Иртә яз бар тереклекне уятты. Татарстанның күп кенә районнарында инде елан күрүчеләр бар. Социаль челтәрләрдә бик күпләр еланнарны фотога һәм видеога төшереп куя башлады. КФУ мөгаллиме Илдар Хәйретдинов әйтүенчә, гадәттә еланнар безнең якларда апрель ахыры–май башларында уяна икән. Быел шаккатмалы хәл: Яшел Үзән районында алар 31 мартта ук күренгән.
– Еланнар бигрәк тә, «кушылу» чорында – апрель азагы–май башында бик нык активлаша. Җәй һәм көз көннәрендә алар үзләрен тынычрак тота, – ди белгеч. – Татарстанда барлыгы 4 төр: бакыр елан, гадәти елан, дала кара еланы һәм гадәти кара елан яши. Бакыр елан – агулы түгел, бернинди дә куркыныч тудырмый. Гадәти елан да – агусыз. Ә менә кара елан – агулы. Ул бик авырттырып чага, әмма үлемгә китерү ихтималы юк дәрәҗәсендә. Кара еланны аркасындагы зигзаг рәвешендәге сызыкларыннан танырга була. Еланны аера белсәгез дә, белмәсәгез дә – алардан ерак торыгыз.
Илдар Хәйретдинов аңлатуынча, еланнар җылыга чыга. Көннәр салкынча торганда, алар кабаттан үз ояларына кереп кача. Әгәр инде кыш чыккан урыннарыннан ерак киткән булсалар, салкыннарда туңып үләргә мөмкиннәр.
– Беренче булып үзең кагылмасаң, елан тими. Әмма шунысы бар: кайчак кеше еланга ялгыш китереп баса һәм нәтиҗәдә зыян күрә. Сак булырга кирәк. Табигатькә чыкканда, яхшырак киенергә киңәш итәм, – ди ул.
 Елан чагып, еллар буе хастаханәдә дәваланган Түбән Камада яшәүче Сиринә Хәкимова, инде ике ел җиләккә дә бармый, табигатькә дә чыкмый.
 – Яшәү белән үлем арасында булдым. Елан чакканны сизми дә калдым. Җиләклектә утыра идем, кулымны шөпшә тешләгән кебек булды. Башта игътибар итмәдем. Аннары кулым шешә башлады. Ярдәмгә чакырып карыйм, килүче юк. Чактан исән калдым, – ди ул. – Хәзер бит еланнар авыл бакчаларында да яши. Өйләргә дә керәләр. Кешеләргә бик уяу булырга киңәш итәм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез