Бу юллар чәршәмбе иртәсендә языла. Мәскәү вакыты белән төнге сәгать өчтә Трампның Иранга куйган дедлайны чыкты. Шул вакытка кадәр иранлылар Трамп алдында тезләнеп гафу үтенеп, Һүрмүз бугазын ачачакларын игълан итмәсәләр, дөньяның иң куәтле державасының харизмасы кирәгеннән артык һәм кире якка ташып торган лидеры фарсы цивилизациясен юк итәргә вәгъдә бирде. Иран – зур дәүләт һәм аны юк итү өчен атом бомбасы кирәк һәм бер генә бомба җитмәячәк. Израильнең канэчкеч сәясәтчеләре авызыннан башкарак белдерү дә яңгырады: фарсылар өстенә нейтрон бомбасы ташларга чакырдылар. Хәзерге яшьләр белми, бәлки өлкәннәр дә оныткандыр: үткән гасырның җитмешенче еллары уртасында АКШта нейтрон бомбасы ясала башлагач, зур җәнҗал купкан иде. Көчәйтелгән нурланышлы ул бомба зур җимерелүләргә китерми, ә кешеләрне чебеннәр урынына кыра да сала.
Барысы да гадәттәгечә булды. Трамп дедлайнны тагын ике атнага кичерүен игълан итте. Фарсылар белән килешү булган икән, Трамп укылышында ул килешү болайрак яңгырый: Тәһран җитәкчелеге бик инәлеп һәм ялварып һөҗүмне туктатуны сораган. Вашингтон килешкән инде, билгеле, киң күңеллелек күрсәткән. Иранлыларга төзәлергә тагын ике атна вакыт биргән. Трамп версиясе буенча АКШ зур җиңүгә иреште. Фарсы култыгының төбәк державасы үзенең җиңүе хакында фанфаралар кага.
«Кем җиңде?» дигән сорауны куярга иртәрәк, шулай да бер як тарафында позицион җиңү бар. Ике атналык пауза Вашингтон шартларында түгел, Тәһран шартларында ясалды. Сөйләшүләр өчен нигез итеп Иран тәкъдим иткән документ алынды. Ул документта Ираннан барлык санкцияләрне дә алу, Тәһранның атом-төш программасына комачауламау, фарсыларның югалтуларын каплау, ягъни контрибуция түләү кебек пунктлар бар. АКШның бер генә таләбе өлешчә үтәлә: Һүрмүз бугазы ачыла. Ачылуын ачыла, ләкин аның аша узган корабларга Иранга һәм Оманга (ярның икенче ягында гарәп дәүләте урнашкан) түләргә туры киләчәк. Бу шундый дәрәҗәдә җанлы сәүдә артериясе: Иран таләп иткән сумма түләнсә, фарсылар нефть сатмыйча да алтынга коеначак.
Шушы урында «Ватаным» хәбәрчесе туктый һәм җиңүчене ачыклау мәшәкатен иранлыларга аз гына да симпатиясе булмаган аналитикларга бирә. Israelinfo порталы «АКШ белән килешүдә Иран шартлары» дигән баш астында язма бирә һәм: «Трамп инде игълан иткән «җиңү»не түгел, ә күбрәк капитуляция шартларын хәтерләтә», – ди. Хак сүзләр. Сиончылар килешүне теләмәүләрен, аңа ачыктан-ачык каршы булуларын, үзләре өчен көтелмәгән нәрсә икәнлеген әйтә, ләкин аны үтәргә вәгъдә бирәләр. Бер су асты ташы кала ләкин: Нетаньяху администрациясе Ливандагы сугышны дәвам итәчәген белдерә. Иран куйган шартлар арасында аны туктату таләбе бар.
Нәрсә генә булмасын, әлегә төбәктә тынычлык урнашып килә. Бу юллар язылганда, Иран ракеталары әле һаман да Израильгә таба оча. Тәһран моны тау куышында тирәндә урнашкан бункерлардагы ракетачыларга килешү хәбәре барып җитмәве белән аңлата. Куркынычсызлык максатыннан алар белән телефон элемтәсен өзгәннәр икән. Телдән әмер шуңа күрә берничә сәгатьтән соң гына барып җитә.
«Тынычлык кайчанга кадәр барыр?» дигән сорау кызыклы. Сугыш хәрәкәтләренең вакытлыча гына булса да тукталуы нефть бәясен түбәнгә тартты, биржа индекслары югары сикерде, алтын кыйммәтләнә башлады. Кыскасы, базарлар тантана итә. Озак вакытка килешү төзелсә, базарга иркен рәвештә Иран нефте чыгачак, бу кара алтынның очсызлануына китерә ала. Җир мае бәясе төшүгә тагын бер сәбәп бар: игълан ителмәсә дә, глобаль икътисад зур кризиска кереп бара. Бу уңайдан Россия өчен Иран сугышы ачкан мөмкинлекләр тәрәзәсе ябыла. Әмма без барыбер шат. Тынычлыкка ни җитә! Якын Көнчыгыш конфликты кешелек дөньясына зур бәхетсезлекләр вәгъдә итә иде.
Якын киләчәккә күз ташларга тырышып карыйк. Сугышның туктавы якларның икесе өчен дә кирәк, әлбәттә. Хәтта Израиль өчен дә мөһим ул. Соңгы бер ай эчендә Израильдән өч миллионлап кеше чыгып качты, диләр. Яшь, талантлы, булдыклы белгечләр кача гадәттә. Алардан башка Израиль икътисадын күз алдына китерү дә кыен. АКШка да конфликт югалтулардан башка берни дә бирмәде. Коры җир операциясе башланса, югалтулар тагын да зуррак булачак. Америка солдатлары арасында бүген үк канәгатьсезлек үсә, Вашингтондагы сәясәтчеләр дә Трампны идарәдән читләштерү хакында сүз куерта. Зур абруйлы сәясәтчеләр аның акылдан язуы хакында торган саен күбрәк сөйли. Сайлау кампаниясе вакытында Трампны яклаучылар, аның көрәштәшләре каршы яктагы лагерьга чыга башлады. Трамп өчен бик начар симптом бу. Язма башында эпиграф итеп АКШ профессоры цитатасын тиктомалдан гына китермәдем. Дистәләгән сәясәтче лидерның психикасы сау түгеллегенә шаһитлык бирә бүген. Калифорния штаты губернаторы Гэвин Ньюсом аны: «…балаларны бомбага тотучы һәм педофилларны яклаучы акылга сәләтсез идиот», – дип бәяли. Канада сәясәтчесе һәм журналисты Марк Слапинский: «Трамп акылдан язган. Кемдер аны картлар йортына озатырга тиеш», – ди. Элек Трамп администрациясендә эшләгән Марджори Тейлор аның көрәштәшләренә: «...ул акылдан язган һәм сез – аның җинаятьләрендә катнашучылар», – дип мөрәҗәгать итә һәм тезләнеп Аллаһтан гафу үтенергә чакыра.
Карап торышка, чынлап та, Трампның белдерүләре аның психикасы нормадан бик ерак тайпылуын сөйли. Мәсәлән, ул иранлыларның үзен югары рухани лидер итеп куярга теләүләрен, әмма моңа риза булмавын белдерә. Әмма бу белдерү артында рациональ орлык бар. Чынлап та, киләчәктә Иран читтән китерелгән бер иблис тарафдарының идарәсенә күчәчәк һәм үзен имам дип игълан иткән ул шайтан кешелек дөньясына бик зур бәхетсезлекләр китерәчәк. Трамп шуңа туфрак әзерли. Шуңа күрә Иран сериалы дәвам итәчәк әле. Якын Көнчыгыш драмасы күп актлы булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез