Төрек феномены

Пакыстан Премьер-министры Шаһбаз Шәриф «Экс» социаль челтәрендәге аккаунтында Төркия һәм Әрдоган турында төрек телендә язма урнаштырды. Анда: «Кадерле туганым Рәҗәп Тайип Әрдоганның Пакыстанга күрсәткән көчле ярдәме һәм ныклы теләктәшлеге мине тирән тәэсирләндерде», – дигән юллар бар. Исламабад лидерының тәэсирләнүе һәм рәхмәт хисләре белән сугарылуы аңлашыла: масштаблы катастрофага китерү ихтималы булган Һиндстан–Пакыстан бәрелеше төгәлләнде.

Һиндстан хәрби техника саны ягыннан да, сугышчылар исәбе буенча да, оборона бюджетының күләмен карасаң да, төньяк күршесеннән чагыштыргысыз өстен иде. Индуслар һөҗүмне алдан әзерләнеп оештырды, моның өчен яңгырашлы провокация ясадылар, җиңәчәкләренә шикләнмәделәр. Аларның максаты Пакыстанны тар-мар итеп, өлешләргә бүлгәләү иде һәм моны яшереп тә тормадылар. Ләкин конфликт кыска вакытлы булды һәм Исламабад файдасына хәл ителде. Дәһлидә әле һаман да «Синдур» операциясенең төгәлләнмәвен белдерәләр, «Без туктап кына тордык» дигән фикерне алга сөрәләр. Әнкара тарафына да йодрык күрсәтеп алдылар. «Безнең атом-төш ракеталары Төркиягә дә барып җитә ала», – дип янау ишетелде. Сорау туа: ни өчен Төркия, конфликтка төрекләрнең нинди катнашы бар?

Һиндстан Оборона министрлыгының белдерүенә колак салыйк. «Пакыстан армиясе төрекләрнең 300–400 пилотсыз очкычы белән һөҗүм ясады һәм безнең хәрбиләрнең позицияләрен юк итте», – диелә анда. Сүз уңаеннан искәртик: Израиль дроннары индусларга бик әллә ни булышмады. Пакыстанлылар аларның байтагын төзек килеш диярлек җиргә төшереп утыртты. Шаһбаз Шәрифнең рәхмәт хисләре белән сугарылган язмасы шуңа күрә аңлашыла да инде. Төрек хәрби техникасы һәм технологияләре Исламабадка ярдәм күрсәтте. Бер нәрсәне искәртик: Әнкара дин кардәшләренә иң яңа технологияләр белән түгел, берникадәр искерә төшкән корал белән генә булышты.

«Байрактар»лар һәм бомбага тотучы күренмәс (стелс) пилотсыз очкыч «ANKA-3»ләр Пакыстан армиясендә бөтенләй юк. Соңгыларын төрекләр әле үзләре дә серияле җитештерүгә кертеп өлгермәде. Дөньяда тиңе булмаган юк итүче пилотсыз KIZILELMA очкычы да әле сынау этабында гына. Яңа Bayraktar TB2T-AI пилотсыз очкычы әле генә үз рекордын яңартты: 11,3 километр биеклеккә күтәрелде. Ул ясалма интеллект белән коралланган, радиоэлектрон көрәш чараларын әйләнеп уза ала.

Һава һөҗүменә каршы тору буенча төрек системалары бүген дөньяда иң уңышлы зенит-ракета комплекслары исемлегенә кереп бара. Аларны массакүләм җитештерү әле җайга салынып кына килә. Әмма «Корыч гөмбәз» исемле бердәм системага берләшәчәк зенит-ракета системалары инде бүген үк дөньяда югары бәяләнә. Төрекләр һавада да, диңгездә дә, коры җирдә дә лидерлык итә торган куәтле армия төзү белән мәшгуль. Алар үз баллистик ракеталарын да ясалма интеллект белән тәэмин итә башлады, димәк, ракеталар радиоэлектрон көрәш чараларыннан курыкмый очачак. Күзгә күренмәс КААН бишенче буын очкычы үзенең характеристикалары ягыннан американнарның F-35 очкычын күпкә артта калдыра. Ул F-22 очкычына якын. F-22 не исә Америка экспортка чыгармый, хәтта Израильгә дә бирми, чөнки технологияләрен сер итеп саклый.

Бу язмада без төрек коралының өстенлекләрен санау максаты куймадык. Яңа төрек ракеталары һәм коралларын санау гына да берничә бит урын таләп итәр иде. Мөстәкыйль һәм бәйсез үз хәрби сәнәгатен булдыруга төрекләр соңга калып керештеләр, әмма зур адымнар белән алга баралар. Уңышлар, әлбәттә, Әрдоган исеме, шуның сәясәте белән бәйле. Ашкынып кораллану аларга кыйммәткә төшә, моның өчен зур инфляция һәм милли валютаның очсызлануы белән түлиләр. Халыкта ризасызлык туу гаҗәп түгел. Истанбул мэрын караклыкта гаепләп кулга алгач башланган соңгы урам протесты үзенең масштабы белән шундый дәрәҗәгә җитте: Әрдоган инде урындыгында утырып кала алмас төсле иде. Әмма ул үзен тыныч тотты, масштаблы репрессияләр оештырмады (оештыра да алмый иде), оппонентларның ярсуы басылды, протест үзеннән-үзе сүрелде.

Укучылар дөрес аңласын: автор төрекләргә дә, Әрдоганга да симпатия белдерми. Фактларга гына таяна. Фактлар исә шундый: Төркия бүген барлык дәүләтләр тарафыннан да дөньякүләм держава буларак таныла. Әнкара сүзенә колак салалар, аңа таяналар. Трамп әле генә Сүриядән санкцияләрне Әрдоган үтенече сәбәпле алды. Россия белән Украинаның турыдан-туры сөйләшүләрен Истанбулда оештырулары, Әрдоганны модератор итеп танулары да очраклы түгел. Сүриядә һәм Африкада төрек йогынтысы көчле. Әнкара үз канаты астына алмаса, сиончылар Сүриянең яңа хөкүмәтен әллә кайчан ботарлап ташларлар иде инде. Әрдоган бик сак эш итә: берәү белән дә кискен конфликта керми, әмма үз сүзендә нык тора. Адымнарын вазгыятькә карап атлый. Сүриядәге Израиль башбаштаклыгын, мәсәлән, акрынлап туктатырга җыена. Бу очракта вакыт оту әһәмиятле.

Төркиянең мөһим аркадаш булуын НАТО һәм Евросоюз да таный. Трамп аркага пычак кадагач, Төньяк Атлантик блокта аңладылар: төрек хәрби куәте акадаш буларак тиңсез әһәмияткә ия. Соңгы көннәрдә генә НАТО генсегы Марк Рютте Төркиянең Төньяк Атлантик альянс өчен нәтиҗәле һәм ышанычлы аркадаш булуын әйтте. Германиянең яңа канцлеры Фридрих Мерц: «Төркия – НАТОның гадәттән тыш кыйммәтле һәм мөһим партнеры», – дип белдерде. Европада төрекләргә карата мәхәббәт хисләре кайный дип уйлый күрмәгез, киресенчә, дошман күрәләр. Әмма төрек куәте бүген хәлиткеч әһәмияткә ия. Брюссельдә яхшы аңлыйлар: төрекләрдән башка зур хәрби конфликтта уңышка ирешү мөмкин түгел.

Хәрби генә түгел, төрек икътисадый потенциалы да мөһим роль уйный. Төркия сөт җитештерү буенча дөньяда – 9, Европада – 3 нче урында. Сыер ите буенча дөньяда – 7, Европада – 1 нче урында. Йомырка кризисы башлангач, Мәскәү, йомырка сорап, кемгә мөрәҗәгать итте әле? Төркиягә. Болар барысы да бүген стратегик әһәмияткә ия.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Фәтхрахманов автор

Көн хәбәре