Яхшы укытканнарга акчасы да керә. Ә ничек булуы укучының белеменнән күренә. Татарстан Министрлар Кабинеты татар теле һәм әдәбияты укытучыларын акчалата бүләкләү тәртибен раслады. Укучылары туган телдән олимпиадаларда катнашып, урыннар яулаган укытучыларга 115 мең сум акча биреләчәк. Әмма барысына да түгел. Иң лаеклысы дип табылган 13 укытучыны бүләкләргә җыеналар. Билгеле, моны бәйге нигезендә сайлап алачаклар. Белгечләр, бәя биргәндә, өч еллык нәтиҗәне исәпкә алачак.
Гөлинә Вагыйзова Чирмешән районының Иске Кади мәктәбендә икенче ел татар теле укыта. Моңа кадәр сәнгать дәресләре алып барган ул.
– Мондый грантлар кирәк, әлбәттә. 13 кенә түгел, район саен берәү булсын иде. Балаларны өйрәтү җиңел түгел. Хәзер авылда да алар русча сөйләшә. Бу күренеш бигрәк тә башлангыч сыйныфларда күзәтелә. Шуңа күрә укытучыдан аеруча тырышлык сорала. Укучыларым арасында олимпиадада катнашучылар, татар теле сынавын тапшыручылар бар. Әмма күбесе математика, рус теле кебек фәннәрне өстенрәк күрә. Бу бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә бәйле. Шуңа күрә татар теле бәйгеләрендә катнашырга атлыгып тормыйлар. Өстәмә түләү тагын да яхшырак белем бирергә укытучыларга этәргеч булачак, – ди Гөлинә Вәгыйзова.
Түгәрәкләрдә ясалма фәһем серләренә өйрәткән укытучыларга да 25 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларның республика мәгариф киңәшмәсендә хәбәр иткән иде.
– Соңгы елда тормышның барлык өлкәләрендә, шулай ук мәгариф системасында ясалма фәһем еш кулланыла. Безгә укытучыларның цифрлы технологияләрне куллана белүе мөһим. Яңа уку елы алдыннан 700 укытучы белемен күтәрәчәк. Сентябрьдән мәктәп, техникумнарда ясалма фәһем программаларына өйрәтәчәкләр, – диде ул, заманча технологияләргә тукталып.
Кемнәргә һәм ничек? Министрлыктан бу хакта төгәлрәк белештек. Быел мәктәпләрдә ясалма фәһем буенча 5–7 сыйныф укучылары өчен 239 түгәрәк оештырмакчылар. Көллиятләрдә алар 100 булачак. Мәктәпләр конкурс аша сайланып алынган. Түгәрәкне оештыручыларга ай саен 25 мең сум түләнәчәк.
– Быел республикада ясалма фәһемгә бәйле грант булдырылды. Безнең мәктәптән ике кеше җиңде. Без укучыларга түгәрәкләр оештырачакбыз. Моның өчен ай саен 25 мең сум биреләчәк. Югары сыйныфларның БДИга әзерләнәсе бар. Шуңа күрә 7–8 сыйныфларга өйрәтүне иң кулае дип саныйбыз. Башта текст язарга, аннан рәсем ясарга, кино төшерергә һәм башкаларга өйрәтәчәкбез. Бу – алга бер адым. Баланы ялкаулыкка түгел, фикерләргә өйрәтә, – диде Арча шәһәрендәге 6 нчы мәктәп директорының мәгълүмат технологияләре буенча урынбасары Илшат Фәйзуллин.
Казан энергетика көллияте мөгаллиме Раил Шәмсетдинов әйтүенчә, быел мәктәпләрдә информатика дәресләрендә ясалма фәһемгә өйрәтәчәкләр.
– Бу барлык мәктәпләрдә дә түгел. Математика-физика юнәлешләрендә белем бирүчеләргә кагыла. Информатика фәненә ясалма фәһем аерым модуль итеп кертеләчәк. Мин 10–11 нче сыйныфларда укытам. Моңа кадәр андый нәрсә юк иде әле. Ясалма фәһем буенча түгәрәкләр оештыру да бик әйбәт, – ди ул.
Илкүләм олимпиадаларның йомгаклау этабында призерлар, җиңүчеләр әзерләгән педагогик хезмәткәрләр өчен дә акчалата бүләкләү каралган. Ул олимпиаданың йомгаклау этабына әзерләгән һәм призер яки җиңүче булган һәр укучы өчен 86 мең сум тәшкил итәчәк. Программаның максаты – 9–11 сыйныф укучыларының олимпиада хәрәкәтен үстерүдә катнашучы укытучыларга ярдәм итү.
Укучылар да читтә калмый. Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл туплаган егет-кызларны сөендерүгә республика бюджетыннан 6,78 млн сум акча бүлеп бирелгән. Өч фәннән 300 балл туплаганнарга – 35 мең, ике фәннән 200 не алучыларга – 25 мең, бер фәннән иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә 15 мең сум түләнә. Сүз уңаеннан, Татарстан БДИда югары балл туплаучылар саны буенча илнең беренче өч төбәге арасына керде. Быел Бездә 459 укучы БДИны 100 баллга тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез