Газетага язылу

Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Бүген Татарстанда һава торышы начараеп, температура кискен үзгәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез җепшек кар явар дип фаразлана. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, көндез төньякка күчеп, секундына 5–10 метр тизлектә, кайбер урыннарда көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр исәчәк.

Төнлә һәм иртән минималь температура -2...-7 градус булачак, кичкә таба -12…-17 градуска кадәр түбәнәячәк, ә төньяк һәм көнбатыш районнарда -19…-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булу сәбәпле, сак булырга киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре