Тукталышларның берсендә баласы белән бер хатын керде һәм кинәт икенче пассажир кискен рәвештә безне урын бирмәүдә гаепли башлады. Ул безне – транспортта басып баручыларны урын бирмәүдә гаепләде.
Соңрак ике яшүсмер кыз балага үзләре урын бирде, ләкин киеренкелек моның белән бетмәде. Шул ук хатын тиздән икенче пассажирга бәйләнергә тотынды, имеш анысы җәмәгать урынында телефоннан сөйләшә! Ә ул кыз беркемгә дә комачауламый да, тавышы да ишетелми диярлек. Ул тыныч кына Луганскида яшәүче әнисе белән сөйләшүен һәм аларның элемтәгә керү мөмкинлеге сирәк булуын аңлатты. Ләкин бу шелтәләр ташкынын туктатмады. Хатын-кыз җәмәгать урынында дөрес тотмаучылар өчен “маддәләр” булуы турында сөйли башлады, һәрхәлдә ул монда урынсыз булса да.
Ниндидер мизгелдә мин дәшми кала алмадым. Кайвакыт дәшмәү – шулай ук позиция, әмма һәрвакытта да дөрес дип санамыйм. Мин: “Проблема тирә-юньдәгеләрдә түгел, ә кешенең үзен кешеләр белән ничек тотуында”, – дидем. Нәкъ шул мизгелдә мин сәер бер нәрсә күрдем: кайбер пассажирлар елмайдылар һәм автобустагы хәлләрне спектакль караган кебек күзәтүләрен дәвам иттеләр. Шуннан соң хатын игътибарын миңа юнәлтте, ә аннары яңадан теге кызга кайтып, хәтта аның телефонын тартып алырга тырышып карады. Соңрак низаг автобустан читтә дәвам итте. Барысы да беткәч, кыз миңа рәхмәтен белдерде. Шуны аңладым: кайчакта хәтта аз гына ярдәм дә бик күпне аңлата ала.
Бу вакыйга автобус турында түгел. Ул сайлау турында. Башкаларның гаделсезлеген тамаша кылып күзәтеп торабызмы, әллә «тукта» дип әйтергә үзебездә кыюлык табабызмы? Кайвакыт бер сүз кемгәдер ярдәм була ала.
Регина Гыйниятуллина
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез