Газетага язылу

Трамп НАТОга үпкәле

Дөньякүләм яңалыклар кырында һаман да Иран белән сугыш темасы төп урынны тота. Үткән тәүлектә Пакыстан Кабулны көчле һава һөҗүменә тотты, күп кеше үтерелде. Әмма яңалыкларда өстән-өстән генә әйтелде.

Израиль көньяк Ливанда хәрби операцияне киңәйтә. Андагы вазгыять тә аз яктыртыла. Һүрмүз бугазы һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләренең сугышка кушылып китүе мәсьәләсе актуаль.

Соңгыларын Трамп инде ничә көннән бирле Иранга һөҗүм башларга өнди, ләкин бер гарәп иле дә әлегә АКШ белән аркадашлык итәргә ашыкмый. Иранның чит илләр эшләре министры Аракчи үз иленең гражданлык объектларына һәм тыныч халык яшәгән районнарга һөҗүм итмәвен белдереп: «Гарәп илләренә һөҗүмнәр өчен АКШ тарафыннан эшләнгән LUCAS drone исемле пилотсыз очкыч кулланыла, ул «Shahed»ка охшаган», – диде. Якын Көнчыгышта, күрәсең, Тель-Авив һәм Вашингтонның астыртын ниятләрен аңлыйлар, фарсы иленә каршы хәрәкәтләрдән сакланалар.

 

Тәһран ул арада яңа ат йөрешләре ясый. Аерым илләрнең танкерларына Һүрмүз бугазы аша үтәргә рөхсәт бирә. Кытай кораблары каршылыксыз йөриләр. Үткән тәүлектә Пакыстанның өч танкеры узды. Бу Һүрмүз бугазын һәм Фарсы култыгын тулысынча Иран контрольдә тота дигәнне аңлата. Америка үзенең куәтле хәрби флоты, яңа технологик кораллары һәм авиациясе белән берни дә эшли алмый.


Ул арада фарсылар тагын бер уңышлы мәгълүмат һөҗүме оештыра. Бугазны ачу өчен санкцияләрне алу, туңдырылган Иран активларын кайтару, төбәктән Америка базаларын чыгару һәм долларсыз сәүдәгә күчүне таләп итә. Бу таләпләрнең берсен генә үтәү дә Вашингтонның тулы капитуляциясе булыр иде. Американың танылган сәясәт галиме, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң йогынтылы теоретикларның берсе, профессор 

Джон Миршаймер: «АКШ Иранга каршы сугышта җиңми һәм, җиңә алмаслык конфликт башлап, үзенең компетентсызлыгы турында сигнал бирә», – ди. Үзенең нинди сазлыкка кереп батуын Трамп та аңлый. Ул өзгәләнеп һәм ачыргаланып НАТО илләрен һәм башка державаларны Иранга каршы уртак сугышка өнди, әмма теләктәшлек тапмый. Барлык илләр дә Һүрмүз бугазына үз хәрби флотларын җибәрүдән баш тартты. Трамп Көнбатыш державаларын АКШның НАТО белән киләчәк мөнәсәбәтләре сорау астына куелуын әйтеп тә куркытып карады. Җавапка тынлык. Дүшәмбе көнне Вашингтон лидеры тагын бер тапкыр нәгърәләр орды: «Безнең Япониядә – 45 мең, Көньяк Кореяда – 45 мең, Германиядә 50 мең сугышчыбыз бар. Без ул илләрне яклыйбыз», – дип аркадашларының ярдәмгә килмәүләренә ярсыды. Аркадашар исә авантюрадан баш тарта.

 


 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре