Швейцариядә Кран-Монтанның тау чаңгысы курортында барда чыккан янгында 40 кеше үлгән һәм дистәләрчә җәрәхәтләр алган. Бу хакта RTS телеканалы Вале кантоны полициясенә сылтама белән хәбәр итә.
Версияләрнең берсе буенча, янгын концерт вакытында кулланыла торган пиротехника аркасында чыккан, дип билгеләп үтә Blick басмасы. Һәлакәт урынында махсус хезмәтләр эшли. Моннан тыш, белгечләр Air-Glaciers компаниясе вертолетларын да эшкә җиккән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез