Төзүче, укытучылар өч айга олыгайган... Акыл артамы?

Сизәсезме, картаябыз... Узган ел нәтиҗәләренә караганда, илдә эшләүчеләрнең уртача яше 42,5 кә җиткән. 2023 елда әлеге сан 42,2 не тәшкил иткән, ди белгечләр. Соңгы ун елда гына да эшче кеше ике яшькә диярлек олыгайган. Без әле кая барабыз?

Телибезме-юкмы, ил күләмендә эшләүчеләр олыгая бара. Росстат яңа китергән саннарга караганда, былтыр гына да төзүче, укытучылар өч айга олыгайган. 2024 елда эшләүчеләрнең уртача яше 42,5 яшь тәшкил иткән. Бу – рекорд сан. Шунысы да бар: эшләүче хатын-кызларның яше ирләрнекенә караганда зуррак. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, гүзәл затлар арасында әлеге күрсәткеч 42,9 яшьне (2023 елда – 42,5 яшь) тәшкил иткән. Эшләүче көчле затларга исә уртача 42,2 яшь (2023 елда – 42 яшь).

– Гаҗәп тә түгел, – ди социолог Артур Мурзаев. – Пенсия яшен арттырдылар, ә яшьләр эш бияләе кияргә ашыкмый. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген хезмәт базарында мәшгуль булучыларның 20 проценты – 55 яшьтән өлкәнрәкләр. Моңа күп эшчеләрнең пенсиягә чыккач та хезмәт юлын дәвам иттерүен өстәсәң, эшче кеше картая, әлбәттә.

Белгеч сүзен саннар да раслый. Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр барыннан да бигрәк 30–34 яшьлек (10,9 миллионнан 10,1 миллионга кадәр) һәм 25–29 яшьлек (7,2 миллионнан 6,7 миллионга кадәр) эшчеләр саны кимегән. Бер миллионнан артык яшь көч дигән сүз бу!

– Заводта эшләүче танышым сөйләде: Казан көллиятләренең берсендә студентлар белән очрашканнар. Аларны эшкә чакырганнар, әлбәттә. «Практика урыны белән дә, киләчәктә диплом эше белән дә ярдәм итәргә тырышачакбыз, дип үгетләдек, ә алар барыбер курьер хезмәтен сайлый», – диде ул. Ни өченме? Чөнки яшьләргә җиңел акча, ирекле график кирәк. Алар бу мәсьәләгә бик җиңел карый», – ди Артур Мурзаев.

Зөлфәт Шәрипов Казан һәм башкала тирәсендәге районнарда скважиналар бораулау белән шөгыльләнә.

– Минем бригадада җиде кеше, шуларның дүртесе – 55 яшьтән өлкәнрәкләр, – ди эшкуар. – Безнең эш авыр. Язгы-көз көне билдән пычракка батып эшләргә дә туры килә. Шуңа күрәме, яшьләр бездә артык тоткарланмый. Урта яшьтәгеләр күпкә күндәмрәк. Алар эш тәртибен белә һәм сыйфатлы булсын дип эшлиләр.

Эш табарга ярдәм итүче hh.ru агентлыгы хәбәр итүенчә, соңгы бер ел эчендә эш бирүчеләр өлкән яшьтәгеләрне эшкә ике тапкыр күбрәк чакыра башлаган. 51–60 яшьлекләргә тәкъдимнәр – 95 процентка, ә 61 яшьтән дә өлкәнрәкләргә  106 процентка арткан. Тәҗрибәле эшчеләр күбрәк сәүдә, финанслар һәм бухгалтерия, иминлек һәм авыл хуҗалыгы кебек тармакларда кирәк, ди.

Эшкә бәйле тагын бер сан: 2024 елда эш көненең уртача озынлыгы кыскарган. Күпмегә дисезме? Бер минутка. Былтыр без атнасына уртача 38 сәгать тә 12 минут эшләгәнбез икән. Соңгысын читтән торып эшләүчеләр саны арту белән аңлатканнар. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән соңгы сораштырудан күренгәнчә, бу ел башында эшләүчеләрнең 25 проценты өлешчә яки тулысынча өйдә торып кына хезмәт итүен әйткән. 2022 елда үткәрелгән шундый ук сораштыру белән чагыштырганда, бу 19 процентка күбрәк.

Сан

2025 ел башында илдә 41,17 миллион пенсионер бар. 1 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, Россиядә даими яшәүче 146 миллион 119 мең кеше исәпләнә. Димәк, пенсионерлар барлык халыкның өчтән берен диярлек, тәгаен әйтсәк, 28,18 процентын тәшкил итә.

Татарстанда эшчеләр җитмәгән тармаклар

Сәнәгать           19%

Төзелеш            17%

Транспорт һәм логистика    10%

Сәүдә             7%

Фән һәм мәгариф        7%

Медицина           5%

Туризм һәм кунакханә бизнесы  4%

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре