уртача 27% чамасы.
14 районда бөртеклеләрне вакытлыча саклау өчен җиңсәләргә сала башлаганнар инде. Бу комбайннарны җыю потенциалыннан тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ашлыкның сакланышы да югары, коры ашлык март аена кадәр саклана.
Агымдагы елда җиңсәләргә 400 мең тоннадан артык чимал салу планлаштырыла. Көзге рапс җыю дәвам итә. Барлык мәйданның 54%ы суктырылган, 37 мең тонна май орлыгы җыелган. Параллель рәвештә чәчү сроклары да килеп җитә, 14 районда бу эш башланган. Бүгенгә 15 мең гектардан артык чәчелгән яисә алдагы күләмнең 26%ы.
Бөртекле көзге культуралар, кышлау өчен төеннәрендә шикәр җитәрлек күләмдә туплау өчен, нәтиҗәле температура суммасы 330 градус тәшкил итәргә тиеш. Моның өчен аларны август уртасыннан алып ахырына кадәр чәчәргә кирәк. Бүгенге көнгә көзге культураларның планлы мәйданы - 526 мең га, аларны да вакытында чәчәргә кирәк.
Синоптиклар киләсе чорга республиканың бөтен территориясендә явым-төшем булыр дип фаразлый. Шуңа да карамастан, беренче мөмкинлек булганда ук уҗым культураларын җыюны һәм чәчүне дәвам итәргә кирәк, диде авыл хуҗалыгы министры.
Бүгенге көнгә 3100 ашлык җыю комбайнының 2300 берәмлеге эшли. Көзге һәм сабан культуралары арасында өлгерү сроклары төрле булу сәбәпле, барлык комбайннар да эшкә җигелмәгән әле.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшли торган комбайннар саны көн саен арта бара. Комбайн паркының потенциалы урып-җыю эшләрен бер ай эчендә башкарырга мөмкинлек бирә. Быелгы сезонда бер комбайнга 450 га йөкләнеш туры килә. Ашлык җыю комбайннарының җитештерүчәнлеген тәэмин итү өчен тагылмалы йөк машиналары кулланырга киңәш ителә.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән туфракны туңга сөреп эшкәртә башларга кирәк. Бүгенге көндә туфракның бер метрлык катламында уртача 159 мм продуктив дым бар, нормада - 100 мм. Мондый дымлылык уҗым культураларын курыкмыйча чәчәргә һәм туфракны төп эшкәртүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.
Быел туфракны төп эшкәртү планы 1,5 млн. га тәшкил итә. Бүгенгә 49 мең га туңга сөрелгән, шул исәптән 30 мең га тирәнтен эшкәртелгән. Туфракны туңга сөрүгә Балтач, Яңа Чишмә, Сарман, Тукай, Чистай районнары хуҗалыклары аеруча актив керешкәннәр. Т
уфракны көзге эшкәртүдә төп басымны сөрүлек катламын тирәнәйтүгә ясарга киңәш ителә. Бу ысул көзге-кышкы явым-төшемнәрне мөмкин кадәр күбрәк тупларга мөмкинлек бирә һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Хуҗалыкларда 650дән артык тирәнтен йомшарту җайланмасы бар, аларның көндезге потенциалы 12 мең га.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез