Газетага язылу

Татарстанда яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр түләү күләмен икеләтә арттырмакчылар

Татарстанда авыллар һәм бистәләрдә яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр түләү күләмен икеләтә арттырмакчылар. Министрлар Кабинеты бу җәһәттән әзерләгән карар проекты коррупциягә каршы тикшерү уза.

Документтан күренгәнчә, республикада ике категориядәге хатын-кызларга түләүне арттырырга ниятлиләр. Моңа кадәр авыл җирлегендә кимендә 3 ел яшәгән 25 яшькә кадәрге яшь ханымнар беренче баласы туганда 50 мең сум күләмендә акча алса, киләчәктә бу сумма 100 мең сумны тәшкил итәчәк. Ә яше 29 дан артмаган хатын-кызларга өченче һәм шуннан соңгы нарасые дөньяга килгәндә 100 мең сум урынына 200 мең сум түләячәкләр.

 

Әлеге чаралар авыл җирендә балаларның күбрәк тууына этәргеч бирү, яшь гаиләләргә ярдәм итүне күздә тота.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре