Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы узган атнада башлангыч сыйныфларда туган тел дәресе сәгатьләрен кыскартуның сәбәпләрен атады. Имештер ки, санитар нормалар (СанПиН) буенча баланың сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен, дәресләр саны атнасына 20 сәгатьтән дә артмаска тиеш икән. Ягъни, министр әйтүенчә, аларның биредә катнашы юк, барысы да Роспотребнадзор кушуы буенча эшләнә, имеш.
Имештер ки, 21 сәгатькә җиткән очракта «артык» дәрес бары физкультура гына була ала. Тик менә балага корычтай сәламәтлек теләп, 21 нче сәгатьне «корбан иткәндә», ул сәгатьнең рәсем дә, математика да, көн саен керә торган рус теле дә түгел, ә нәкъ менә туган тел дәресе булырга тиешлеген ул чагында кем хәл иткән соң?
Мондый хәлләрне мәзәк дип тә кабул итеп булыр иде. Әгәр дә ки андый мәзәктән елыйсы килмәсә. Бу, беренчедән, туган телне атнага нибары бер сәгать кенә укуны аңлатса, икенчедән, мондый гамәл министрлык һәм аның кураторларының дәүләт төзүче халык теле булмаган телләр кулланыштан тизрәк төшеп калсын өчен атланган чираттагы адымы түгелме? Башкача моны ни рәвешле аңлыйсы да ничек кабул итәсе?
Үткән айның уртасында Президент ярдәмчесе Ямпольская дигән ханымнан чыккан, «ил гражданы булган һәркем өчен, милләтенә карамастан, рус теле туган тел саналырга тиеш» дигән үтә дә шикле, хәтта мәгънәсез инициатива милли республика парламентларында, шул исәптән безнең Дәүләт Советында да олы шау-шу тудырган иде. Мәскәүдә, артыгын кыланганын аңлапмы, анысы очрагында әлегә чигенеш ясап торды. Ә менә туган тел сәгатьләрен кыскарту дигәндә чигенергә җыенучы күренми. Мин бу юлларны язганда, федераль министр Сергей Кравцовның өстәмә бер сәгатьне, бик теләсәгез, факультатив рәвештә үткәрегез, дигән белдерүе килеп иреште. Факультативның ни-нәрсә икәнен яхшы беләбез. Атнасына бары бер генә сәгать укытылган, икенчесе «телим-теләмим»гә калдырылган телнең, «туган тел» исеме сакланган тәкъдирдә дә, үзләштерелү дәрәҗәсе нинди булачагы ачык. Бу телне тагын да ныграк кагу, аны үгилеккә, бетүгә сөйрәү түгелме?
«Федераль министр» дип яздым да уйга калдым. Илебез федерация дип аталса да, федерациядән нәрсә генә калып бара соң? 2000 нче елларга керүгә үк республикаларның Төп законнарын шул тиклем телгәләделәр, алар бүген өлкә, губернияләрдәге Уставлардан бик азга гына аерыла. Аннары Үзәк белән ике яклы Килешүләр (Шартнамәләр) бакыйлыкка озатылды. 2007 елда белем бирү стандартларыннан милли компонентны алып ташладылар. 2008 елда БДИ кертеп, аны бары өлкән туган телендә генә бирү ярый, диделәр. Бу эш рус булмаган ата-аналар, аларның балалары туган телдән баш тартсын өчен уйлап табылган астыртын, акрын шартлаячак мина булды. Шул юл аша татар баласы үз туган телендә урта белем алудан да мәхрүм ителде. Кайда соң монда федерация, кайда Конституция, кайда хокуклар, кайда федератив мөнәсәбәтләр? Без, көн туса, гаепләгән, федератив дәүләт АКШта милли төбәкләр юк, шуңа да карамастан, штат хокуклары бездәге республикалар хокукларыннан күпкә киң. Законнар да һәр штатның үзе дигәнчә. Әмма ил законнарына тәңгәл түгел дип, аларны ботарламыйлар, күчереп яздырмыйлар.
Бер үк вакытта, бар булган азчылыкларның ил дигәндә – тыныч заманмы ул, сугыш чорымы – аяклары идәндә. Өлкән туган кебек үк барыбыз да салымнар да түлибез, ул гынамы, без яшәгән республикадан ел саен биредәге бюджеттан ике тапкыр (!) күбрәк акча (850–900 млрд сум) Үзәккә китеп тора. Ә милли хокуклар кысылганнан-кысыла. Глобализация, ассимиляция шартларында Үзәк, элек бер әйткәнемчә, киресенчә: «Менә сезгә мөмкинлекләр, менә кануннар, мәгез сезгә акча, үзегезне берүк саклый күрегез, сезнең телегез, мәдәниятегез, гореф-гадәтләрегез – илнең байлыгы», – дияргә тиеш түгелме? Иң кечкенә халыкның да теле, мәдәнияте – чыннан да, кабатланмас байлык ич. Ник киресен эшлиләр, ник безне үги итәләр соң?
Мәгариф дигәндә, республика парламентына ныклап сырт кабартыр, теш күрсәтер, тәртәгә тибәр вакытлар түгел микән? Чигенәсен инде чигендек, башка чигенер урын калмады. Артта – телсезлек һәм инкыйраз. Сәгатьләр санын саклаудан да бигрәк туган телдә белем бирү өчен аяк терәп көрәшер вакытлар. Туган телдә уку, укымау – яшәвебез яки бетүебезне билгели торган фактор. Телгә, милләткә төп куркыныч нәкъ шул тарафтан. Туган телдә белем бирү һәм алу ул – милли мохиттә калу, аны саклау. Баланың аңы, аның дөньяга карашы нәкъ менә милли мәктәптә, милли мохиттә формалашырга тиеш. Милли мохит – милли аң булсын, татарлык саклансын дигәндә, сулар һава һәм эчәр су ул. Күп тапкыр кабатлаган аксиома: туган телдә белем бирү юк икән, тиздән тел үзе дә калмаячак. Тел юк икән, милләт тә, республика да юк дигән сүз...
Без бүген шундый мохиттә яшибез, русчаны белмәгән, аңламаган кеше юк. Андый хәл, теләсәң дә, мөмкин түгел – рус теле һәр үтүктән яңгырый, һәр тишектән ургылып чыга, һәр телефоннан ябырылып тора. Белемне 11 нче сыйныфка чаклы тоташтан татарча алганда да бик таман булыр иде. Вузга кергәндә андый хәл бүген каршылык, комачау була алмый. Бу юллар авторы заманында барлык фәннәрне фәкать татар телендә генә укып та җиңел генә техник вузга керә, аны уңышлы тәмамлый алды. Рус теле – милләтара аралашу теле, техник фәннәр теле, тик рус булмаган халыклар өчен ул туган тел түгел. Азчылык халыкларның һәрберсенең үз газиз туган теле – ана теле бар. Ананы алыштырмаган кебек, туган телне дә башкага алыштырмыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез